Дания Нәгыйм: Мин таң булып туган идем яңа, Шәфәкъ булып сеңәм офыкка...
Иелеп кенә су тутыра туташ, Чишмә көен җанга сеңдереп.
ЫШАНАМ
Чишмәләр толымын үрергә
Таң кызы булмадым нигә мин?
Халкымны озата барырга
Ай нуры булырга өйрәним.
Баласын югалткан боландай,
Шашынып йөримен урманда.
Телемне-баламны сагалап,
Мылтыгын төзәүче кем анда?
Кояшның нурыннан челтәрләр
Үрергә өйрәнәм әле бер!
Мин яшим! Мин сулыйм! Һәм, димәк,
Милләтем үсәчәк барыбер!
ЮГАЛДЫМ
Мин эредем күлдә кояш булып,
Мин югалдым күктә тургайдай.
Мин эредем... Тик йөрәгем түрен
Шундый зур таш каплап торгандай.
Мин яңгырдай җиргә сеңдем гүя –
Томырылдым болыт түреннән.
Мин кичләрен йолдыз булып яндым,
Инде бүтән һичбер күренмәм.
Мин таң булып туган идем яңа...
Шәфәкъ булып сеңәм офыкка.
Мең пар канат иде иңнәремдә...
Йөгереп тә булмый, очып та...
Һәрбер сүзең – кайчы каурыйларга:
Таралганнар җиргә мамыклар.
Вакыт дәва, диләр... Тик нигәдер
Яраларны ача вакытлар.
Мин җил идем... Йомшак таҗлар төсле
Битләреңә үттем кагылып.
Сагыш булып яфрак коелганда,
Каеннарга калдым сарылып.
Мин эредем күке моңы булып,
Юатырга һичкем табылмас.
Мин сөрелгән йолдыз – зәңгәр күктән,
Теләсәң дә инде кабынмас.
Мин эредем кар бөртеге булып...
Эссе җәйдә яугач, нишләрсең?
Мин эредем синең йөрәгеңдә...
Җырың булып тибәм... Ишетәмсең?
АГА ЧИШМӘ, КЫЗЛАР КИЛЕР, ДИП
Ефәк күлмәк кигән кыз баланың
Чиләкләре бара серләшеп.
Иңбашына җайлап яткан көе,
Көянтәсе куя эндәшеп.
Иелеп кенә су тутыра туташ,
Чишмә көен җанга сеңдереп.
Йөрәккәе гасыр шашып типкән
Чишмә кызга бирә сер төреп.
Чиләктәге суда коена кояш,
Чума-калка уйный, шуклана.
Ялантәпи узган сукмак янда
Яшьләрдән дә сафрак чык кала...
...Ул көннәрдән байтак еллар узды,
Кыз эзләрен йотты тузаннар.
Туган йортка җыелып, чишмә суын
Күптән инде эчми туганнар.
Кара толымына чәчкә таккан,
Ефәк күлмәк кигән кыз бала
Хәтереннән чыкмый саф чишмәнең...
Йөрәгендә давыл кузгала.
Килер бер көн – килер япь-яшь кызлар,
Көянтәне салып иңнәргә.
Чишмә суын авыз иткәч балкыр
Бит очына кунган миңнәр дә.
Ничә еллар суын һич киметми
Ага чишмә, кызлар килер, дип.
Әллә чишмә акылыннан язган,
Әллә безләр артык тилердек...
* * *
Шыгыр-шыгыр карлар...
Шыгыр-шыгыр.
Итек белән ак кар сөйләшә.
Тып-тыныч кич.
(Ялган, беләм, ялган!)
Эчтән тырнап кемдер эндәшә:
«Шыгыр-шыгыр дөнья.
Әллә кайчан
Көе киткән.
Арба искергән?
Кешелектән дөнья коткарырлык
Яратудай олы хис көтәм.»
Шыгыр-шыгыр килә аяк асты.
Дөнья ап-ак – күзләр чагыла.
Тып-тыныч кич... Ана уйларында
Кайта улын кочкан чагына...
Шыгыр-шыгыр...
ҖАНГА ТУЛА СУЫК
Шашып тибә йөрәк, үзе сулык-сулык...
Тәрәзәләр ватык! Җанга тула суык...
Пыяласы телеп үтте йөрәгемне.
Көзгедә ул минме? Әллә өрәгемме?
Ава, ава анда бер-бер артлы агач!
Ава ата-ана, кайгы яш(е)не суккач.
Тәрәзәләр түгел, күкләр асты өскә...
Күңелемне җыям түмгәкләрдән көчкә.
Кичерегез, кичер! Күккә ашкан җаннар!
Сезне күрсә, елар иң әшәке җанвар.
Дөнья бүген тетри сабый елавыннан...
Бала үкси тартып ата билбавыннан...
Чәчәк таҗы төсле сабый гомерләре
Җиргә ява бүген... Күзләр күмерләре
Хәтерләрдә кала җанны көйдерергә.
«Аллаһ, каршы алчы. Килдек менә бергә...»
Кичерегез, кичер! Зинһар, садә җаннар!
Безгә, белмим, кемнәр ханҗәр кадаганнар? –
Йөрәк тишек, ахры. Җилләр бары үтә.
Без йөрибез Җирдә. Ә сабыйлар – күктә...
МИЛЛӘТЕМӘ
Мин бәхетең синең төземәдем,
Күктән сиңа йолдыз сөзмәдем.
Тик башкалар өмет өзгәндә дә,
Мин өметем синнән өзмәдем!
Гөлләр итеп сүзләр китермәдем,
Тургай моңын сиңа кушмадым.
Тик мин әзер тешем батырырга
Юан бугазына дошманның!
Җаның сыктап, яшең тамган чакта,
Юатучы җилдәй исмәдем.
Тик мин синең биек агачыңның
Ботакларын һичбер кисмәдем!
Син бу җиргә җибәрелгән чакта
Җиде күктән өзелеп төшмәдем.
Тик мин сиңа нәни йөрәгемдә
Мәк таҗыннан сукмак түшәдем.
Тирә-юнең дөрләп янган чакта,
Корабларны суга тезмәдем.
Тик сулышың бетеп торганда да,
Өметемне синнән өзмәдем!
Өметемне синнән өзмәмен!
ГАИЛӘМӘ
Җан капкасын каерып җилләр иссә,
Мин яңгырлар булып түгеләм.
Шул чагында сөю тулы җирдә –
Гаиләм бишегендә тереләм.
Диңгез дулкыннары кубарылып
Бәрелгәндә күңел түренә,
Гаиләм биргән канатларны киеп,
Күтәреләм зәңгәр күгемә.
Беркем күрмәс, беркем белмәс сагыш
Кимергәндә мине эчемнән,
Мин бөредәй шытам янә җиргә
Якыннарым сөю көченнән.
Абынганда тормыш ташларына,
Кан саркыган чакта ярамнан,
Мине сөеп коча газизләрем.
Алар барга Җирне яратам!
КИЛӘЧӘККӘ ТАБА
Чыклы үләннәргә баса-баса,
Киләчәгем, сиңа атлыймын.
Мин көннәрнең иң яктысын эзлим,
Чынбарлыкның балдай татлысын.
Чәчләремне сүтеп назлы җилдә
Алсу таңга каршы барамын.
Йөрәк яна якынайту өчен
Кеше белән бәхет арасын.
Мин ышанам: халкым күген баскан
Соры болыт эреп таралыр.
Яшәү белән бер дулкында типкән
Йөрәкләрдә сөю яралыр.
Туган ягым кырларына язын
Ашлык белән шифа сибелер.
Яше, карты, сабый баланың да
Күзләреннән шатлык сирпелер.
Мең яшәгән горур Казаныма
Баш иярләр илләр сәламләп.
Халкым минем иминлектә йөзәр,
Кальбе аның булыр сәламәт.
Киләчәкнең уеннары, диләр,
Тик киләчәк түгел ул уен.
Мин офыкта ап-ак таңны көтәм:
Җиргә кабат өмет тууын.
ШАРТ
Чү, сөйләшмә! Күрәсеңме,
Өянкеләр оеган.
Йолдызлар иелеп су эчә
Без казыган коедан.
Бәхет артыннан атыла
Августтагы йолдызлар...
Күңел түремдә мәңгелек
Шундый якты йолдыз бар.
Телисеңме, бар йолдызны
Салам ике учыңа?
Тик карашың серлелеген
Алам каләм очына...
ХУШЛАШУ ДОГАСЫ
(Авылдашымның якты
истәлегенә багышлыйм)
Бу – минем хушлашу догасы,
Бу – минем тавышсыз елавым.
Ыжгырып йөгергән поездга –
Тормышның үзенә соңардым...
Былбыллар сайравын йотлыгып
Сер тулы таңнарда тыңладым.
Бу – күчеш. Соң һәм тәү тукталыш.
Үзәнгә утырып тын алдым...
Мин китәм. Мин китәм... Тик калам
Җыр булып күңелләр кылында.
Мин калам балалар йөзендә,
Мин калам әнкәмнең тынында.
Мин яшим хәтерләр катында,
Мин яшим сукмаклар эзендә.
Мин яшим әткәмнең канында,
Мин яшим апамның сүзендә.
Йөрәккә сыймыйча ташыган
Ярату калдырып китәм мин.
Мин сезне офыклар артында,
Ишекләр катында көтәрмен.
МИН СИНЕҢ САГЫШЫҢ
Мин синең сыкрану, cагышың,
Яшь булып гөлләргә тамамын.
Мин синең йөрәккә тоташкан
Кулыңа уелган тамырмын.
Карашың төбендә яшәүче
Әрнүең мин инде, мин инде!
Сагындың, беләмен, сагындың
Бит очын бизәгән миңемне.
Мин синең җаныңда кузгалган
Сөюдән яралган өермә.
Оныт син югалган көннәрне,
Без инде юк күптән.
Көенмә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев