Дәрдемәнд: Каләм! Кальбеңдә ни сер бар – гаян ит...
(Татар әдәбияты классигы Дәрдемәнднең тууына 165 ел)
КАЛӘМГӘ ХИТАБ
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар – гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар – сөйлә безгә!
Бабалар кабре янында күңел зар,
Аталар рухының армандәсе бар...
Кара тупрак тулы мәзлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар – гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар – сөйлә безгә!..
ТАЛ ЧЫБЫК
(Ислах сораган шәкертләргә тартамын)
Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыккай, интегеп;
Ялварасың, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең,
Аккан суга күз тегеп.
Япраккайларың кылтырый...
Эчеп канасың килә!..
Йөгрә-кача су чылтырый,
Кояш нурында җылтырый –
Һәм кача ул, һәм көлә!
ЗАМАНА
Нә алтын белгә балчык бу замана,
Белалмыйм: кемгә тансык бу замана?
Уенчак, яшь иде яшьлек көнемдә,
Бүген – карт белгә карчык бу замана!
ШАГЫЙРЬГӘ
Ничөн бу хиддәт, и шагыйрь,
Нәдер бу ярганың ярма?
Эчеңдә бармы йә бер чир,
Вә йә синдә күңел тарма?
Әдиплек шәэнеңи саклап,
Әдәпле сирәт эзләп тап;
Бигүк түрләргә уздырма,
Катаңны да хата мактап.
Бирелмә ул кадәр зарга,
Сиңа көндәш түгел карга;
Вәли бик калкынып очма –
Сакын, тап булма шоңкарга!
Яңылма, и яңа былбыл,
Тикәннән гөлне айрып бел;
Телеңдә хар вә хөсса булса,
Вафаи васләт итмәс гөл.
Ала кошларга бакмакча,
Газизем, булма такмакчы;
Матур гөлләргә бул былбыл,
Нәзакәт багына сакчы!
КОРАБ
Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...
Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.
БЕЗ
Гасырлар кичте китте... кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар, сөрде дәвран...
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандан канча илләр!..
Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,
Җир астында тезелде ку сөякләр!..
Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!
Мөсафир, кем, җиһанга басты ботны,
Биетте ажгырып аны замана...
Өеп чергән өмидне... төртте утны –
Йотып утларны китте... яна-яна...
РӘСЕМ
(Нәвоидан)
Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Биткәенең иң очында миң яраткан;
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан!
БҮЗЛӘРЕМ МАНА АЛМАДЫМ
Гәрчә мин дә бар саналдым,
Ил катар сан алмадым;
Илдә йөрдем, хазлар алдым,
Уйласам – сан алмадым.
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, –
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым.
Уйлагыз: мәгъшука меңләр!..
Мин гашыйк саналмадым!
Кемгә васләт, кемгә өмид
Нигъмәтен бирде фәләк.
Мин өмиднең сул кулындан
Бер сынык нан алмадым.
Кемгә васләт, кемгә өмид!..
Мин сынык нан алмадым!
Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм – таналмадым.
Ни таныйм?.. Таналмадым!
Сезне, милләт кызлары, аһ!
И өмид йолдызлары!
Таң-сәхәрләр эзләп-эзләп,
Бер күреп каналмадым.
И өмид йолдызлары!..
Бер күреп каналмадым!
Исте җилләр ил эченнән,
Иртә-кич салдым колак.
Җил-җиләсләрнең моңыннан
Зәүкы әлхан алмадым.
Кайда бер тау, кайда мәэмүл
Чишмәи абелхаят!
Тез йөгендем, яшь тамыздым, –
Дәрткә дәрман алмадым.
...Дәрткә дәрман алмадым!
Биэре милләт, маэи зәмзәм
Күзләдем еллар буе.
Җитте дәфнем вакыты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!..
Вәйля!..
Дәри-и-и-гъ!
Бүзләрем мана алмадым!..
БӘЛЛҮ
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән, тулгансың!
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансың!
Алмакаем,
Аппаккаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Җилбер-җилбер,
Син бик тилбер –
Күбрәк уйныйсың!
Ал гөлләрне,
Сөнбелләрне
Өзми куймыйсың.
Кил, гөлкәем,
Сөнбелкәем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй бәллү-бәү!
Йокла шунда...
Син төшеңдә
Колын менерсең;
Алмачобар,
Арбасы бар –
Менә күрерсең!
Колынкаем,
Кил, җанкаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Юл юлдашың
Һәм кулдашың.
Сиңа бар эштә
Һәм саклаучы,
Һәм яклаучы
Булсын фәрештә.
Кил, бөдрәкәй,
Фәрештәкәй,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
АБДУЛ АБДУЛИЧКӘ
«Угълым, сиңа әйтәм,
киленем, син тыңла!»
Татармы, армы син – белмим үзеңне,
Гаҗәп, тел боткасын тансык итеп син,
Качаннан бирледер ык-мык итеп син,
Көчәндең – көчкә аңлаттың сүзеңне!
ЯЗ
Яз булды, нисан ява пыскып, карлап,
Таулардан сулар ага гөрләп-шарлап.
Каңгылдап килде аккош белән казлар,
Кайнады кош, тулды күл, тулды сазлар.
Язларның килде җитеп якты көне,
Ишетелде һавада аккош өне.
Талпынып салмак, авыр күк йөзендә
Күренде килгән очып каз дөркеме.
Яз булды, җитте килеп хозур айлар,
Сайрап очты һавага бүз тургайлар.
Рәхәтләнеп маңгрый куй, сыер мөңгри,
Куанып, кешнәп уйный колынкайлар.
Куанып йөгрә киек иркен чүлдә,
Каңгылдап аккош йөзә аукан күлдә.
Сайраша сандугачлар, түгеп моңнар,
Хәйваннар шатлык кыйла уңда-сулда.
* * *
Куанды ил, канат какты мәләкләр,
Шашып, аң-тан, булып шайтан төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урның - үлекләр аймагында.
ВИДАГЪ
Тәгәрәп-аунап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып
Җай искән
Таңгы җилем, исән бул!
Йөгреп-йөгреп
Туктаган...
Яулык болгап
Сыктаган
Нәзкәй билем, исән бул!
* * *
Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә,
Сәламләр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын,
Гарибнең кайтырындан фал карасын,
Ходаендан кавышмаклык сорасын.
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Дәрийгъ, бер гомер икән сөргән элек без,
Йөрер бергә, көлер-уйнар идек без.
Бу көндә Сак белән Соклар кебек без...
Сәламләр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
* * *
Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр –
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев