Дамир Гарифуллин: Ни дип әйтергә белмәгәч, Яшьләр тама күзләрдән...
Дамир ага Гарифуллинга шушы көннәрдә 85 яшь тулды.
Танылган шагыйрь, язучы һәм галим, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Дамир ага Гарифуллинга шушы көннәрдә 85 яшь тулды. Без каләмдәшебезне олы гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм иҗат куанычлары теләп калабыз.
БИК САГЫНГАН ЧАГЫМ БУЛЫР…
Йомшак җилләр көтмәгәндә
Чәчләреңне тарап үтсә,
Иртүк торып, тәрәзәңнән
Нурлы кояш карап китсә,
Бик сагынган чагым булыр,
Бик табынган чагым булыр.
Тын һавада бөтен дөнья
Ипләп кенә җырлап торса,
Искә төшеп бергә чаклар,
Күңелеңне нурлап торса,
Бик сагынган чагым булыр,
Бик табынган чагым булыр.
Ялгыз гына йоклаганда,
Матур-матур төшләр күрсәң,
Иртән торып, оча-оча,
Җырлый-җырлый эшләп йөрсәң,
Бик сагынган чагым булыр,
Бик табынган чагым булыр.
ЙӨРӘК СИҢА АШКЫНА
Чыгам да урамнарга,
Югалам бураннарда.
Яннарыңнан кырык урыйм,
Уйланып торганнарда.
Янәшә гомер буе
Бергә барырга уем.
Аерым яшәүләр кыен,
Тормыш ул түгел уен.
Йөрәк сиңа ашкына,
Күзе тулы яшь кенә.
Җырлап туймас дөньясы,
«Яратам» дип дәш кенә.
Басылыр бураннары ла,
Тын калыр урамнары.
Яратуыма шикләнеп
Карама моннан ары.
Дулатмыйк бураннарны ла,
Елатмыйк урамнарны.
Йөрәктәге сөю җыры
Шаулатсын урманнарны.
Әллә нишләттең җанымны
Сиксәнем тулганнарда.
Чыгам да урамнарга,
Югалам бураннарда.
ШАЛТЫРАТ
Шалтырат, бер шалтыратсаң,
Куана тиле җаным.
Уяна хәтта сискәнеп
Кәрәзле телефоным.
Тарала ялгыз башымны
Иләгән сагышларым.
Наз китерә күңелемне
Биләгән тавышларың.
Бер сөйләшү бәйрәм ясый –
Күп кирәкмени безгә.
Кояшыбыз баеганда,
Нур өстик төнебезгә.
Юл куймыйк әле тормышта
Саргаеп кибү өчен.
Хәл белү җитә йөрәккә
Ирәеп тибү өчен…
* * *
И йөрдек тормыш дигәннең
Киртәсен вата-вата.
Китеп барабыз дөньядан
Гөнаһка бата-бата.
* * *
Уттан яралгансың бугай ла син,
Дөрләп кабынырга торасың.
Үзең сиңа язган шигыремә
Үлеп табынырга торасың.
Шундый итеп кенә беләм сине,
Яраттырдың инде шулай син.
Яндырасың мине, көйдерәсең,
Уттан яралгансың бугай син.
* * *
Шайтан коткысы яман ул –
Тынычлыгыңны җуя.
Шикләнүне, хуҗа итеп,
Күңелгә кертеп куя.
Хатын иреннән көнләшә,
Ә ире – хатыныннан.
Шикләнә башлый кешеләр
Дуслары, якыныннан.
* * *
Ярый әле, димен кайчагында,
Халык арасында үскәнмен –
Картайгач та аера белмәс идем
Кайдан нинди җилләр искәнен.
* * *
Түрәләрнең бөтен сөйләгәне
Матур ялган икән, үскәнем.
Яшьлегемне жәлләп, еллар үткәч,
Сабый кебек куям сискәнеп…
* * *
Тәүлекләргә хәтта биргесез.
Чибәрләрне күрсәм, шашып сөям,
Ни күрәсем генә билгесез.
Ә сез менә шуны белгән кебек,
Юләрдер бу, диеп тиргисез…
ГАРЕПКӘ КЕРЕП КИТӘБЕЗ…
Гарепкә кереп китәбез,
Барган чакта гарешкә.
Нишләмәк, инде барчабыз
Күнеккән үзгәрешкә.
Үстерәбез дип, авылны
Өзлексез үзгәртәләр,
Авыл элеккечә яши
Алмый, дип искәртәләр.
Агарта торгач дөньяны,
Тормыш каралып беткән,
Гасырлар буе яшәгән
Авыл таралып беткән.
Уңай диеп башлаган эш
Гел кирегә үзгәргән.
Ни дип әйтергә белмәгәч,
Яшьләр тама күзләрдән…
АПТЫРАДЫМ ӘЛЕ СИНЕ КҮРЕП…
Аптырадым әле сине күреп,
Күзкәйләрең эчкә баткан ич.
Шаяруың олы сөю белән
Бәхетсезлек булып кайткан ич.
Моң-сагышка сине аткан ич,
Кайнар йөрәгеңне ваткан ич,
Күреп торам: башың каткан ич,
Күзкәйләрең эчкә баткан ич.
Сөю белән уйнау каккан ич,
Юлларыңа хәсрәт яткан ич,
Гомер инде судай аккан ич,
Күзкәйләрең эчкә баткан ич.
АҢЛАМЫЙСЫҢ ШУНЫ
Уянуга искә төшәсең син,
Уйламаган көнем юктыр ла.
Утлар йотуларым хәттин ашкан,
Син дә инде утлар йоттырма.
Эчем пошкан чакта сөйләшергә,
Серләшергә миңа син кирәк.
Бер мыскал да шатлык тапмаганда,
Сагышларым җыям мин, көрәп.
Сөйләшердәй ятлар бар инде ул,
Серләшердәй кеше кирәк ич;
Туңган чакта җанга җылы өреп
Эндәшердәй кеше кирәк ич.
Әрләшергә күпләр бардыр да ул,
Гөрләшердәй кеше син генә.
Моны инде күптән аңладым мин,
Аңламыйсың шуны син менә.
* * *
Бәхетлеләр табыша да,
Таныша да кавыша.
Бәхетсезләр мавыгуны
Мәхәббәт дип ялгыша.
САБЫРЛЫКЛАР ҖИҢӘ АВЫРЛЫКНЫ
Сабырлыклар җиңә авырлыкны,
Гомер буе җирдә сабыр бул.
Һәр хатын-кыз – Зөһрә, Зөһрә инде,
Син үзең дә һәрчак Таһир бул.
Син дә сөйсәң сине сөйгән ярны,
Чып-чын егет бу дип, ул сөяр.
Бәхетеңнән башың әйләнмәсен,
Бик масаеп китмә – күз тияр.
ЕРАКЛАРГА КИТСӘМ, САГЫНА БАШЛЫЙМ
Еракларга китсәм, сагына башлыйм,
Җанда тоташ сагыш ярала.
«Сарман» җырын эчтән шыңшысам да,
Шул зур сагыш бераз тарала.
Капкаларын ачып куя кебек
Кара төндә Киек Каз Юлы.
Күрми генә йөрим икән әле:
Тирә-ягым минем наз тулы.
Таң атуга, кояш йөгереп чыга,
Әй иркәләп коя нурларын.
«Сарман» җырын эчтән шыңшысам да,
Кими читтә сагыш-моңнарым.
КАРТАЮГА БАРГАН САЕН
Картаюга барган саен,
Кан суына тәннәрдә.
Картлык шатлык түгел шул ул,
Ис китәрми ямьнәр дә.
Унсигездә, унтугызда
Гашыйклар булганбыз ла.
Шуны аңламый, каядыр
Ашыккан булганбыз ла.
Янып көйгән ул вакытлар
Бер эзсез үтмәгән лә.
Кайнар йөрәкләребезнең
Җылысы бетмәгән лә.
Шуңа гомер кышында да
Өшеми, туңмый калам;
Тәннәремне җылытырлык
Җаныма җылы алам.
* * *
Шигырь булып җаннан чыга
Сиңа булган ихтирамым.
Ятлыйсыңмы, саклыйсыңмы,
Ансы синең ихтыярың…
МӘХӘББӘТНЕ ТАТЛЫ ДИЛӘР...
Мәхәббәтне татлы диләр,
Ачы да була икән;
Язгы ташкыннар шикелле
Ярсу да була икән.
Пыяладай ватыла ул,
Уала ул, таптасаң.
Гомер буе сөендерә,
Кадерләп гел сакласаң.
Чын мәхәббәт нинди диеп,
Ник миңа бәйләнәсең.
Ярар, әйтим, сакламасаң,
Нәфрәткә әйләнәсен.
Мәхәббәт – тылсым иле ул,
Бозма ырымнар белән.
Сөю очкыннары чәчсәң,
Кояш борынлар, беләм.
Мәхәббәт татлы, диләр лә,
Була бит ул ачы да.
Кемнәргәдер бу дөньяда
Ошамый бит кайсы да.
Андыйларның бер бәрәкәт
Булмыйдыр йортларында.
Җан җылы тапмый, янмасаң
Мәхәббәт утларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев