Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фирдәүсә Бикмәтова: Мин авылны ташлап киттем күптән, Авыл китми миннән һаман да...

Узып барам мәктәп тирәсеннән, Кемдер үкси, ярсый – ишетәм... Зур аюын кочып егет елый, Оялып торыр чакмы кешедән?

ШӘҺӘР УРАМЫНДА ПЕЧӘН ИСЕ...

Кояш уянганчы авыл торган,
Олы-кече иртүк басуда.
Печән өсте кызу эш көне дә...
Куанычлы көн бит асылда.

Күрше белән күрше сүз алыша:
“Куе печән быел, шәп, уңган!”.
Сөенә-сөенә халык печән җыя,
Сәнәк-тырма төшерми кулдан.

Көн кызуы  бераз тына төшкән,
Җилләп тора, ахры, яңгырга...
Борыннарны чеметеп хуш ис килә, 
Яңа печән кайткан ындырга.

Чаба-чаба халык печән ташый,
Ут капкандай кызу эш өсте...
Минем хәтер  шул көннәргә кайтты,
Вакыт бер тын тукталган  төсле.

Туктап, басып печән исен исним,
Аһ, шәп исе, нәрсә дисәң дә!
Күңел күге яшел канат куя,
Дөнья баскан чандыр иңсәмә.

Шәһәр урамында печән исе,
Печән исе талгын һавада.
Мин авылны ташлап киттем күптән,
Авыл китми миннән һаман да.


ҖӘЙ

Һәр арышка яшел таҗ кидергән.
Табигатьнең гүзәл бер чоры.
Талгын җилгә сылу билен бөгеп,
Көйли  арыш иминлек җырын.

Басу юлын чыгып, иңкүлектә
Җиләк җыеп каптым бер учлап.
Борчак басуында кузак җиткән,
Авыз итеп чыктым  берочтан.

Өйләгәчә кызу, кич авышкач,
Яңгыр яуды кинәт, ишелеп.
Колачымны җәеп басып тордым,
Ачкан төсле бәхет ишеген. 

Салмак җилдә аккан ак болытлар
Кояш баешында алланды.
Юеш күлмәк кибәр әле өстә,
Көйләп туймас җырдай калганы.

Нинди матур чор бит, кара әле,
Кабатланмас гүзәл чак тора.
Кызудан соң яңгыры да тансык,
Мондый  көннәр өмет арттыра.


ШИГЫРЬ ЯЗАМ

Хис һәм акыл көче кушылганда,
Шигырь туа минем күңелдә.
Җырым калсын кәгазь битендә, дип
Каләм алдым кулга бүген дә.

Тирә-юньдә бөтен нәрсә җанлы,
Йолдызлар да, җил дә, чишмә дә.
Алар җырын ничек эчтә саклыйм?
Шигырь язам, ямьле кичләрдә.

Күңел сызласа да, җырласа да,
Йөрәк еласа да тын гына,
Йөрәгемә салып куйган хисне,
Шигырь итәм үреп моңыма.

Хурлыйммы мин, зурлыйммы мин аны?
Катлаулымы тормыш, җиңелме?
Шигырь язам, миннән соң буынга
Җырым калсын, җиңеп үлемне.


ЙӨРӘГЕМДӘ СЫЗЛАУ БУЛЫП ТОРА...

2021 елның 11 маенда Казанның 
175 нче мәктәбендә вәхши кулыннан
һәлак булган балалар рухына

Май аеның матур көне иде,
Бар табигать ап-ак чәчәктә...
Җан кыючы вәхши үтеп керде,
Мылтык тотып тыныч мәктәпкә.

Кара рухлы явыз тарафыннан
Җиде сабый терәп атылды.
Җан кителде минем, җан әрнеде,
Биләп алды хәсрәт акылны.

Сабый күз яшедәй таң атканда,
Чәчәк чукларына чык элгән...
Ул хәвефле төнне күз йоммыйча,
Таң аттырган идек уй белән.

Өзелә-өзелә җаннар алҗыганда,
Авыр хәбәр илләр иңләде.
Уңга-сулга сугылып сабый җаннар,
Җәннәткәме юллар эзләде?

Елдан артык гомер үтеп киткән...
Әлдә җанны кинәт моң баса.
Тетрәндергеч көннең кайтавазы
Шул мәктәпкә барып тоташа.

Узып барам мәктәп тирәсеннән,
Кемдер үкси, ярсый – ишетәм...
Зур аюын кочып егет елый,
Оялып торыр чакмы кешедән?

Мәктәп коймасына терәлгән дә,
Башын учларына төшергән...
Берәрсенең туган көне микән?
Истәлекле көнме... кем белгән...

Кургаш-кургаш уйлар әле һаман,
Сулгып-сулгып ярам канап тора.
Әйтерсең лә күзьяшкә буылып,
Шул сабыйлар күзгә карап тора.


      * * *

         Сүз – күңелнең күлмәге.

Дөньяда кодрәтле көч бар,
Ул да булса – сүз көче.
Сүз җәза да, сүз дәва да, 
Сүз белән асыл кеше.

Сүз – уй-фикер калыбы,
Эчке дөнья күлмәге.
Сүз алышу зур нигъмәт ул,
Сүз – Ходайның бүләге.

Кайда аклый, кайда яклый,
Битараф була кайда.
Саксыз кагылса зыян күп,
Сөеп тисә – зур файда!

Сүз кешене даһи итә,
Күтәреп чөя күккә!
Газиз итә чайкаганда
Пычракта, тетә-тетә.

Ул байрак биреп кулларга,
Сафны яуга күтәрә.
Аңны яулый, тәнне саулый,
Җанны сатып җибәрә.

Сүзе белән кеше үзе
Богау сала кулына.
Сүзен сөзеп сөйләмәгән
Йөз абына юлында.

Усал сүздән, яман сүздән
Тормыш тәме китәдер.
Хыял канатын сүз киссә,
Бәхетеңә киртәдер.

Кошны – орлык, кешеләрне
Сүз төшерә тозакка.
Авыздан чыккан сүз – кош ул,
Бикләп тотыйк йозакка.

Заманалар үзгәргәндә,
Сүзгә нинди төс керми.
Үтемле сүз мәңге телдә,
Гыйбрәтле сүз искерми.


ЙӨРӘКЛӘР ҮРЕЛГӘН

Шалтырау сыкратты дөньямны.
Онытып бетердем дигәндә,
Кабындың җемелдәп еракта,
Син юкка күнегеп килгәндә.
Исемә төшердең үзеңне,
Уела башлагач күңелдән.
Җилкенгән йөрәкне юмалыйм,
Син түгел мин белгән, мин сөйгән.
Уйларым йөгерде таралып,
Эзләрең җанымда бик тирән.
Бер суга кералмам яңадан,
Сөюем сүрелгән, сүрелгән.
Ашкынган хисләрне йөгәнлим.
Тормышлар ялгышка күмелгән.
Кайтаваз башымда яңара,
Йөрәкләр үрелгән, үрелгән.


КОТЫЛЫРМЫН...

   (Памфлет)

Киң кабинет, имән өстәл,
Куш канәфер, кәчтүм өстә.
Вак-вак атлап сәркәтиб кыз,
Йөреп тора алда тыз-быз.
Әледән-әле кызны кочып,
Утырам түрдә коньяк эчеп.
Имза – уңга, имза – сулга,
Кереп торса банкнот кулга.
Караклыкның чиге нәзек,
Кидерделәр кулга беләзек.
Өстә халат, кәчтүм чөйдә,
Ашыгып ни бар, арест өйдә.
Әвеш-тәвеш диван таптап,
Төкереп ятам күккә карап.
Хатын йөри лап-лап атлап,
Палас таптап, кояш каплап.
Уйлап ятам, карап ятам,
Миллионнарны санап ятам...
Харам хакны бүлә белсәм,
Ришвәтләрне бирә белсәм,
Хөкем йомшак, хөкем ярый.
Котылырмын мин, пожалый. 


ПЕРСОНАЛЬ ШАЙТАН 

(Шаяру)

Тату чакта сыпырып торам,
Җай туганда – үбеп кенә.
“Синнән башка чын сөю юк,
Бел, кадерлем”, – диеп кенә.

Ни әйтсәм дә уңай әле,
Көлә ирем гөрелдәтеп.
Мин дә кеткелдим кушылып,
Иңсәләрне дерелдәтеп.

Телләре дә көйләп куйган,
Назлап, сөеп эндәшергә.
Күгәрченнәрдән уздырып,
Гөлдер-гөлдер гөрләшергә.

Ну, көй китсә алай-болай,
Аждаһадай ут чәчәм мин
Телне чарлап куйганмыни?
Сүзләр белән чәнчешәм мин.

Эт-мәчеле булган чакта,
Беркемне дә сөйми җаным.
Араларны бутап йөри,
Ахры, персональ шайтаным.

“Сөясеңме? Сөям инде!”.
“Сөйгәнеңне беләм инде”.
“Синнән башка тора алмыйм,
Мин дә сине сөям инде”.

Тора-бара җайланабыз,
Уй-фикерне уртаклашып,
Элемтәне яңартабыз,
Яшь парлардай кочаклашып.

Караттыра, яраттыра,
Юк бер кеше ирем төсле.
Үзе шаян, үзе булган,
Киң күңелле, көләч йөзле.

Кайгыларны, шатлыкларны,
Кичерәбез бергә-бергә.
Шулай җиңел, шулай уңай,
Тормыш йөген күтәрергә.

Бик дус әле, булмаганда
Бутап йөрүче араны.
Ничек куып җибәрергә
Теге персональ шайтанны?


ЯРАТЫРМЫН

Уйнап-көлеп кенә гомер кичермәдем,
Сөюдән дә булды берчак исергәнем.
Йөргән чакта күзләремнән сөю чәчеп,
Син башканы якын иттең, үчекләшеп.
Хисләремне күрсәтергә кыймый йөрдем.
Мин сөйгәнне, сантый, тоймый йөрдең.
Сукыр идең, ир-егетне, әйдә, аклап була,
Сөюне бит бергә генә саклап була.
Син сөймәсәң, мин дә сөймим, дидем.
Хисләремне төен итеп төйним, дидем.
Сөю килсә, ефәк итеп таратырмын,
Яратканны ялындырмам, яратырмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев