Фирдәүсә Бикмәтова: Юлларның үтелде тары, киңе дә, Сынауның төрлесен күтәрдем иңемдә...
Дөнья күген кочып хыял йөрсен, Җайсыз кысалардан бушанып.
ИТАГАТЬЛЕ ҖИТӘКЧЕ
Итагатьле җитәкчегә
Эшкә урнаштым шулай.
Тәрбия дәресләренең
Барсын да алдым бугай.
Тыңладым... шулай,
Булыр үземә кулай.
Тәрбияли гайрәт чәчеп,
Алны-артны карамый.
Сәламгә каршы сәламне
Бер дә кирәк санамый.
Тыңладым... фәлән-фәлән,
Вакытым китте әрәм.
Күтәреп юан бармагын
Йөртте борын төбендә.
Тәрбия турында нотык
Тыңлап кайттым бүген дә.
Эндәшмәдем... шәп нотык,
Тордым төкрекне йотып.
Тыйнаклык сабагы бирә,
«Мин, – дип. – Миндәй юк кеше,
Берегез дә булдыра алмый,
Эшли белмисез эшне».
Эндәшмәдем... шәп кеше,
Тордым тик кысып тешне.
Итагатьлек дәресләрен
Бирде сәнгать турында.
Теге юан бармаклары
Һаман борын кырында.
Эндәштем... Башка кеше
Эшли минем урында.
ХАЛӘТ
Эңгер-меңгер әле тышта,
Йорт башлары күксел-көрән.
Таң алдыннан сихри тынлык,
Уянмаган күрше-күлән.
Яшел чәйдән авыз итеп,
Карап торам тәрәзәдән.
Табигатьнең иң саф чагы,
Тибрәлми дә чыклы үлән.
Селкенми дә агач, яфрак,
Тирә-якта сихри тынлык.
Көн уяна иренеп кенә,
Кызылланып килә офык.
Карап торам тәрәзәдән –
Төпсез тирән, күгелҗем күк.
Табигатьнең бу халәте
Минем шигъри күңелем күк.
ИСӘН УЛ...
Менә хәзер ишек ачылыр да,
Әни керер кебек җил-җил атлап.
Түтәлләрен бераз уташтырып,
Тавык-чебешенә җим ташлап.
Табагачын мичкә терәп куйган,
Чиләгенә салган тамгасын.
Чәйнегендә чәе җылы әле,
Мич алдында тора табасы.
Дисбеләрен җайлап чөйгә элгән,
Намазлыгын төргән хәстәрләп,
Күзлеген дә ипләп кына куйган,
Ята гәҗитләре өстендә.
Бөтен нәрсә – әни истәлеге,
Бар нәрсә дә монда урынлы.
Исән әни... Ник соң бертуктаусыз
Хәсрәт тора тырнап карынны?
Күлмәкләре әнә ничә дистә,
Яулыклары күпме сандыкта!
Бәясе дә алынмаган икән,
Карамаган, ахры, алып та.
Ул бәйләгән җылы оекбашлар
Көткән капчыгында хуҗасын.
Алыйм әле берсен истәлеккә,
Саклап тотыйм, кимим – тузмасын.
Тәрәз төбе саен чәчәкле гөл.
Боекканнар... Кылыйм ни чара?
Тамчылы гөл әни төсе иде...
Башын игән, сулып, бичара.
Тик шулай да күңел һич ышанмый,
Юк, үлмәгән әни, исән ул...
Ишегалдын урап керер өчен,
Тышка гына чыгып киткән ул.
БАЛ ҺӘМ ТОЗ
«Әйтсәң иде, улым, мин кем булыр идем?
Нинди нәфис гөлгә мин тиң булыр идем?»
«Бер гөлгә дә, әни, тиңли алмыйм сине,
Бар гөлләрдән җыйган татлы бал син инде».
Җанга шифа булды улы әйткән сүзләр,
Балдай татлы сүздән яшьләнделәр күзләр.
«Хатыныңны, әйтче, нигә тиңләр идең?»
«Тозга тиңлим, әни, тоздай булыр, димен!»
Читенсенгән ана, болай булмас, дигән,
«Улым, башкачарак уйламассың микән?»
«Көн дә капмасаң да, балсыз була яшәп,
Тозсыз ризык, әни, булмый бер дә ашап».
ЮАНЫЧ
Юлларның үтелде тары да,киңе дә,
Сынауның төрлесен күтәрдем иңемдә.
Тормышның мең төрле татыдым бизәген,
Гомерне яраттым, яшәүдән бизмәдем.
Ашыктым яшәргә, йөрәкне тунадым.
Булсын дип тырыштым, иренчәк булмадым.
Мәшәкать артыннан мәшәкать туганда,
Җиңәрлек дәрт барга, көч барга куандым.
Җаенча кытыклап торса да хәтерне,
Кичердем кешенең хөсетен, мәкерен.
Көн саен ялгадым кителгән бәгырьне,
Өйрәндем сөяргә тормышның җәберен.
Кайчакта буйсындым язмышым иркенә,
Гел каршы торалмый агымга беркем дә.
Бормалы-сырмалы булса да юлларым,
Бәхетле көннәрем күп диеп юандым!
Болытсыз көннәрем күп диеп куандым!
СУКМАК
Юл башында тормышың киң, иркен.
Сыйдырырга дөньялыкны колачың тар.
Киртәләрне җимереп атлар өчен,
Гомер җитмәс изге максатың бар.
Мал барларга, дан яуларга әйдәп,
Җилкендереп торган сөйгәнең бар.
Күкрәк киереп кәттә йөргән чакта,
Диңгезләр сай әле, галәмнәр тар.
Аяк терәп җирдә яшәгәндә,
Сынауларны җиңеләйтер дусларың бар.
Бу дөньяны хозурланып кочар өчен,
Сөяр өчен яшьләй колачың тар.
Гомер кичә-кичә йөрәк тала,
Икмәк бүлгән дуслар читтә кала.
Борылышларда киң юл – аһ! – тарая.
Күпләр белән ара ерагая.
Онытылмас үткән еллар кала,
Хәтер кала,
җырлар кала,
уйлар кала.
Бакыйлыкка ялгыз атлар өчен
Сукмак кала...
сукмак кала...
сукмак кына кала!!!
ҖИРНЕ БИЗӘРЛЕК
Гомер итик, әйдә, ду китереп,
Тойгыларны тормыйк иярләп.
Тел шартлатып, көнләшерлек итеп,
Вәт яшәде җирдә диярлек!
Дөнья күген кочып хыял йөрсен,
Җайсыз кысалардан бушанып.
Киләчәкне барлап уй йөгерсен,
Үткән тормышыңнан хушланып.
Хәйран калып яшә бу тормышка,
Хисләреңне куеп иркенгә.
Җәүһәр итеп кабыз тормышыңны,
Яктылыгы җитсен һәркемгә.
Яхшылык кыл җирдә, булсын атың,
Чикләр белми илләр гизәрлек.
Кеше сокланырлык гамәлләр кыл,
Үзең белән җирне бизәрлек.
МАФУСАИЛ*
Нужа күреп гомер итүчеме,
Дөнья назын өзми эчүчеме –
Гасырларга гомере уралган,
Чоңгылларда эзе югалган.
Болын иңләп көтү көткәне дә,
Киң далада сәфәр иткәне дә,
Шыткан язда яшел ызан булып,
Юлга яткан соры тузан булып.
Бик тырышсам, мин алдатмам әле,
Мафусаил булып шытармын.
Колачымны мең елларга җәеп,
Дөнья ямен мең кат йотармын!
*Мафусаил – АКШның Калифорния штатында үсә торган 4854 яшьлек нарат.
КУЛДАН КУЛГА
Кемнән кала улга,
Кемнән кала кызга.
Күчә кулдан кулга
Серле фани дөнья.
Яшем атлый көзгә,
Бер дә күңел күнми.
Алҗыса да йөрәк,
Яшәү уты сүнми.
Утта чыныкса да,
Корыч туза икән.
Корыч сындырсаң да,
Гомер уза икән.
Кызым искә алыр
Догасында безне.
Улым атлап барыр,
Суындырмый эзне.
Минем нәсел җебе
Калыр оныкларда.
Дөнья кулдан кулга
Күчәр яшәү барда.
УЛ ЧАКТА...
Сүнмәс дәрт бар иде ул чакта,
Галәм сыймый иде кочакка...
Пыскып яшәмәдек сүнәр-сүнмәс,
Дәрья кичтек, яндык учакта.
Кыю бастык чиксез өмет белән,
Сәфәр чыккан чакта һәр чатта.
Күңел тиле, йөрәк дәртле иде,
Бар да башка иде ул чакта!
Язгы ташкын идек яшь чакта...
МИН ЯРАТАМ
Мин яратам, тереклекнең җыры
Җанны җылытканда, сыйпаганда.
Агачларның яшел күләгәсен
Каурый-каурый дулкын назлаганда.
Мин яратам, синең җылы кулың
Иңнәремнән сыйпап уятканда.
Тәрәз пәрдәләрен алсулатып,
Иренеп кенә сабый таң атканда.
Акыл киңәш, үгетләүгә мохтаҗ,
Мохтаҗ яратуга, яхшылыкка.
Миңа җирдә бетмәс ямьнәр кирәк,
Күңел омтылганда яктылыкка.
Миңа кирәк газиз ана телем,
Илһам биргән бәллүр чишмә генә!
Шатлыкта да, сагышта да суы
Савыктырмый икән кемне генә!
Миңа кирәк дусның эчкерсезе,
Уй пакьлеге, күңел сафлыгы да.
Өем уртасында, рәхәтләнеп,
Йөгереп йөргән сабый шатлыгы да.
Миңа рәхәт, кинәт көтмәгәндә
Коеп китсә җәйге яңгыр килеп.
Күбек кайнап, күкләр күкрәгәндә
Җирнең тәне агарадыр кебек.
Күңелем сөенә, көнне мактаганда
Сандугачлар, кунып гөлдән-гөлгә.
Алсуланган шәфәкъ шәүләсендә
Дөнья баш игәндә узган көнгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев