Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәнис Яруллин: Әллә нигә кояш баешына Ешрак карыйм хәзер кызыгып...

Килер бер көн: каурыйларым бетәр, Канатларым калыр шәрәләнеп.

(Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел)


КИЕК КАЗ ЮЛЛАРЫННАН

Киек казларга ияреп,
Эшне ташлап кулымнан,
Чыгып китәсе килә бер
Киек Казлар Юлыннан.

Зөһрә кызның чиләгеннән
Эчәр идем су алып.
Фәрештәләр мәҗлесендә
Йөрер идем сыйланып.

Китәр идем ерак-ерак,
Кызлар йолдызлыгына.
Гашыйк булыр идем шунда
Иң чибәр бер кызына.

Чүмеч йолдызын тутырып,
Шатлыклар эчәр идем.
Бик ошаса, мәңгелеккә
Мин күккә күчәр идем.

ЙОКЫСЫЗ СӘГАТЬЛӘР

Йә, нихәл, карак төн,
Килдеңме кунарга?
Әллә соң килдеңме
Йокымны урларга?

Соңгардың шул инде,
Бичара, карак төн.
Мин инде йокымны
Күптәннән югалттым.

Бәлки, ул киткәндер
Сугышка, фронтка –
Әтигә ияреп
Кергәндер ул утка.

Туң җирдә яткандыр,
Суларга баткандыр.
Ә кайтыр юлларын
Карурман япкандыр.

Кем белә: бәлки, ул
Югалган язларда?
Ә бәлки, беренче
Шигырьне язганда?!

Үзем дә белмимен
Ул кайда калгандыр.
Бәлки, ул мәхәббәт
Утында янгандыр.

Ә бәлки, ачлыкның
Тозлы күз яшендә
Кинәт юк булгандыр,
Әверелеп яшенгә.

Югалттым мин аны
Бик иртә – гомергә.
Саулыгым белән ул
Калдымы чит җирдә?!

Җилбәзәк берәр кыз
Алдымы шаярып? –
Онытып йөриме
Бирергә кайтарып.

Йокысыз калырга
Булды шул сәбәпләр.
Санасаң – бер гомер
Йокысыз сәгатьләр,
Тынгысыз сәгатьләр. 

ФАСИЛ ӘХМӘТКӘ

Менә син дә китеп бардың, Фасил,
Киткән «Аккошлар»ың артыннан.
Ул аккошлар синең пакь җаныңны
Саклап барыр җилдән-салкыннан.

Якын иттек без гел бер-беребезне,
Аралашмасак та бик артык.
Җаннарыбыз безнең кардәш иде,
Шул кардәшлек торды гел тартып.

Зарланышып ала идек кайчак
Озак-озак итеп телефоннан.
Трубкаңны куеп роялеңә,
Бер көй уйный идең син соңнан.

Әйтә идең: шәп чыккан бит, малай,
Музыкада бу бит – яңалык.
Чукынып китсен, хәер, яңалыгы,
Ничек анда синең тазалык?

Язасыңмы һаман? Язасыңдыр.
Үземә дә бу эш бик таныш.
Тик «тегендә» генә булыр, ахры,
Синең белән миңа тукталыш.

Без бөекләр... Юк, юк, каршы килмә,
Без бит моны яхшы беләбез.
Яраларны яшереп бәйли-бәйли,
Карурманнан җырлап киләбез.

Бездән чыкмый сыкрау авазлары,
Безнең тавыш һаман көр әле.
Мин уйнармын сиңа яңа бер көй,
Такси ал да миңа кил әле.

Хәер, килмә, үзем барам сиңа,
Эләктерәмен дә бер ярты.
«Генераллар» булып утырырбыз,
Соңга калсак – күктә Ай якты.

...Шулай диеп шалтырата идең,
Уенын-чынын кушып гел бергә.
Вакыт күп тә, гомер кыска икән,
Кунак-кунак булып йөрергә.

Ашыга-ашыга китеп бардың, Фасил,
Киткән «Аккошлар»ың эзеннән.
Аккошларның ап-ак каурыйлары
Кабрең өсләренә сибелгән. 


ХӘТЕР АЛАННАРЫ

Хәтер аланымда күләгә юк,
Хәтер аланнарым якты әле.
Ул аланда пешкән җимешләрем
Һаман сусыл, һаман татлы әле.
Анда йөри япь-яшь чибәр кызлар,
Челтерәтеп матур чиләкләрен.
Каптыралар минем үземә дә
Чиләкләргә җыйган җиләкләрен.
Ул аланда гөлләр шау чәчәктә,
Матурлыктан күзләр камашырлык.
Кызлар күзе кебек чишмәләрнең
Карашыннан башлар адашырлык.
Аланнарда тамган яшьләремнең
Ачылыгы күчкән баланнарга.
Яшьлегемнең яшеннәрдән алган
Катылыгы калган чаганнарда.
Сөйгән ярлар биргән кулъяулыктай
Кадерле сез, хәтер аланнарым.
Ул аланда кулъяулыгын болгап
Басып тора кавышалмаган ярым.
Хәтер аланымда күләгә юк,
Хәтер аланнарым якты әле.
Күңелемә күчкән хатирәләр
Тәүге үбеш кебек татлы әле. 


МИН ЮКЛЫКНЫ, БӘЛКИ, БЕРКЕМ СИЗМӘС

Сабыр канатымның каурыйларын
Берәм-берәм җилләр йолкып бара.
Ул каурыйлар көзге яфрак булып
Үткән юлларыма коелып кала.

Килер бер көн: каурыйларым бетәр,
Канатларым калыр шәрәләнеп.
Очармын да тирән упкыннарга,
Җан бирермен шунда бәргәләнеп.

Якты кояш миңа ясин чыгар,
Җилләр күмәр җиргә җәсәдемне.
Кеше хәтере – рәшә, тиз таралыр,
Онытырлар җирдә яшәвемне.

Онтылулар ләкин һич куркытмый,
Һәрнәрсәнең була бер азагы.
Мин юклыкны, бәлки, беркем сизмәс,
Кимер бары җирнең бер газабы.

КОЯШ БАЕГАНДА

Әкрен генә кояш баеп килә,
Бар дөньяда серле кызыллык.
Шәрә башлы тауның өсләрендә
Ак болытлар ята кызынып.

Яфракларга шәфәкъ уты капкан,
Урман-кырлар яна шул утта.
Сайрар кошлар сайравыннан туктап,
Хәйран калып утыра тынлыкта.

Җил дә исми. Ул да, чалкан ятып,
Кояш баеганны күзәтә.
Әй бу кичләр, әй бу хозурлыклар
Күңелләрне әллә нишләтә.

Уйлар китә ерак-еракларга,
Сокланудан тыннар кысыла.
Урап калдырасы килә гомер җебен
Биек агачларның очына.

Әкрен генә кояш баеп килә,
Җирдә, күктә сихри кызыллык.
Әллә нигә кояш баешына
Ешрак карыйм хәзер кызыгып.


КАБЫРГА

Хатын-кызлар безнең кабыргадан
Яратылган – белми кем генә?
Белә торып, шушы кабырганың
Аптырыйбыз кәкрелегенә.

Турайтмакчы булып кабырганы
Тырышабыз гомер буена.
Күпме генә сукма – ул тураймый,
Йә уалып бетә, йә сына.

Тимердән дә түгел, камырдан да,
Кабырга бит була сөяктән.
Ходай аны юкка яратмаган
Умырып алып безнең күкрәктән.

«Мә! – дигән Ул. – Кәкре кабыргаңны
Үзеңә бирәм гомер итәргә.
Йә син аны кимереп читкә ыргыт,
Йә йолдыз ит, күтәр күкләргә».

Кабыргалар, кәкре кабыргалар,
Сез бит безгә тигән өлешләр.
Без эт булсак – сез бер сөяк кенә,
Без ир булсак – алтын-көмешләр.

БАРАМ

Барам-барам, сүнәм-янам,
Нидер бирәм, нидер алам.
Биргән саен байый барам,
Алган саен ярлыланам.

Чумам төнгә, чыгам көнгә,
Йөзәм вакыт дәрьясында.
Яна гомер таңнар булып
Күзләремнең карасында.

Мәхәббәтнең капкаларын
Хисләр җиле бәреп ача.
Сөю бәреп кергән җаннан
Караңгылык чыгып кача.

Айларымны, елларымны
Төен итеп төйнәп барам.
Җырланмаган җырларымны
Былбылларга сөйләп барам.

Менәм хыял үрләренә,
Ятам уйлар үзәнендә.
Күкләрнең барлык төсләре
Агылып керә күзләремә.

Пычранам да чистарынам,
Егылам да тагын торам.
Кайда башы, кайда ахыры –
Гомеркәйләр кара урман.


БАШКА ЯССЫЛЫК

Күчеп барам башка яссылыкка,
Монда бар да бераз моңсурак.
Офыкларның төсе тоныграк,
Һавалары бераз тынчурак.

Урманында дәртле кошлар сирәк,
Елгалары артык тын ага.
Болытларның үпкәләре шиңгән,
Көчкә-көчкә генә тын ала.

Дәшеп торган биек таулары юк,
Давыллар юк бәреп егарлык.
Эссе түгел монда, салкын түгел,
Кайнарлык юк тынны буарлык.

Юллары да бара туры гына,
Сикәлтәләр очрый бик сирәк.
Монда бар да, кырмыскалар кебек,
Ниндидер йөк бара өстерәп.

Хыял атларыбыз ташлап качкач,
Җимерелгәч өмет таулары,
Шушы яссылыкка чыгабыз без,
Биштәрләргә салып җаннарны.

Хыяллардан башка җаннар авыр,
Барган саен, баса иңнәрне.
Барасың син, арган юлчы кебек,
Аермыйча көнне-төннәрне.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев