Чыңгыз МУСИН: Аңлап булмый әле һаман да, Килеп кердек сәер заманга...
Шагыйрь Чыңгыз Мусинның тууына 90 ел
* * *
Төннәрендә уянам,
Көннәр буе уйланам.
Бик тиз генә китмәм әле
Ошбу якты дөньядан.
Аласым юк инде югын,
Тик бераз бирәсем бар.
Бурычлардан азат булган
Көннәрне күрәсем бар.
Яланнарга барасым бар,
Печәннәр чабасым бар.
Гамәлдә сарыф кылырлык
Саулыкның чамасы бар.
Хислеләргә шигъри җептән
Келәмнәр тукыйсы бар.
Басмада нәшер ителгән
Юлларны укыйсы бар.
Кимсетелгән инсаннарны
Назлап иркәлисе бар.
Мәкерле, залим затларның
Юлын киртәлисе бар.
Ерак бабамнар таптаган
Юлларны үтәсе бар.
Тарих серләрен саклаган
Йомгакны сүтәсе бар.
Чәчкәннәрне урасы бар,
Әвеннәр корасы бар.
Булганына шөкер кылып,
Шатланып торасы бар.
Төшләргә кереп йөдәтә
Яшьлекнең яшел мәле.
Башкарасы эшләрем күп,
Димәк, мин яшим әле!
ТУФАН ДУСКА
Син милләтнең иҗат дәрьясында
Туфан суы булып калыктың.
Телен җуйган маңкорт арасында
Бер терәге булдың халыкның.
Остазым да булдың кирәк чакта,
Күп вакытта булдың киңәшчем.
Күңелеңдәге рухи байлыгыңны
Һәркемгә дә тигез өләштең.
Замандаш та, якын дус та идең,
Йолдыз булдың милләт күгендә.
Миңа булган изге хисләреңне
Әле дә саклыйм күңел түрендә.
Мөнбәрләргә мендең, киңәш бирдең,
Ялгышлардан сабак алырга.
Болгавырлы шушы заманада
Кешелекле булып калырга.
Безгәме соң сиңа тиңләшергә?
Син бит безнең алтын багана.
Милләтенең синдәй улы булган
Милләт кенә бөек санала.
ТОРМЫШ ТӘГӘРМӘЧЕ
Аңлап булмый әле һаман да,
Килеп кердек сәер заманга.
Килер көннәр серле, томанлы,
Язмышларга безнең уралды.
Арынмадык тәүге ярадан –
Язмыш сыный безне яңадан.
Без бит инде кат-кат сыналдык,
Тирләр белән җирне сугардык.
Күпме генә җәфа күрмәдек,
Тик исән без, әле дә үлмәдек.
Ипи диеп үлән ашадык,
Татар булып һаман яшәдек.
Тормыш әлифбасын өйрәндек,
Хәзер инде килеп терәлдек.
Тормыш тәгәрмәче чигенә,
Әйләнә ул никтер кирегә.
Әүвәлгегә кайтып барабыз,
Юк шул инде бүтән чарабыз.
Күпне күрдек, шуңа күрә без
Яшәү серен яттан беләбез.
Сыер диеп кәҗә саварбыз,
Яшәү өчен әмәл табарбыз.
Атлар бетсә, үгез җигәрбез,
Авырлыкны шулай җиңәрбез.
Ыштан тузса ямап киярбез,
Чабаталы кызлар сөярбез.
Салам белән түбә ябарбыз.
Барыбер берәр әмәл табарбыз.
УЧАКЛАР
Сәхрәләргә чыгып учак яксаң,
Пыскып сүнә аның күмере.
Пыскый-пыскый бары да янып бетә,
Шуңа охшаш кеше гомере.
Учак сүнә, ләкин көле кала,
Гөлләр үсә яккан урында.
Кеше дә бит җирдән китеп бара,
Җыры кала килер буынга.
Мин дә, ахры, тиздән югалырмын,
Картлык килде, әрни буыннар.
Юксынырмы мине учак яккан,
Ялгыз печән чапкан урыннар?
Тик теләмим ләкин бу дөньядан
Эзсез-нисез генә китәргә.
Мин үземә изге бурыч алдым,
Шул бурычымны телим үтәргә.
Сизелми дә гомер узып китте,
Тормыш йөген иңгә күтәреп.
Тик нигәдер изге теләкләрең
Тормый икән бары да үтәлеп.
Бәлкем, җирдә озак торырмын да
Сезнең белән бергә булырмын.
Әтиләре эшкә чыгып киткәч,
Сабыйларын карап торырмын.
Сәхрәләргә чыгып учак яксам,
Сүнмәс, бәлкем, минем учагым.
Оныкларым килсә, каршы алыр
Җәеп җылы ялкын кочагын.
Тик һәркемнең соңгы язмышына
Чик сызыгы күптән сызылган.
Пыскый-пыскый бары да янып бетә,
Тәкъдир җитә, гомер узылган.
Пыскып янган көлле күмер кебек,
Килми әле никтер сүнәсем.
Оныкларның учак тергезгәнен
Килә әле минем күрәсем.
* * *
Иж буенда күптән йөргәнем юк,
Анда гүя юллар өзелгән.
Бүген менә чыгып киттем әле
Төнлә йөргән болан эзеннән.
Без кичергән еллар кайтавазын
Гел кабатлап булмый тоташтан.
Тойгыларым шушы эзләр буйлап
Иж буена барып тоташкан.
Бездә генә кебек алсу таңнар,
Күксел томан, матур иртәләр
Күңел кылларымны чиртәләр дә
Балачакка алып китәләр.
Туган якта туып канатланган
Балачакны онытып буламы?
Замандашлар китте еракларга,
Бушап калды авыл урамы.
Төнлә йөргән җәнлек эзләреннән
Яр буйларын күпме айкадым,
Үткәндәге авыр тойгыларны
Йөгерек дулкыннарда чайкадым.
Яшьлегемә кире кайткан кебек,
Иж буйларын урап кайтамын.
ХУР ИТМӘГЕЗ ГАЗИЗ ТЕЛЕМНЕ!
Түрә булып җирдә яшәмәдем –
Үз-үземә үзем түрәмен.
Бу дөньяның чиксез матурлыгын,
Хозурлыгын күбрәк күрәмен.
Ярый әле яшим туган җирдә,
Язган монда гамәл кылырга.
Ташка түгел, җиргә басып йөрим,
Гомерем уза изге урында.
Ярый әле маңкорт булмаганмын,
Янам изге телем турында.
Нәселемә язма берүк, Тәңрем,
Үз теленә дошман булырга.
Язмыш бүләк иткән бу гомеремдә
Үз телемдә горур сөйләшәм.
Бу дөньяда яшәү яшәүмени,
Милләтеңне әгәр сөймәсәң?!
Ике телне кушып болгаталар,
Әрнетәләр никтер күңелне.
Үз телеңне хурлау олы гөнаһ,
Хур итмәгез газиз телемне!
* * *
Авыл яши бер зарланмый гына,
Чишмә суы тулы улакларда...
Чишмә суын эчеп үскән күпләр
Еракларда инде, еракларда.
Күпләрне бит башка тарафларда
Читләр корган җәннәт кызыктыра.
Ятим калган авыл өсләреннән
Агымсудай еллар узып тора.
Без таптаган таныш сукмакларны
Каплап китте инде кыргый үлән.
Замандашлар инде сирәгәя,
Җир куенына керә берәм-берәм.
Кемдер куйган чишмә улаклары
Чүпләнерләр, мүкләнерләр инде.
Бик күпләрнең гамьсез йөрәкләре
Мүкләнделәр бугай күптән инде.
Җылы җәйләр ел да кабатлана,
Җир җылысы туган тарафларда.
Тал-тирәккә кунып тәүге тапкыр
Җырчы кошлар монда канат кага.
Авыл халкы гади, җыйнак кына,
Гомер итеп ята тыйнак кына.
Тик нигәдер заман чыбыркысы
Авыл сыртын әле дә кыйнап тора.
Көмеш сулар ага улаклардан,
Түбәсенә кошлар кунаклаган.
Авыл тарафына ара-тирә
Сагыну хаты килә ераклардан.
АЕРЫЛЫР КӨННӘР ҖИТӘР
Кем уйлаган бу гомернең
Сизелми дә үтәсен.
Бу дөньядан минме алдан,
Синме алдан китәсен?
Гомер үтте, узалмадык
Хәзинә сараена.
Үзең хәзинә булдың син
Мин урам малаена.
Төш кенәдер бергә үткән
Бәхетле мизгелләрем.
Үпкәләгән чагыңны да
Үземә сиздермәдең.
Яшәгән саен инандым
Күңелең аклыгыңа.
Күпме куаныч китердең
Мин малай актыгына.
Килер рәхимсез минутлар,
Аерылыр көннәр җитәр.
Синме мине, минме сине
Юксынып гомер итәр?
Җитәкләшеп китүләр юк,
Инде нихәл итәрсең?
Мәхәббәткә безнең кебек
Кем табыныр икән соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев