Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәрит Габдрәхим: Мин төшемдә генә бәхетлемен, Ә өнемдә – чиксез бәхетсез...

Сыңар аякта аксаклап, Дөнья көлдермик инде: Уң белән дә, сул белән дә – Адәмчә йөрик инде.

Фәрит Габдрәхим 1933 елның 8 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районы Арс­лан авылында дөньяга килә. Октябрьский нефть техникумын, Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Ул әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туп­лап килә. Хезмәт юлын колхозда башлый, төзелештә эшли, мәктәптә укыта. Әдәби иҗатка тартылу аны 1965 елда Туймазы шәһәр газетасы редакциясенә алып килә. Ә 1969 елдан алып 1994 елда лаеклы ялга чык­канчы “Кызыл таң” газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 
Фәрит Габдрәхим 1979 елны СССР Язу­чылар берлегенә кабул ителә. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дистәдән артык китап авторы.
Без Фәрит аганы олуг гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек­-саулык һәм яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


САБАН КОЙ!

«Тимер тапкан – тилмермәс», – 
                                           ди халкым,
Ә көн иткән татар тилмереп. 
Бетергәннәр Казан ханлыгында 
Тимерлекнең барсын җимереп.

Татар кылычыннан, ук очыннан
Койган җәллад богау-зынҗырлар.
«Заманалар авыр, еллар ябык...» –
Шулчак, ахры, туган бу җырлар.

Богауларын өзеп аттың, халкым,
Кайтты кабат, кайтты Сабантуй!
Ошбу богаулардан койма кылыч,
Ошбу богаулардан сабан кой!

Тапшыр аны Иван Иванычка,
Авыру җаны тәмам терелсен:
«Русское поле!» – диеп 
                             җырлый-җырлый, 
Мәскәү тирәсендә җир сөрсен!


* * *
Җан дошманым! Булма куркак:
Түгелсең ич дустым-әшнәм.
Хәлне сорап хәйләләшмә,
Аяк чалып хәрамләшмә.

Качып-посып, арттан түгел,
Күзгә карап, дошманым, бәр!
Көтмәгәндә арттан килеп 
Бәрер өчен... дусларым бар.


АДӘМЧӘ ЙӨРИК

Сул белән!
Сул белән!
Сул белән!
    В. Маяковский

Димләделәр: «Уң белән!» – дип,
Өндәделәр: «Сул белән!»
Сыңар аякта, титаклап
Киттек тайгак юл белән.

Сабак алдык бугай инде 
Озын-озак еллардан:
Таяк була ике башлы,
Ике ярлы – елга да.

Сыңар аякта аксаклап,
Дөнья көлдермик инде:
Уң белән дә, сул белән дә –
Адәмчә йөрик инде.


* * *
Гел сокланып бага идем 
Күккә ашкан кыяларга.
Тау башында нурлар чәчеп 
Яткан гади пыялага.

Хәзер инде бик еш багам 
Кыядагы ояларга,
Тау астында, күләгәдә 
Нур чәчмәгән пыялага.

Әллә шулай гомер көзе 
Үзгәртәме күңел күзен?!


АВАР ИДЕ

Афәт-давыл 
Купты капыл.
Җир-күк тоташ айкала.
Карт каенга чат ябышып,
Кош оясы чайкала.

Авар чиккә җитә каен,
Ә кошчыклар – ояда.
Авар иде... иңендәге 
Шул оядан ояла.


БЕЗ ШУНДЫЙЛАР...

Без шундыйлар:
Юл күрсәтүчегә 
Иярәбез. 
Аннан – үкенәбез:
– Кая алып килдең, мәлгунь?! – дибез
Һәм таш белән бәреп үтерәбез.

Без шундыйлар:
Терсәкләрне тешләп,
И мактыйбыз чөеп күкләргә без:
– Пәйгамбәргә тиң булган... – дип, аңа
Шул ташлардан һәйкәл күтәрәбез.


АРЗАН ХАККА

«Дустың саткан...» 
Җиткерделәр
Аңа яман хәбәрне. 
Күтәрелеп бәрелмәде,
Ә шулай да гарьләнде. 
Гарьләнмәде дус сатканга:
Дус дусны гелән саткан. 
Гарьләнде ул дусты аны 
Сатканга арзан хакка.


БИК ТӘ ҖИТКӘН...

Хуш исле – җәйнең җилләре, 
Яңгырлары – яшенле.
Күз карашларын иркәли 
Яшьлек төсе яшеллек. 

Мин яраткан яшел төстә –
Күз тимәсен! – күзләрең. 
Җәйләреңне күрдем инде, 
Күрсәм иде көзләрең.

Әллә инде табигатьнең 
Беткән яшел буявы, –
Алсу сары төскә манган 
Күпме агач куагын.

Бар дөньяның яшеллеген 
Кала алмам яшереп.
Бик тә җиткән,
Саклый алсам 
Күзләреңнең яшелен. 

ҮЛГӘННӘР ДИП  ИСӘПЛИК

Борыннан килгән йоланы 
Әле бездә саклыйлар:
Бу дөньядан киткәннәрнең 
Яманатын сатмыйлар.

Зиратка алып барганда 
Күтәрәләр кадерләп.
Ипләп кенә, бик сак кына 
Төшерәләр кабергә.

Искә алалар сагынып 
Бары әйбәт якларын. 
Мәрхүмнәргә куенында 
Исәннәр таш саклармы?!

Акыллылар үч алырмы 
Дөньядан киткәннәрдән?! 
Алар йөген, авырсынмый, 
Салабыз җилкәләргә.

Җәннәттә булсын җаннары! – 
Телибез изге теләк. 
Җаннарыбыз тетрәнгәндә 
Рухлары – ныклы терәк.

Мәрхүмнәргә – зур ихтирам! 
Хөрмәт юк – исәннәргә. 
Димәк, кирәк исәннәрне 
Үлгән дип исәпләргә...

КИЧЕР МИНЕ,  ХАЛКЫМ!

«Алтын Урда изгән урысларны.
Вәхши татар – кансыз: аскан-суйган!!!» 
Эчтән генә әйттем, эчтән генә:
«Нигә ялганлыйсың, «өлкән туган»?
Кичер мине, халкым!

Туктаталмыйм чиркәү нигезендә    
Рәнҗеп яткан кабер ташларының    
Сызлануын. Елый алам бары 
Диварларга терәп башкаемны.
Кичер мине, халкым!

«Мирсәетләр, Исхакыйлар – дошман!» –
Ил акырды көн-төн тамак ярып.
Мин лаеклы улың булалмадым:
Такмадылар «дошман» дигән ярлык.
Кичер мине, халкым!


ТӨШТӘГЕ БӘХЕТ

Мин төш күрдем. Һәм беренче тапкыр
Үз-үземне тойдым бәхетле.    
Ил түрендә – тәхет! Коткарганнар
Тоткынлыктан татар тәхетен. 

Дәһри еллар яшь түгәләр әрнеп, 
Әрнетәдер көфер язмышы.
Һәрбер мәхәлләнең мәчете бар,
Җанга шифа – азан тавышы.

Юк табында хәмер. Хәрамлыгын 
Яхшы аңлаганнар, күрәсең.
Таһир – Зөһрә туен үткәрәләр,
Таһир – Зоя туен күрмәссең.

Беркайчан да «халык дошманы» дип 
Аталмаган Гаяз Исхакый.
Күкрәк киергән халкым.«Инкыйраз» дип 
Хаталанган Гаяз Исхакый.

Татар белән башкорт арасыннан 
Мәскәү сызган чикләр җуелган.
«Идел – Урал» алтын хәреф белән 
Тәкъдир тактасына уелган.

...Төшем тәмам. Чынбарлыкка кайттым.
Ә чынбарлык шул ук – тәхетсез.
Мин төшемдә генә бәхетлемен,
Ә өнемдә – чиксез бәхетсез...


КАРТАЙГАН  ДИМӘСЕННӘР

И сакаллы сабыйлар, дип, –
Тиргәсә тиргәсеннәр.
Җыр җырлап узыйк урамнан, – 
Картайган димәсеннәр.

Күкрәкләрне киерик: безнең 
Намуска тимәсеннәр.
Дәрт-дәрманы бар дисеннәр,
Картайган димәсеннәр.

Без йөк күтәргәндә, жәлләп 
Ярдәмгә килмәсеннәр.
Яшьләр, әйдә, көнләшсеннәр, 
Картайган димәсеннәр.

Хатын-кызлар, безне күргәч,
Тынгылык белмәсеннәр.
Бабай дисәләр дисеннәр,
Картайган димәсеннәр.


КИТӘЛӘР

Китәсем килеп китмимен,
Туган илдән кем туйган?
                           Халык җыры

Санап беткесез булса да 
Юлларында киртәләр,
Чит илләргә, ят җирләргә 
Китәләр дә китәләр.

Иске чабата ыргытып 
Калыйкмы артларыннан.
Әллә без дә китик микән 
Шуларның катларына?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев