Факил Сафин: «Хәтер болыны»
(ШИГЫРЬ)
ТРИПТИХ
1
Тагын килдем. Мин ят монда...
Ни эзлим, нигә киләм?..
Күк гөмбәзе – зәңгәр чатыр,
Җир өсте – яшел түбәм.
Болын иле. Төрлелектән
Ак көнем зеңләп тора.
Офыкка бары шушыннан
Үтәчәгеңне юрап,
Басып торам җил каршында.
Синең сулышың кебек
Кайнар. Кайнарлыгы аның,
Дулкын сыман бөркелеп,
Йөзгә бәрә. Бөтерелә,
Чайпала болын – көймә.
Моңнар килә... Кайчандыр без –
Бергәләп откан көйләр.
Кабат-кабат үреләмен
Синең килер ягыңа.
Ерактан яулык болгыйсың...
Сагындыра... Сагынам...
2
Гүләп тора тере болын,
Ә каршымда – силуэт.
Тирә-ягым дөрләп яна,
Хәтер бит ул – синең ут!
Гөлләр кача кайнарлыктан,
Йөгерешә яшь үлән.
Күк гөмбәзе – зәңгәр сукмак,
Җир өсте – яшел түбәм.
Тәгәрим. Хәтер утыннан
Исән чыгалмам, беләм.
Офык ягына кузгалган
Салмак болытны күрәм.
Син дә үтәрсең шул якка,
Эзеңә сыенырмын.
Гөл яныннан дәшми генә
Үтүе кыендыр ул...
3
Ә син дәшмә!.. Җилләр сөйләр,
Барысын алар белә.
Гөлләр кибәр кайнарлыктан,
Саргаер яшел үлән.
Сөю безгә читтән карап,
Шашынып, үксеп көләр.
Офык яклап моң агыла,
Мин белмәгән ят көйләр...
Мин – ак кылган. И йөгерәм,
Кул сузымы барасы.
Ни җибәрми, ни тота соң,
Ник торам мин чарасыз?..
Җилләр – хыял, ә мин кылган,
Җилләргә башны салам:
Моңнар агылган тарафка
Көмеш чык ярып барам.
Ят күрепме – болын дөрли,
Тыналмый тоташ гүдән...
Күк гөмбәзе – яшел чатыр,
Җир өсте – зәңгәр түбәм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев