Фирдәүсә Бикмәтова: Купшы кием – тузан, мәхәббәткә Киендерче мине иң элек...
Әллә ничә төрле тавыш биреп, Кошлар сайрый – җәннәт шушыдыр!
ИҢ ГАДЕЛ РОЛЬ
Тормыш сәхнәсендә артистлар без,
Чыра яккан чордан иске фикер.
Төрле битлек, төрле сурәт көн дә,
Бер могҗизадыр ул, исең китәр.
Сукыр тиен тормас вак рольләр бар.
Итәк чабуына тиеп киткән.
Кайсылары мәңге кабатланмый,
Ни кызганыч, минем вакыт үткән.
Тормыш сәхнәсендә мизгел генә
Җиләк җыйган, көтү көткән чагым.
Балык кебек, суда чумып йөзгән,
Чәчләремне тузгып көлгән чагым.
Болын иңләп чапкан гамьсез бала,
Сөю көткән гади керсез сылу...
Апа, сеңел, хатын, хуҗабикә...
Иң газиз роль, шиксез, ана булу.
Һөнәр иясе дә саллы битлек,
Шәхес роле мөһим аннан кала.
Хәрәмләшми генә уйный алсаң,
Язмышыңның тотанагы алар.
Иң гадел роль тормыш сәхнәсендә.
Актёр юкта, битлекләрне салгач.
Бер ялгансыз, иман кебек чиста,
Үзем булам бер ялгызым калгач.
ӘЛЛӘ НИ КҮП
КИРӘКМИ ДӘ ХӘЗЕР...
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер,
Йолдыз чүпләр вакытлар үткән.
Җиргә таба иңеп барган мәлдә
Сабый кебек садә мин күптән.
Йолдызларга кулым сузмый гына,
Күктән ямьнәр эзләү – бер нәрсә.
Йолдыз сипкән кебек йорт күгенә –
Җан кисәгем көлеп җибәрсә.
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер,
Тәмен беләм шатлык, сагышның.
Җанны сайратырга кунган коштай –
Өйдә йөргән аяк тавышың.
Кызыгырлык гүзәл күлмәкләр дә,
Кирәксезгә тора эленеп.
Купшы кием – тузан, мәхәббәткә
Киендерче мине иң элек.
Янып торган җәүһәр муенсалар
Алыштырмас синең кочакны.
Иңнәремнән кочкан җылы кулың,
Җәүһәрләрдән затлы шул чаклы.
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер,
Йолдыз чүпләр вакытлар үткән.
Күзләремнең якты нурын биреп,
(Йөрәгеңне мәхәббәткә төреп),
Яшәүләргә, җаным, ни җиткән.
НӘРСӘ ҖИТМИ
АДӘМ БАЛАСЫНА?
Матурлыкны күрер өчен
Күзләрем бар.
Ис китәрдәй тылсымнарны
Күргәнем бар.
Һәр күргәннән тәмнәр табып
Йөргәнем бар.
Тынгы тапмый нәүмизләнгән
Көннәрем бар.
Нәрсә җитми адәм баласына?
Бәйнә-бәйнә сөйләр өчен
Сүзләрем бар.
Сагышлардан өзелердәй
Үзәгем бар.
Дөнья ямен сыйдырырлык
Йөрәгем бар.
Шул йөрәкне битәрләгән
Көннәрем бар.
Нәрсә җитми адәм баласына?
Киләчәкне нурга төргән
Максатым бар.
Болытларны кисәр ике
Канатым бар.
Тагын күпме еллар санап
Барасым бар.
Яшәү белән үлем арасында,
Күңелләргә сеңеп
Каласым бар.
Нәрсә җитми адәм баласына?
КАЙТАМ АШЫГЫП
Тынчу шаулы шәһәр артта калды,
Тәгәрмәчләр юлдан элдерә.
Нарат урманының тансык исе
Тәрәзәдән керде җил белән.
Баш күтәреп ерак үргә карыйм.
Тау итәге тоташ әрәмә.
Аллы-гөлле зелпе чәчәкләре,
Тузганаклар – затлы гәрәбә.
Тәгәрмәчләр аһәңле көй суза,
Зәйнәп җырлаганга кушылып.
Машинаны юл читенә куйдым:
“Мин ашкынган урын шушыдыр!”
Уйсу җирдән салмак кына басып,
Болын кочагына атладым.
Ирекле җил кылган белән уйный,
Ялын чәчкән кебек атларның.
Диңгез күбегедәй тубылгылар
Баллы бадәм исе тараткан.
Канатларын җилпеп, күбәләкләр
Очып куна күреп ерактан.
Әллә ничә төрле тавыш биреп,
Кошлар сайрый – җәннәт шушыдыр!
Артык түгел тартай тавышы да,
Күке кычкырганы кушылып!
Сокланып та туя торган түгел,
Сагындырган тере гүзәллек!
Таш пулатлар төрмәсеннән качтым,
Хәлем калмаганга түзәрлек!
Шөкерана кылам табигатькә,
Җанга шифа бирде бер мәлгә.
Йөгәнләнгән җанны тугарырга,
Сихри җирләр сакланган әлдә!
Тәгәрмәчләр тек-тек килеп кенә,
Йөрәк җырын җырлый ашкынып.
Өр-яңадан яшәп киткән төсле,
Шәһәремә кайтам ашыгып.
ГОМЕР
Кем көз көтә,
Кем кыш көтә,
Кем яз көтә, –
Сизелми дә гомер үтә.
Яз да килер,
Җәй дә үтәр,
Кыш та килер, –
Шушы икән гомер.
ХАТИРӘ
Таңда качып кына былбыл сайрый,
Йоклый әле авыл, уянмаган.
Кичтән яткан тузаннарны чәчеп,
Үтим әле таныш урамнардан.
Яшел бәйләм бөтен тирә-ягым,
Җил дә исеп куя иләс-миләс.
Әниемнең шәлен ябыйм иңгә,
Һава дымсу, таңда бераз җиләс.
Моңсу гына карап тора йортлар,
Тупыллар да әллә шаулап арган.
Капкаларда төсләр уңган икән,
Олыгайган авыл, тынып калган.
Җилгә сүрән генә иркәләнеп,
Кыштыр-кыштыр яфрак кага имән.
Ялантәпи басып йөргән эзгә
Тыкрыкларда котырып үскән үлән.
Нәкыйф бабай гармун бакаларын,
Йомшак басып сузган моңлы көйләр
Кайда икән...урам боек, моңсу,
Хуҗалары кебек иңгән өйләр.
Саимәсе, Нәгыймәсе кайда?
Зәкиясе кайда бу урамның?
Һәр йорт саен берәр карчык калган,
Ялгыз киленнәре шул толларның.
Мыек чыгып кына килгән ирләр
Ару-талу белми хезмәт иткән.
Беренче кат кызлар кочкан, үпкән,
Мәрхүм алар, инде бар да үткән.
Илһам абый ат тугарган әнә,
Таптап тора әлдә ферма юлын.
Юк, ялгышам, хатирәләр генә
Ияртеп йөри әле мине бүген.
Гаилә саен итәк тулы бала,
Шатлык табып яши юк-барыннан.
Мәшәкатле, шаулы замананың
Бәхет агыла авыл йортларыннан.
Илһам тыкрыгында яңа бура,
Тигез итеп юнган кайсы оста?
Өмә ясап йорт күтәргән ирләр
Берәү генә түгел безнең очта!
Сөзәк ярны куе таллык баскан,
Күпме җилләр сызып искән икән.
Тәүге тапкыр мине кочкан идең,
Онытылмаган, әлдә истә икән.
Басудагы арыш диңгезендә,
Нәни бер кош уйный чур-чур чумып.
Ничә буын чәчкән, урган җир бу!
Картлар киткән, яшьләр торган туып.
Әнә ул кош нәни нокта күктә!
Канат кагып очып үтә түбән.
Шушы коштай алгысынып күңел,
Йә кабына дертләп, йә бер сүрән.
Зират юлын үлән капламаган,
Туфрак өсте чуен таба төсле.
Китә картлар, урам, авыл китә,
Истәлекләр генә кала төсле.
Зират капкасыннан эчкә үтеп,
Чардуганны кочып башым идем.
Нәфес, рия ваклыгыннан азат,
Монда әти-әни, әби ята минем.
Кулларымны чәчеп, күкрәк тутырып,
Тын алуы рәхәт киң басуда.
Тагын бер кат үттем узганымнан,
Шатлыклы да, бераз ямансу да.
ҖӨЙ
Исләр хушы, төсләр төсе сүнде,
Үзгәрде дә куйды чәй тәме.
Кара пәрдә каплап яктылыкка,
Сүрелгәндәй булды көн яме.
Гаҗизләнеп, күңел бәргәләнде,
Җан җылысы китте бу көннән.
Күңел көйдерерлек авыр сүзне
Бер дә көтми идем мин синнән.
Әллә нишләп каты бәрелдең шул,
Моңсу булып калды күңелгә.
Өзмәс уйлар тынгы бирми тора,
Төн йокысы кермәс бүген дә.
Күңел алгыса да, тынар тагын,
Бер талпынып таңда яралыр.
Төн карасын кояш алсулаткач,
Булган борчуларым таралыр.
Яңа иртә күңелемне юар,
Кояш чыгар матур җыр төсле.
Күңел тутырып яңа бәхет килер,
Иртәгесе булмас моң-хисле.
Гомер уза-уза күпме сагыш,
Күпме рәнҗү, үпкә узгандыр.
Бүгенгесе арган йөрәгемә
Тагын бер җөй өстәп куйгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев