Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Факил Сафин: Җыры аның күптән җырлангандыр, Ташлап китте язмыш корабы...

Вакыт кирәк үзең белән килешергә, Вакыт кирәк хакыйкатькә төшенергә.

ЯҢА ЕЛНЫҢ ТӘҮГЕ КАРЫ

И сибелә, и сибелә! – ап-ак дөнья – кар ява.
Яңа елның тәүге кары, һәр бөртеге өр-яңа!
Шул аклыкны җанга алып, сөеп кочасы килә.
Карлар сыман бөтерелеп, уйнап очасы килә.
Алгысына ак күңелем, җилләренә уралам.
Яңа елның ак карына оеп ята урамнар.
Яңа елның ак сулышын урманнар, кырлар тоя.
Бу аклыкка киң дөньяның бөтен рәхәте сыя.
Ак кар сыман ак теләкләр бөтерелә күңелдә.
Яңа ел ул – ак өметләр, җан аклыкка күмелә.
Ак кар булып яусын бәхет, чит итмәсен беркемне.
Көтелмәгән куанычлар каксын ишек беркөнне.
Көтелмәгән буламыни?! – көтә-көтә арылган,
Бетмәс кодрәт, дәрт алабыз Яңа елның карыннан.
Борчылулар, пошынулар калсыннар иске елда.
Чир-вируслар чәнчелсен, тәмам туйдырдылар ла!
И сибелә, и сибелә, кар өелә көшелгә.
Миһербанлы булсын бу ел илгә-көнгә, кешегә!

УЙ
              Бәйләт әйдә,
              Бәйләт күңелем күзен,
              Киләчәкне күрмәсен дисәң...

                                             Х. Туфан

Әрни-әрни җан сызлана, тынар иде бәйләсәң.
Бәгырь, куллар катылана. Җирне йөз кат әйлән син –
Җылы куллар юк шул янда, табылса – буе җитмәс.
Ипсез илдә бәгырь яна, ярасы киртләч-киртләч.

Җирне йөз кат әйләнерсең, тирәнәер яралар,
Ил өстендә һаман да төн, кара җәймә тарала.
Татар җанын ыргыталар кисәкләп телем-телем...
Әрнүләрем чигенерләр, урмандай басса илем.

Канун дисәң – кануны юк, закун дисәң – закуны...
Кемгә бакма – шома пүлән, кавем – каен утыны...
Эчтән көеп, эчтән янып, күпме чыдарсың, халкым,
Түбәләрне каерып атып, бәреп чыгармы ялкын?..

«Тел димәгез, көн димәгез!» – янаучы тамак кыра.
Калай таккан наместниклар бармагын янап тора.
«Без китәбез, сез каласыз...» Үзгәрде ул, карасак:
Телне тешләп кан суыра – татар җаны гарасат...

«Бәйләт әйдә, бәйләт әйдә, бәйләт күңелем күзен».
Тавышым барып җитмәсә, җитәчәк шигъри сүзем!
Чалкан яткан айга карап, их, бер улыйсы килде...
Ходай биргән дөньясында Бүре буласы идек...

Бүре буласы идек тә: нәселебез – Ак Бүре...
Безгә булырга язмаганмы ошбу җиһанның түре.
Тел биргәнгә – ил бирмиләр, тоттыралар шымытыр.
Кабатлыйлар: «бар да әйбәт, күзләреңне йомып тор!»

Бәйләтмик әле, бәйләтмик, бәйләтмик күңел күзен...
Болыт мәңге каплап тормас, ачылыр ул күк йөзе!
                            
ТУГАН ТЕЛЕМ

Кубарылды дәвер, яңа гасыр! –
Тар базлардан чыктык шикелле.
Коллык чиген үтеп барган чакта
Тагын өскә ташкын ишелде.

Туган телне, җаннан суырып алып,
Фәрман белән илдән сөрәләр.
Каһкаһәләп сөенәдер җаһил,
Бармак төртеп бездән көләдер.

«Туган телем, димсез? Беркем тыймый! –
Сөйләшегез өйдә туйганчы!»
Җегәр бетеп, димәк, егылганчы,
Телдән калып, аңны җуйганчы...

Без еш кына горур тотып башны,
Меңьеллык, дип, сөрән салабыз.
Иман төсе – Туган телебездән
Тел яшереп коры калабыз.

Аллаһ безгә Ана теле биргән!
Туган тел ул – бөек хәзинә.
Кавемдәшләр теләп ваз кичәләр,
Намус, оят юкмы әз генә?..

Җирне, күкне бар иткәндә Аллаһ
Һәр кавемгә изге тел биргән.
Үз телеңнен газиз иясе бул!
Вәхий әйтеп безгә җан өргән.

Туган тел –  ул Аллаһыдан иңгән!
Туган тел – ул Иман орлыгы!
Туган тел –  ул Әнкәемнең рухы!
Туган тел –  ул минем барлыгым!

                
ВАКЫТ 
                Килер бер көн – вакыт чаңы сугар.
                                             Н. Гамбәр

Вакыт кирәк алсуланып таң атсынга, 
Чыгар юлга, җан яшәтер җылыга да.
Вакыт көтеп үтеп бара ничә гасыр,
Вакыт җитми телгә, сүзгә, җырыма да.

Вакыт кирәк изге сүзне ишетергә,
Вакыт кирәк эш итәргә, иш итәргә.
Вакыт кирәк килергә дә, китәргә дә,
Хыялый бер морадыңа җитәргә дә.

Вакыт кирәк үзең белән килешергә,
Вакыт кирәк хакыйкатькә төшенергә.
Вакыт кирәк сәгадәткә ирешергә,
Вакыт кирәк тау-кыялар ишелергә.

Вакыт кирәк чаңнар булып сугылырга,
Моңга тулып, сазлар булып сызылырга.
Вакыт кирәк көмеш чыкта коенырга,
Вакыт кирәк орлык булып коелырга.

Эш яме юк, кыйммәте юк чын хезмәтнең,
Сүз тәме юк, кадере юк бар өммәтнең.
Җил искәндә бер урында чаба кылган,
Чигенгәндә кем дә чапмый әләм болгап...

Сазлар булып сызылыр чак үтә-китә,
Вакыт чаңы сугар чакны кемнәр көтә?
Офык буйлап күк түренә очкын сибеп
Бер вакытсыз киткән җаннар... меңнәр үтә.

Вакыт кирәк яңа туган сабыйга да –
Гамь керсенгә аның керсез күңеленә.
Вакыт кирәк һәммәсенә, һәрнәрсәгә,
Вакыт эзли бар кешелек бүген  менә. 

Галәмендә тирбәлә Җир – бәллү-бишек,
Керәм дисәң, чыгам дисәң, ачык ишек.
Вакыт җитми... Зарланадыр карты, яше...
Вакыт җитми! Гомер сүтә җирдә кеше.

СОҢГЫ ТАТАР

«Мин калырмын җирдә соңгы 
татар булып...»

                                      Р.Юныс

Кораб китә. Палубада халык...
Ярдагылар кала ут йотып.
Киткәннәрнең ярда эшләре юк,
Кораб алды сүрән кычкыртып.

Кораб кысан, китеп баручылар
Урнашканнар урын бүлешеп.
Палубадан куллар изи алар,
Калганнарга карый көлешеп.

Татар ярда калды. Тагын шулай...
Урын җитми уртак табында.
Дәүләте дә китте, чик ишелде, –
Озатулар сеңгән канына.

Теле китеп бара, томаналык
Бу кавемнең миен ашаган.
Татар бит ул үзен-үзе яккан,
Киләчәген суга ташлаган.

Үз куллары белән тотып биргән,
Патшасын да, денен, иманын.
Җиңелгәндә гаеп. Хакыйкатьне
Бүгенгәчә татар тоймады.

Кораб китә. Киләчәккә ишә.
Ак дулкыннар сагыш кузгатты.
Соңгы татар ярда. Ул бирәсен бирде,
Озатасын күптән озатты.

Ә башында уйлар өермәсе,
Уйлар йоткан бөтен булмышын.
Дәүләт тоткан кавем... 
Әләм, гимн – 
Юанычы калган тормышның.

Ул төзүче иде. Җир йөзенә
Мәңгелеккә килгән яралып.
Шәһәрләрен килеп җимерделәр,
Авыллары бетте таралып. 

Болай үзе җебегән дә түгел,
Әвәләнмәгән дә камырдан.
Яраклашты илдә һәммәсенә,
Яраклашкан саен
Ераклаша барды тамырдан.

Яшәлдеме җирдә? Тарихында
Ни генә юк әгәр карасаң?..
Ул давылны үзе чәчеп урды,
Тыныч көнен итте гарасат.

Зәгыйфьләнде, төссезләнде иле,
Җиргә калды имән идәне.
Күршеләре аны таладылар
Йолыккандай печән кибәнен.

Татар кушып санын арттырдылар,
Җире бетте, җырын урлыйлар.
Бармак төртеп аны гаеплиләр,
Аяк тибеп аны хурлыйлар.

Килмешәк ул, имеш, дөньясында,
Тикшерделәр кат-кат канын да.
Тау кадәрле язган тарихы бар,
Җилләр уйный татар аңында...

Ярда калган татар. Күкрәгендә
Йөрәк тибә – чутсыз яралы.
Җыры аның күптән җырлангандыр,
Ташлап китте язмыш корабы.

Болай үзе тере сыман иде,
Йокыга да исе китмәде.
Үзе һәрчак алгы сафта булды,
Күкрәп үсте кырда икмәге.

Яуга дисәң – ул беренче инде,
Ярып узды утын-ташкынын.
Үз өнендә тотып дөмектерде
Илгә кергән каһәр баскынны.

Таш атканга ашын бирә килде,
Таптаганның сөртте аягын.
Киләчәккә кораб озата ул,
Җиргә төртеп ипсез таягын.

Ярда читендә бүген... Озатты ул
Бөтенесен, инде барсын да.
Чал дулкыннар ярга бәреләләр,
Соңгы татар... язмыш каршында...

                    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев