Факил Сафин: «Үзгәртәсем килде...»
(ШИГЫРЬ)
...Кроме детства и сказать-то не о чём.
Роберт Рождественский
Диңгез эзләп киттем – чишмәм калды,
Таулар эзләп киттем үзәннән.
Кайттым – мине чишмәм танымады,
Үзәннәрдә кипкән үләннәр.
Үзгәртәсем килде бу дөньяны,
Язмыш белән чыктым алышка.
Биек күкләр, чиксез ерагаеп,
Әйләнгәннәр зәңгәр сагышка.
Йөрәгемдә чишмә челтерәве,
Үзәннәрдә – уйнак колыннар.
Малай чагым тезен канаткан да
Еламсырап кайта болыннан.
Йөрер юлда ташлар калкып чыга.
Абындыра тигез барганда.
Баш очымда керәшәләр оча, –
Абынырга ташлар юк анда.
Диңгезләрнең тозлы суын эчтем.
Кырысланып ярга бәрделәр.
Тау төренгән чалма-болытларга
Менгән саен юлны бүлделәр.
Үзгәрдемме? Белмим... Кайтып киләм.
Җил бәйләнә уйчан камышка.
Җанда уйный сагыш дулкыннары –
Ни әйтәсең иләс язмышка?
Күңел-җанны сукыр тоя алмас:
Галәм күзе бага – сыныйдыр.
Офыкларым кире чигенәләр,
Айга карап хәтер елыйдыр...
Үзгәртәсе килде яшәү төсен,
Күз яшемне мин дә тыялмам –
Малай чагым карап тора сүзсез,
Кулларында алсу багалма...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев