Дамир Гарифуллин: Орчык кебек бөтерелгән дөньяда Борчак чаклы түмгәкләр абындыра...
(Робагыйлар) * * * Тууымның максаты үлеммени – Китәр өчен дөньяга килиммени. Яши-яши гөнаһка батмас өчен, Бер гасыр да яшәми үлиммени.
* * *
Кеше - кеше булсын дип яратылган,
Һәрберсенә өлеше таратылган.
Дөньяга ачу белән караучының
Эченә агу белән кара тулган.
* * *
Куйдыралдык сүзне кирәк җиренә,
Уйдыралдык аны йөрәк түренә,
Дип мактанма, хаталанма, дөньяда
Ярып салган сүзең сирәк күренә.
* * *
Нидәндер бу - үткәннәр сагындыра,
Безне ташлап киткәннәр табындыра.
Орчык кебек бөтерелгән дөньяда
Борчак чаклы түмгәкләр абындыра.
* * *
Син бик кызу, мин бик салкын - шуңадыр
Очраштыкмы җил-бураннар кубадыр.
Күктә салкын, кызу һава кушылса,
Җирдә дә бит җил-давыллар чыгадыр.
* * *
Көн тудымы, уемда дөнья гизәм,
Үземне тереклекнең ханы сизәм...
Чынбарлыкта чабудан язмыш тарта,
Бернигә дә карамый дөнья изә.
* * *
Җир йөзендә мәңге яшәми кем дә,
Сәгать суккач, китеп барырмын мин дә.
Тәндә җаным барда бик тә куанып,
Дөнья йөген күтәрәмен мин иңдә.
* * *
Яшәү-үлем арасы бик тә кыска,
Эһ дигәнче тәкъдирең кертә кышка.
Үкенечләр, үтенечләр өелә
Килми бит юраганнар бер дә юшкә.
* * *
Начарны да күрәсең күзле булгач,
Оҗмахка ишек ачык, изге булгач.
Төп-төз кешене дә бозып күрсәтә,
Бар дөньясы кып-кыек көзге булгач.
* * *
Эзләмәсәң, табылмас энҗе-мәрҗән,
Гайбәт сүз аерылмас көнчеләрдән.
Матур итеп дөньяда яшим дисәң,
Үрнәк ал кеше булган кешеләрдән.
* * *
Яз-җәй яме бетми ул көздән соң да,
Күңелдә дәрт сүнми ул йөздән соң да.
Без үлгәч тә дөнья бетми һич кенә дә,
Дәвам итә яшәү ул бездән соң да.
* * *
Бәхетең - ул күңел сөйгән эшеңдә -
Бу кадими сүзләр мәңге көчендә.
Көчендә ул, беләм, минем өчен дә,
Көчендә ул, ышан, синең өчен дә.
* * *
Тегендә дә, монда да язмыш йөртә,
Сулда да һәм уңда да нидер көтә.
Нинди юлдан уздың? Шуны белмичә,
Авырттырып йөрәкне гомер үтә.
* * *
Кайгыдан да, шатлыктан да елыйбыз,
Хак юлында үзебезне сыныйбыз.
Язмыш уттан алып суга салса да,
Ялгышып та чыкмый безнең тыныбыз.
* * *
Тәкъдир сызган юлны һәркем үтәчәк,
Билгесезлек мәхшәр көнне бетәчәк.
Шуңа соңга кала күрмим диепме,
Җан да беркөн тәнне ташлап китәчәк.
* * *
Ап-ак җанга кара, пычрак ябышмый,
Күңеле төз йөргән - юлын ялгышмый.
Сөйгән парлар - парлы аккошлармыни –
Ялгыз калганы гомергә сагышлы.
* * *
Җанны туңдырып булмый салкын белән,
Җанны яндырып булмый ялкын белән.
Җан үзенчә туңа белә, яна белә,
Яшәгәндә бер булып халкым белән.
* * *
Болындагы һәр чәчәк бал бирәдер,
Бал кортына бал җыю ял бирәдер.
Бал җыюдан туктаса, канат тузып,
Бал корты яшәми ул - җан бирәдер.
* * *
Өскә күтәр йөгеңне, җиргә чүкмә,
Максатыңнан беркайчан артка чикмә.
Булдыралмас эшләргә башың тыкма,
Белгәнеңне белмим дип артка чыкма.
* * *
Бүре сыман җилләр дә улый икән,
Дөньясына сыймыйча дулый икән.
Алсу таң һәм якты көн каршы алса,
Сөенечтән алар да елый икән.
* * *
Күк тулы, ди, бихисап кара тишек,
Фәннең шуңа күзләре бара төшеп.
Юкмы күңел күгендә шундый тишек,
Булса, шуның серләрен кара чишеп.
* * *
Күрәчәгем язылган маңгаема,
Ни язса да үпкәм юк Ходаема.
Хәл ителгән барсы дип, барыбер дә
Барасы килми бит җил уңаена.
* * *
Әллә ниләр кешене камап йөртә,
Ә җаныңны нәрсәдер талап йөртә.
Яши-яши дөньяда шуны белдем:
Күп чакта аяк түгел, тамак йөртә.
* * *
Уфтануым фәкать вакыт тарлыкка,
Гаҗәпләнмә бу дөньяга зар юкка.
Хата булмаганда җиргә килүем,
Гаебем юк, нигә мине ярлыкау?
* * *
Кеше булган кеше уйсыз торалмый,
Уйсыз кеше юлын уңга боралмый.
Юкны бушка аударудан ни файда-
Кибәк чәчеп, беркем бодай уралмый.
* * *
Туктамый эчкәнгә ни дияргә соң,
Аңа савапмы, гөнаһмы өяргә соң?
Тәңрем, Үзең бит, язып маңгаена,
Җиргә аны эчәргә җибәргәнсең...
* * *
Мин - мин дисәм, чынлап көчле булам мин,
Мең яхшылык кылыр төсле булам мин.
Бер шакшылык харап иткәч барсын да,
Үз-үземә шундый үчле булам мин.
* * *
Бу дөньяда кеше кунак микән соң,
Яшәү әллә үзе гөнаһ микән соң?
Абынмыйча сөйрисең дөнья йөген,
Масаймыйсың, кешем, тыйнак икән син.
* * *
Һәр яктан бернәрсә дә килми шартка
Сигезенче дистәсен ваткан картка.
Язмыш ул назлый белми, һаман-һаман
Әйтеп-нитеп тормыйча тибә артка.
* * *
Беркем белми алда ниләр көтәсен,
Дөнья - кыямы, тузанмы итәсен.
Гел яхшылык җирдә өмет итәсең,
Мәхшәр көннәр тиз узганны көтәсең.
* * *
Үз сыртыңа йөкне ныграк өя бел,
Кайгыда да мин бәхетле дия бел.
Кем булырсың анда белмим, ә монда
Кеше булган кеше өчен көя бел.
* * *
Хәсрәт әҗәл түгел бит ул - яшь койма,
Җәллад түгел, түмәренә баш куйма.
Хәсрәт арты шатлык ерак йөрмидер,
Арасына өелмәгән таш койма.
* * *
Еллар уза көннәр көнгә ялганып,
Гомер алда диеп йөрмә алданып.
Яшьтән эшкә өйрәнмәсәң, картайгач,
Эшең шатлык бирмәс, әйтәм алдан ук.
* * *
Мәңге яшәү язмаган беркемгә дә,
Сузып булмый гомерне бер көнгә дә.
Тарлыкларга сыялмаган кешеләр
Йөри бирә, сыялмый иркенгә дә.
* * *
Җаным беркөн очып китәр галәмгә,
Сылтау ясамас төгәнгә-фәләнгә.
Андый мизгел килер әле ашыгып,
Шигырь языйм дип тотынгач каләмгә.
* * *
Шылт итсә дә, куркак эт кереп кача,
Үзгә, ятка карамый, өреп кача.
Белми ул өй сакларга куелганын –
Саксыз өйне караклар кереп баса.
* * *
Яшьлек узып киткәч кенә эч яна,
Игътибарны бирмәгәнбез һич аңа.
Картлык килер дип берәү дә уйламый,
Мәңге япь-яшь торыр кебек ич аңа.
* * *
Яшь чакта ни теләргә дә белмисең,
Сиксән-туксанга җитәргә телисең.
Уйламыйсың шундый яшькә җиткәннәр
Ник картлыкны хурлап, сүгеп сөйли соң?
* * *
Картлыгыңа китерә яшьлек эзе.
Китә яшьлек, сау бул, дип дәшми сүзен.
Хәлен аңлый тик үзе тарган кеше –
Сөйли фәкать халәтен яшьле күзе.
* * *
Чир-чир инде, хафага салып үтә,
Дару эзләп аяклар талып бетә.
Сузылса да, яшьлек чире бер бетә,
Картлык чире дөньядан алып китә.
Сарман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев