Фаил Шәфигуллин: Сагынырлар әле безне таулар – Таулардай хөр, горур яшәдек...
Күренекле язучы һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел
ДИҢГЕЗ ЭСКИЗЛАРЫ
(Шигъри кыйссадан өзек)
Уңда Америка яры,
Илем – сулда.
Безнең кораб кыл уртада,
Кыл уртада.
Җиһанда төн,
Диңгездә төн,
Дөм караңгы.
Континентлар зарыгышып
Көтә таңны.
Йоклый ярлар, йоклый диңгез,
Белми беркем –
Нәрсә алып килер җиргә Туасы көн?..
Диңгез суы – фосфорлы су,
Һәм төнлә ул
Ерак йолдызлардай сибә
Сап-салкын нур.
Ара-тирә дулкын сикерә
Палубага.
Суга кушылып басмалардан
Фосфор ага.
Фосфор шул ук – сөяктә дә,
Суда да бер.
Серле диңгез төбе әллә
Тоташ кабер...
Палубада фосфор уты –
Елык-елык.
Без еракка юл тотабыз
Төнне ерып.
Сулдан Ватаным озата,
АКШ – уңнан.
Безнең кораб йөзеп бара
Кыл уртадан.
САГЫНЫРЛАР ӘЛЕ БЕЗНЕ ТАУЛАР
Диңгезче абыйга
Бер анадан туып, бергә үстек,
Бер сыныкны бүлеп ашадык.
Бер чишмәгә ятып сулар эчтек,
Бергә дөнья гизә башладык.
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең –
Үпкәләмәс туган ил безгә.
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.
Кеше бәхетеннән көнләшмәдек,
Табынмадык малга, акчага.
Кайгы килсә тешне кысып түздек,
Эндәшмәдек йөрәк янса да.
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын яшәреп.
ТӨНЬЯК БАЛКЫШЫ
Диңгез, никтер, уйга талган,
Дөм кара төн.
Мачталарын шыгырдатмый
Җил корабның.
Күзне камаштырып кинәт
Күк читендә
Уйный башлый сихри балкыш,
Төн чигенә.
Җем-җем, гөлт-гөлт,
Зәңгәр,
яшел,
кызыл,
сары...
Гүя анда бар илләрнең
Байраклары...
Байраклары белән шулай
Җилфер-җилфер,
Илләр, бәлки, берсен-берсе
Сәламлидер...
Континентлар бер-берсенә
Бирәдер кул?..
Чыгып, тынычлык кояшы
Сипсә иде нур!..
ДИҢГЕЗДӘ ЯЗ
Кыш гөлләре ак чәчәген койгач,
Диңгезгә дә күз сирпеде кояш.
Һаваларда болыт каурый-каурый,
Мамыкларын көмеш нурлар тарый.
Акчарлаклар төяп ага бозлар,
Салда гүя ак күлмәкле кызлар.
Бу киң сулар, зәңгәрләнеп иртән,
Җәй җилләрен зарыгып көтә микән?..
Төннәр шаһы ай урагы исә,
Су җәймәсен меңгә кисә-кисә,
Төнгә чаклы ука баскыч үрде,
Балыкларга яз килгәнен сөйләп йөрде.
АРЫШЛАР*
Оныта алмыйм һаман,
Газапланам, янам,
Инде кайда гына йөрмәдем, –
Күңелемдә – арыш,
Назлы тавыш, –
Башак шавын ишетәм төннәрен.
Үтсә җилләр исеп,
Шаулый диңгез кебек,
Офыкларга җитеп офыктан.
Күпме җырлар оттым,
Һәм оныттым,
Тик арышлар җырын онытмам.
Дулкынлана арыш,
Җанда таныш сагыш,
Көннәр инде көзгә авышкан.
Авылым кырларына
Мин һаман да
Сезне
сагынып кайтам,
арышлар.
* Сәлимә Шәмсина музыкасы.
ТАҢГА КАРА
Суга кара –
Гайбәт елгасында
Сулар кара.
Ярга кара –
Гайбәт елгасында
Яр да кара...
Үзе теләп керми
Беркем бу елгага.
Таңга илткән салым
Кара судан ага.
Ак салыма ярсып
Бәрә кара дулкын.
Ярда шикле күзләр –
Кара судай салкын...
Салга кара –
Йә, йоктымы кара?!.
Җанга кара –
Йә, йоктымы кара?!.
Таңга кара...
ӘЛЕ ШУНДЫЙ ЕРАК КӨЗГӘ...
Э...га
Ерак әле, шундый ерак көзгә,
Су өстендә төнбоеклар йөзә.
Әллә гөлләр, әллә җиләк җыя
Су буенда нәни Раушания.
Һаваларга кемдер йолдыз тезә,
Җәйге моңнар үзәкләрне өзә,
Әллә җил сызгыра, әллә бер кош,
Әллә көлә бездән шулай язмыш.
Бу авазлар барысы җанга тия,
Моңаядыр сыман Раушания.
Керсәк тә без икебез ике җәйгә,
Күңелебездә бер үк язгы бәйрәм.
Көмеш ләйсән,
Көләч Раушания
Уйный анда һаман әйлән-бәйлән.
НИГӘ КАЙТМЫЙ?
Моңа кадәр ишетелмәгән
Матур көйгә
Шәһәр буйлап тальян уйнап
Берәү килә.
Йокымсырап, изрәп торган
Таш биналар
Берәм-берәм сискәнешеп
Уяналар.
Иген шавын ияртеп килә
Гармун чыңы.
Сандугачлар озатып килә
Гармунчыны.
Асфальт буйлап ромашкалар,
Миләүшәләр
Матур көйне отыйк диеп
Йөгерешәләр...
Ә гармунчы басмакларга
Баса ныграк,
Җиз телләрдән аһлар, зарлар
Чыга, сыкрап.
Ә гармунчы басмакларга
Һаман баса.
Үкси башлый тальян кинәт,
Гөлләр кача...
Тавыш килә язгы ерак
Ташулардан:
«Нәрсә җуйган бу гармунчы
Таш урамда?
Нигә кайтмый бу гармунчы
Басуларга?»
ЯШЬЛЕГЕМ ТУГАЕ
Ничәнче мәртәбә,
Яшәреп, яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
– Күзләрең сагышлы, –
Дип әйтте бер тургай,
– Нишлим соң, тургаем, сагындым!
Ничәнче мәртәбә
Килделәр тургайлар –
Тугайлар яшәрде, ямьләнде.
Өздереп сайрады,
Сайрады бер тургай –
Читендер сагыну хәлләре!
Өздереп сайрама,
Хәлемне сорама,
Ул үзе аңлар бер, тургаем!
Минем күк сагынып
Кайтыр ул, мөгаен,
Онытмас яшьлеге тугаен!
* * *
Мин саргаям, имеш, синең өчен
Елыйм, имеш, көн-төн, беткән көчем,
Коңгырт күзле кызый.
Гайбәтләргә берүк ышана күрмә,
Минем юлым илтә һаман үргә,
Коңгырт күзле кызый.
Һаман бунтарь әле минем йөрәк,
Аңа һаман биеклекләр кирәк,
Коңгырт күзле кызый.
Сөю көтми, сине көтми күңел,
Тик син булгач, үргә менү җиңел,
Коңгырт күзле кызый.
Син яшәгәч җирдә, тау күтәрәм,
Йолдыз ясыйм төнге яшеннәрдән,
Коңгырт күзле кызый.
Сөюем өчен сине өзелеп-өзелеп,
Бирдең, ахры, миңа үлемсезлек,
Коңгырт күзле кызый...
ЭШ КОТКАРА
Нишләр идем эш булмаса –
Эч пошканда?
Салкын сүздән җаным туңса –
Эш коткара.
Рәнҗетелгәч бер хаксызга –
Йөрәк яна.
Әйләнми ул ләкин көлгә –
Эш коткара.
Гел сызласа күңелдәге
Әрсез яра,
Тешем кысып, эшкә ябышам,
Эш коткара.
Малайлар, егетләр...
Зур яфраклы кычытканнан
курыкмагыз сез,
Әй малайлар.
Кычытканның энҗедәй
вак яфраклысы –
Зәһәре бар.
Үзе назлы, үзе чибәр, үзе чагар,
Үзе көләр...
Гомерлек яр сайлаганда ялгышмагыз,
Әй егетләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев