Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фирдәвес Әһлия: Мәңге онытмамын кебек Ак чәчәкле бу мәлне...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген танылган шагыйрә, прозаик һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Фирдәвес Әһлиягә 70 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

ЯСМИНЕМ ЧӘЧӘК АТА

Поэма

(Киләчәктән кайтаваз)

*
Ясминнең эре чәчәге
Күзләремә карады –
Әйтерсең лә бәгыремә
Сорау угын кадады.

Яшен яшьнәп күк күкрәде
Һәм тетрәде Җир шары.
Ераклардан, киләчәктән
Бер аваз килде бары...

Кирәк бит, ә! Мин – кыз бала
Торам җир үзәгендә.
Җиһанда давыл котыра:
Ут ява йөрәгемә.

Ике дөнья бәрелеште!
Гарасат күзе – тормыш.
Дөнья бетәр микән? Әллә
Җиңәр микән яшәеш?..

*
Таң алдыннан чәчәк атты
Ясминем – бер могҗиза.
Матурлык, аклык, чисталык – 
Минем өчен ник җәза?!

Хуш ис бөркеде ясминем,
Нурга төрде җанымны.
Әллә нинди сихри томан
Биләп алды аңымны.

Асты өскә килгән чакта
Аваз иңде күкләрдән.
Хакыйкатьнең үзенә үк
Вакыт җитте күкрәргә.

– Ни кирәк соң сиңа, кеше?
Нигә үрсәләнәсең?
Дөресен ярып әйткәнгә
Юкка үпкәләмә син.

Әгәр бер көн җимерелсә
Мөкәммәл гүзәл хәят,
Кыйпылчыклар күккә очса,
Кызганыч булыр гаять.

...Кызганыч шул. – Төн караңгы.
Гел бушлык хөкем сөрә.
Шомлы томан пәрәвезе
Җиһаныбызны төрә.


Чәчәк атты ак ясминем!
Йөрәккә бага күзе.
Галәм киңлегендә хәтер
Янар ясминдәй йөзә.

Фаҗигале бер мизгелдә
Әрәм булдымы ялгыш
Таң алдыннан чәчәк аткан
Ап-ак чәчәкле язмыш?

Мәмрәп пешкән җир җиләкле,
Чәчәкле дөнья иде.
Күз ачып йомган арада
Ник барысы да бетте?

Вөҗүдем чемердәп куйды:
Бер суык та, бер эссе. 
Әллә инде адаштымы, 
Саташтымы бу кеше?


Күз алдыма янә килә
Эре чәчәкле ясмин:
Әллә елый, әллә көлә...
Чыгамы әллә ясин?

Тукай, туган тел. Туган ил –
Ясминнең чәчәкләре.
Замана өермәсендә
Нинди киләчәкләре?

Үзем дә сискәнеп куям
Газаплы уйларымнан.
Ясмин түзә алырмы соң
Әҗәл уеннарына?!

Әгәр хәтәр җил-давылда
Ясмин чәчәге сынса,
Аны инде ялгап булмас,
Бик аяныч хәл туса...

Үзәгем өзелде минем
Коточкыч уйларымнан. 
Өзелеп төшкән чәчәгем
Леперди кулларымда.

Карасаң, тарих юллары
Гел кызыл чәчәк кенә.
Әллә шуңамы ясминем 
Ап-ак чәчәген коя?

Юл буйларында үсәләр
Кызыл чәчәкләр генә.
Күпме инсанның тәкъдирен
Тик алар гына белә... 
Дөнья үзәгендә куак –
Гүя яшәү асылы.
Ап-ак чәчәкле ясминем,
Ничек сакларга сине?

Авыр, кайгылы чакларда
Җаныма ясмин терәк.
Һәлакәт үзәгендә дә
Бирешмәс әле йөрәк.

«Бетте көч. Сынды кылыч...» – дип
Тукаебыз да язган.
Тукаебыз, туган телгә
Нинди язмышлар язган?..

Җанында яшеннәр яшьни,
Шуңа күрә дөнья тар. 
Тукаебыз һәйкәленә
Ясмин утыртасы бар.

Әгәр булса бу дөньяга
Сүзем әйтергә хакым,
Әйтәм: «Яшәсен Тукаем,
Яшәсен газиз халкым!»


Җәйләр үтте. Көзләр җитте...
Бакчабызда шаккаттым:
Ясминкәем өр-яңадан
Ап-ак чәчәген аткан.

Күзләремә туры карап,
Ясминкәем елмайды.
Мәңге онытмамын кебек
Ак чәчәкле бу мәлне...


КҮЗӘНӘКТӘ СҮЗ ЯНА

Һǝр күзǝнǝгемдǝ кош бар:
Кечкенǝ генǝ бер кош. 
Сайравын ишетми торсам,
Әйтерсеӊ дөньям да буш.

Оя итеп, ул нигǝдер 
Минем җанны сайлаган.
Нинди кош икǝн соӊ, кана,
Көне-төне сайраган?

Белмǝгǝн идем җанымда
Шулкадǝрле кош барын.
Сыйдыра алырмы йөрǝк
Аларныӊ бар моӊ-зарын?

Күзǝнǝкне читлек дими. 
Лǝкин шуны белми ул:
Киӊ дөньяга никтер аны
Очыртасым килми шул.

Бакча мǝллǝ күӊелкǝем? –
Шундый өздереп сайрый.
Берсеннǝн-берсе ягымлы,
Иӊ матур көйлǝр сайлый.

Кошым – туган телем икǝн.
Әйе, урыны җанда.
Очар коштай канатланып,
Күзǝнǝктǝ сүз яна.

«ӘНИ!» ДИП ТИБӘ ЙƟРӘК

«Әнием!» дип елый-елый
Йɵрәгем тибә һаман.
Тел белән әйтеп булмый шул –
Янган утларда янам.

Күкрәк сɵте белән биргән
«Әни» сүзен дә Анам.
Әнкәмдәй якын, ягымлы
Туган телем дә җанга.

Йɵрәгем тибеп торганда
Әнкәм дә исән, тере.
Әнкәм белән туган телем
Җанда яшиләр бергә.

«Әнием!» дип йɵрәккәем
Гел шулай типсен иде.
Әнкәем туган телемне
Мәӊгелек итсен иде.

БОЛГАР ТАВЫНА МЕНДЕМ

Минем җирдә үз сукмагым. –
Текә ярда өзелә...
Аста упкын кайнап тора.
– Оч! – димен үз-үземә.

Минем өчен башка юл юк:
Һава, киӊлек һәм ирек.
Яр читенә җиткәндә дә
Көчле булырга кирәк.

Ярсу йөрәк күкрәгемнән
Чыгар төсле сикереп. –
Әгәр бер көн язмый торсам,
Дөнья бетәрдер кебек.

Алда – галәм, артта – гавам.
Күӊелгә ни кадерле? –
Фани дөнья чикләреннән
Очам күккә кадәрле!


ТАТАР СҮЗЕ

Татар сүзе минем өчен Тукай. 
Ул татарның даhи үз улы.
Татар сүзе – янып торган ялкын. 
Татар сүзе – Фәнис Яруллин.
Татар сүзе ипи сыман тәмле,
Әнкәм тавышыдай ягымлы.
Татар теле белән сөйләшкәнгә
Мин яратам туган ягымны.
Татар сүзе – бишектәге бәби:
«Әннәм, мәммәм!» – диеп әйтүе.
Татар сүзе – изге ана сөте,
Бәби туе hәм дә өй туе. 
Татар сүзе – Казанымныӊ Кремле,
Болгарымныӊ ап-ак мәчете.
Татар сүзе манарадан балкый, –
Татар сүзе нурлы ай чите.
Татар сүзе – газиз әткәм сүзе,
Татар сүзе – әнкәм сүзе дә.
Татар сүзе – минем сөйгән халкым.
Татар сүзе – мин ул үзем дә.
Татар сүзе – минем өчен Тукай…

ҺАМАН ЯШИСЕ КИЛӘ

Мин җырлармын, мин елармын әле,
Алда күпме гомер калса да.
Тик яшисе килә, бик тә килә,
Хафаларга тормыш салса да.

Кояшымны, йолдызларны күреп,
Күзкәйләрем әле туймаган.
Йɵрәк әле тибеп арымаган,
Яшәү дәртен күӊел җуймаган.

Яз кɵнендә ап-ак чәчәк аткан
Чияләрне килә күрәсем.
Чәчәкләрдән түгел, хисләремнән
Такыялар килә үрәсем.

Үзем генә түгел, дуслар белән,
Халкым белән килә яшисем.
Унҗиде яшь булмаса да инде,
Иҗатымда килә яшьнисем. 

Йа, Ходаем, насыйп итче
Синнән үрнәк алырга;
Нинди авыр хәлләрдә дә
Үзем булып калырга.

Бер минутлык шигырь түгел, –
Халкым ɵчен язарга.
Җанны данга алмаштырмый,
Шигърияттә янарга.
Язарга да язарга!

ЯШӘРГӘ КИРӘК!

Кошлар кайта туган якка,
Оя корырга, диеп.
Бала чыгарып, сайрашып,
Бергә торырга, диеп.

Җир галәмнәрдә әйләнә
Каядыр ашыккандай.
Ул да кояшка елмая,
Яшәргә ашкынгандай.

Яхшыга гына ышанып,
Чишмә суларын эчик.
Кошлар һәм чәчәкләр кебек
Бергә гөрләшеп яшик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев