Фәйрүзә МӨСЛИМОВА: Ишегеңне ачык калдырып кит, Үтәли җил, әйдә, йөгерсен!..
Танылган шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың тууына 70 ел
ПЕСИЛЕ ТАЛ ЗАРЫ
Су буенда тал үсә.
Башын киссәң, тагы үсә.
Халык җыры
Дулкын шавы иркәләсә безне,
Кирәк түгел урман, болын да.
Мин дә үстем Казансуга карап,
Бөдрәләрем чайкап суында.
Казансуны бозлар каплаганда,
Ташуларны көттем зарыгып.
Туңмасын дип, йомшак карлар яуды,
Чыбыкларга калды ягылып.
Песи кебек иркә бөреләрем
Табигатьтән күчкән наз иде.
Ямьнәреңне язга, җиргә биреп,
Мәңге шулай матур кал инде!
Булмады шул! Кешеләре кырыс,
Сөймәделәр җирем, суым кебек.
«Песиле тал!» диеп ымсындылар,
Бәгыремне таладылар килеп.
Башын киссәң, тагы үсә, имеш,
Кисмәделәр юкса башны гына…
Җәрәхәтле җаным агар инде
Казансуның ярсып ташуында.
ОЯ
Көннең бүген күңеле тулган –
Яшь коя да яшь коя.
Качар идем бу сагыштан –
Тапсагызчы бер оя!
Ул ояда якты булсын,
Оныттырсын болытны.
Югыйсә бүген үзем дә
Тискәрерәк холыклы.
Ул ояда җылы булсын
Күшеккән күңелемә.
Яшьле көнем үзе миңа
Теләсен иярергә.
Иярсен, әйдә, иярсен,
Керсен күркәм ояга,
Җылысында изрәсен дә
Оялсын яшь коярга.
Эзлик әле шундый оя,
Яктырсын бөтен дөнья!
КҮЛӘГӘ
Канатланмый күңел, канатланмый.
Синең янда минем күләгәм,
Күрәсеңме, очып китә алмый,
Тик тирәңдә йөри үрмәләп?
Күләгәләр белән җайлыдыр ул,
Юк теләге, шашкын хисләре…
Синең күңел оча канатланып,
Минем күңел әллә нишләде.
Күләгәле күләгәләр булмый.
Икебезнең берсе чын кала.
Син очасың, янәшәңдә минме?
Юк, күләгәм бары чайкала.
Яратуның зурдыр бәяләре –
Җаннарыңны ярып түлә дә…
Хакларының шулмы хаклануы:
Үлгән җан да мескен күләгә?..
КИТ!
Ишегеңне ачык калдырып кит,
Үтәли җил, әйдә, йөгерсен!
Тәннәремне алган кайнар утны,
Һич югында, өреп сүндерсен!
Ишегеңне ачык калдырып кит,
Бер сүзеңне көтеп көйгәндә,
Үтәли җил киссен бәгырьләрне,
Кайнар яшем кипсен җилләрдә.
Ишегеңне ачык калдырып кит,
«Китмә!» дими чак-чак тыелам.
Таш кыядай калам, син китүгә
Убылам да төшәм, коелам.
Беләсеңдер кыя-ташларны да
Исә-исә җилләр кисәсен.
Ишегеңне ачык калдырып кит!
…Аңламагач, нихәл итәсең?
ҺӘЛАКӘТ
«Син әйткәнсең, дип әйттеләр…
Сөйләгәннәр… сөйләде…» –
Сүз дулкының көймәбезне
Кыяларга терәде.
Кыяларга менеп булмый,
Юллар ябык диңгезгә,
Чоңгылларда, бата-калка,
Йомычка-көймә йөзә.
Чоңгыл йотар мизгел җиткән,
Һаман кага дулкының.
Каршы җилгә күкрәк куям,
Юк җавабым, юк тыным.
Әйтер сүзем алтын булса,
Эндәшмәвем – көмештер.
Икебезнең беребез хет
Җегет булу тиештер.
ХУШЛАШУ
Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа –
Иң шәп чагын, минсез үткәнен тик,
Минле көннәр күз алдыңа килеп,
Бүленмәсен татлы төшләрең дип.
Яшьлегеңнең минсез чагында кал,
Минле чакны каргамассың анда.
Барыр юлым авыр, хушлашыйм да
Чыгып китим каршы бураннарга.
Яшьлегеңнең минсез чагында кал,
Өстерәмә минле көннәр йөген –
Иңнәреңнән как та тузаннарын,
Кабат-кабат яшьлегеңә сөен!
Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа…
ӘЛЛӘ…
Әллә кайтам үз кыйблама,
Әллә китәм кыйбламнан?
Мин коенган көмеш сулар
Чайпалган да болганган.
Уйнап йөзгән балыкларын
Күрмим инде үтәли:
Әллә күлем алышынган,
Әллә үзем бүтән мин?
Уртасында кул җитмәслек
Төнбоеклар үскәнен,
Ай нурыннан туган гөлне
Хәтерлимен бит әле.
Чайпалса да, болганса да,
Мин йөзәсе сулар бу.
Ахрысы, түзә алмамын,
Чоңгылына чумармын.
Яшел чәчен иңгә салган
Чын Су анасы кебек
Яр буена чыгармын мин,
Бака ефәге киеп.
Тулган ай да хәйран калыр
Миндәге үзгәрешкә:
Бака ефәге киярмен,
Су әйләнер көмешкә.
Төнбоеклар үсеп чыгар
Күлләремдә яңадан…
Мин коенган сулар көмеш –
Китә алмам кыйбламнан!
МӘҢГЕЛЕК ӨН
«Минем кадәр беркем сөелмәгән,
Минем кадәр беркем сөймәгән!..» –
Бер-берсенә пышылдыйлар парлар,
Тын-битараф тора бар галәм.
Аланнарның ак чәчәктә чагы,
Ак өметтә чагы язларның.
Үзгәртергә хәтта сәләтле чак
Язмышларның күктә язганын.
«Безнең белән бәхетледер бу җир,
Без булганга дөнья түгәрәк!» –
Шул сүзләрне тыңлап уянды да
Ай болыттан төште тәгәрәп.
Йолдызларның балкып янган чагы,
Серле чагы айлы төннәрнең.
Йөгерек җилләр тыңлый салмакланып
Чишмәләрнең челтер көлгәнен.
Шул дөньяга багып ник соң берәү
«Гөлҗамал»ны көйләп моңая?
«Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы», – ди...
Булган чаклары соң, йә, кая...
Сөйгән чаклары соң, йә, кая?
Айлар, еллар алышына тора,
Мәңгелек өн бары тынмаган:
«Минем кебек беркем сөелмәгән,
Миндәй җаннар әле тумаган!..»
КЫРМЫСКА
Җир йөзенә кояш чыга, кояш байый,
Җир йөзенә яңгыр ява – сулар таша.
Шул дөньяда һәрбер кеше, кырмыскадай,
Үз саламын сөйрәп бара еллар аша.
Ходай биргән язмышыңны каргамасссың,
Йөк өстерәү рәхәт түгел түгелен дә.
Кырмысканы кем уздырыр чыдамлыкта? –
Сөйри генә авырын да, җиңелен дә.
Йөргән булам мин дә шулай салам сөйрәп
(Бу дөньяга без эшлексез яралмаган!).
Бетми генә! Югыйсә бит әллә кайчан
Эскерт үсте без ташыган саламнардан.
ДӨНЬЯ КАЛА
«Кеше киткән саен, дөнья бетә,
Калганнарга кала әле дөнья...» –
Дип әйтте дә китеп барды әнкәй
Һәм җылысыз калды безнең оя.
Кемнәрнеңдер дөньялары бөтен –
Яктылыктан, нурдан гына тора.
Безнең күктә авыр соры болыт
Түбәбезгә бозлы яңгыр коя.
Үз дөньясын алып китте әнкәй,
Кителепләр төште безнеке дә.
Ахыргача бөтенәймәс хәзер,
Мөмкин булмас аны төзәтергә.
Ис китмәгән әнкәй исән чакта,
Безгә дөнья гүя мәңге кала.
Киткәннәргә дөнья бетә икән,
Китмәгәнгә дә бит... кими бара!
МИНЕМ ИСЕМ
Китәрсең дә югалырсың,
Күңел кырында бер гөл…
Усал шаярту
Китәрмен дә югалырмын,
Төшмәм хәтта исегезгә.
Телгә керсә төртелерсез
Минем кыен исемемә.
Һәр сүзегез тиеш чакта
Энҗе кебек тезелергә,
Ачуыгыз килер микән
Көрмәкләнгән телегезгә?
Таң гөлләре әзер чакта
Сезнең өчен өзелергә –
Минем исем… сезнең телне
Буйсындырмас үзегезгә…
Гөл чугыннан тамган чыкны
Киптерергә күзегездән
Кояш булып балкучыны
Сизмәссез дә күгегездә.
Күңел-кырда гөлләр чиксез…
Тезгән чакта түшегезгә
Китәрмен дә югалырмын,
Кермәм хәтта төшегезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев