Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шигърият

Елена Данилова: Мин булырмын: үз кыйбламны табып, Хаккым даулап, ирек дәгъвалаган...

1970 елның 17 декабрендә Татарстанның Мамадыш районындагы Владимир авылында туган. ТРның атказанган артисты. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә (оешкан көннән бирле) оркестр солисты.

ТАТЛЫ ГАЗАП

Язмыш безне тагын очраштырды, 
Әллә ялгыш, әллә юри сынап?!. 
Тагын бер кат кайттым яшьлегемә – 
Синсез үткән елларымны урап. 

Карашыңда әйтелмәгән сүзләр...
Сораулармы, җавап табалмаган?!.
Чәчләреңне еллар агартса да, 
Күзләреңнең нурын алалмаган! 

Шул ук күзләр!.. Шул ук серле караш! 
Истә: җанны эреткәне назлап – 
Һәр күзәнәк тойган татлы сөю, 
Төннәр йоклатмаган татлы газап!..

Үзгәрмәгән, төсен югалтмаган,
Сихерләгән, әсир иткән күзләр!
Шул күзләрдә күпме үкенечләр, 
Араларны бозган нахак сүзләр... 

Исертәдер бер күз сирпүләрең, 
Җиһаннарга сыеп бетмәс рәхәт!.. 
Ялгыш, диеп юри очраштырган
Язмышыма укыйм кат-кат рәхмәт!   


КЕШЕ ЭЗЛИМ

Аз булмады, җылы эзләгәндә,
Бөрешепләр җаным өшегән...
Бер сорауны мең кат кабатлыймын:
– Нәрсә булды сезгә, кешеләр?..

Ялган басты илне, басты телне.
Үз-үземне кат-кат тикшерәм...
– Көзге, көзге! Хет, син дөресен әйт,
Ышанырга нинди кешегә?!.

Күңел тарлыгында акыл тынчый,
Кем нотыгын кемнәр төшенгән?..
Көтәрлекме фанилыкта кадер, – 
Кабер казып төрткән кешедән?!.

Мин дөньяга чыгып сөрән салам:
– Ничәү калды «дөрес ише»ләр?
Кайда куллар? Кош сайраткан телләр?..
Кая олактыгыз, кешеләр?!.


ЯЛГЫЗ БҮРЕ

Ачның хәлен туктан сорамагыз...
Яз кояшын табармын күк көздән;
Караңгыдан чеметем нур эзләп,
Саубуллашмый гына китәм сездән.

...Таштай авыр йөгем бикләп куйдым
Үткәнемә амбар йозак элеп.
Газизләрдән газиз гомеремне,
Жәлләмичә, кыл урталай бүлеп:

Киттем. Яшем күзне томалаган...
...Күк капусын эзләп кармаланган
Мин булырмын: үз кыйбламны табып, 
Хаккым даулап, ирек дәгъвалаган.

Кодрәтемне денгә кертмәк булып,
Качым үбәм: тыным, җаным белән.
...Хәлләремне яттан сорыйсызмы – 
Кайда ул «тук», минем хәлне белгән?!.

...Казык тешен чәнчеп каным эчкән 
Бүре бүген миндә. Каныйм... Түзәм!
Тамырымда шаулап аккан канын
Йөрәк тибешемнән төгәл сизәм.

Минем тәндә ага бүре каны.
Яраларым ялап калдым тере...
...Ай нурында баскан, горур сынлы,
Төнге күккә баккан, ялгыз бүре! 


ҖАН АВАЗЫ

Аксакаллар китте... Китте акыл.
Китте терәк. Китте тәҗрибә...
...Якты киләчәккә ышандырып,
Чишендереп, талап – «шыр калдырып»
«Дус-әшнәләр» калды. Әзергә.

Гыйлемлеләр китә. Егәрлеләр.
Китә абруй. Китә кешелек...
Кем кулында «терәү», тишек ямау?..
Хәрабәләр... ята ишелеп.

Җимерделәр. Кырып тараттылар.
Көләрлекме ертык тишектән?
Күңел ертыгыннан  җилләр улый – 
Олтан, ямаулыкны кемнән сорыйк?
Өстә кем бар – безне ишеткән?!.

Чукракланды дөнья. «Ишетмиләр»...
Тик җил генә сүзсез аңлады...
Үзебезнең ертык-тишекләрне
Җөйләрлек тә кул-җеп калмады...

Олтан төяп олпат акыл китә.
Телиләрме тотып калырга?..
...Сөенешеп, таркатканнар кала;
Бушкуык-тел шартлатканнар кала...
Их!.. Шулардан!.. Хәрабәгә терәп...
Киткәннәрнең үчен алырга!..


ТОЗЛЫ БУРАН

Шәһәр урамында тездән карны
чумып-ерып, арып туктап калам.
Чеметтергән кардан качмак булып,
битем каплап, көчкә сулыш алган

бер мизгелдә, абайланды шәүлә:
котылырга теләгәндәй, качып,
– Элек бураннар да татлы иде!..
– дип көрсенде, бөкерәйгән карчык.  

– Ак буранлы кышны көткән күңел
Җилкенми шул быел...юк сөенеч.
Көн-таң атса килә шомлы хәбәр,
Яшәү яме китте...гел көенеч...

...Куя ирененә  туңган кулын, 
Яшьле күзен сөртә  шул бер очтан.
Әллә дога укый, әллә ләгънәт-
Сыя кебек бар да ябык учка.

– Элеккеге кебек түгел диимме-
Сөендерми карга баткан  урам.
Әллә янган микән шушы кар да?!.
Татлы түгел... Тозлы быел буран... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев