Чулпан Зариф: Әни, минем җырымны да җырлачы...
Әти утырткан чия агачына Кунып сайрар бер сандугач булсамчы...
АК ДИҢГЕЗНЕҢ КҮЗ ЯШЕДӘЙ ТОЗЛЫ СУЫ...
* * *
Диңгез арттан килеп, кулларымнан сөйри.
Диңгез миңа бүген синең хакта сөйли...
Диңгез миңа бүген, алып кочагына,
Кояш белән бергә бүләк итте сине!
Энҗе ташлар сибеп аяк очларыма,
Син сөярлек итеп, башта үзе сөйде...
Диңгез исе килгән кайнар учларыма
Менә синең йомшак иреннәрең тиде...
Кояш үпкән битнең алтын очларыннан
Иреннәрең, сусап, нурлар эчте инде.
Диңгез арттан килеп, кулыбыздан сөйри...
Синең йөрәк, мин, ди, минем йөрәк, син, ди!..
* * *
Клеопатра! Сөйгәнеңнән сиңа бүләк –
Ак диңгезнең күз яшедәй тозлы суы.
Бу җирләрнең гүзәллеген синнән көнләп,
Яр буеннан карап торган күпме сылу!..
Ә мин бүген үзем – синдәй, хуҗабикә
Бер егетнең тәүге сөйгән йөрәгенә.
Көнләп түгел, көнләштерер бер халәттә
Яр буенда басып торам әле менә...
Антонийга әйттең микән рәхмәтләрең?
Хәбәрем юк син сөелгән ул дәвердән.
Бүген – безгә, ярым белән, рәхәтләнеп,
Диңгез суын, күз яшедәй, эчү бергә...
* * *
Хөрмәләр өлгерә, бананнар...
Илендә, өендә шул алар.
Минем күк бер гариб түгелләр
Кояшка үрелгән бу гөлләр.
Минем күк сагынмас ватанын
Бу диңгез, ватаны юк аның...
Ә йөрәк сызлана, үтенә:
Үкенмә! Үкенмә, үкенмә...
Хөрмәләр өлгерә, бананнар.
Бу хәлне, бу гамьне кем аңлар?..
* * *
Бөтен дөньясында бер бушлык...
Әллә көннәр көзгә авышты?..
Туган-үскән җирдән кошлар да
Тиздән килеп җитәр кышларга.
Ә соңыннан тагын китәрләр,
Минем күңелемне битәрләп...
Төн уртасы... Күрше йортларда
Кайгысызлар ятты йокларга...
Айга нәрсә! Тула да кими.
Туган җир дип, чит җир дип белми...
Агачлар да коймас яфрагын, –
Яшел калып, яшәрләр тагын.
Ә шулай да нидән бу бушлык?
Күңел, синме көзгә авыштың?!.
* * *
Көз, әллә син әрсезләнеп алдыңмы, –
Нидән уңа чәчләремнең алтыны?..
Артта калган еллар, юллар, шәһәрләр
Сагыш тулы тавыш белән дәшәләр.
Дөнья киң, дип кемнәр әйткән? Тар бит ул!
Кайту белән тәмамлана һәр китү...
Нечкә күңел саз кылыдай моң тулы.
Күңел серен чишәр икән кем кулы?..
Агачларга пәрәвезләр эленгән.
Хисләр күптән чыра кебек теленгән...
Күзләремдә сары яфрак яңгыры...
Юк, еламыйм! Күзләр яфрак күк коры.
* * *
Терекөмеш төрек-татар бер угыл!
Хәзердән үк кыйтгаларга сыймый ул.
Ишарәт бармагында бер миңе бар,
Сәгыйть Рәминеке кадәр «мин!»е бар!..
Аңа – шигырь, аңа – дога, игътибар...
Ул дигәндә «бар» да юктыр, «юк» та бар!..
* * *
Зәйтүн күзле улым минем,
Син тугач,
Алмаларны тешләп йөрде
Сандугач.
Башын кырын салып,
Карап тәрәзгә,
Бал кортлары бал тутырды
Кәрәзгә...
Күрше-күлән килсә диеп,
Ишеккә,
Тәлгәш-тәлгәш миләш элдем
Бишеккә.
Ул көн әле хәтеремдә
Һаман да:
Пәрәвезләр очып йөрде
Һавада...
Ә яңгырлар туктап торды
Син тугач,
Зәйтүн күзле нәни улым –
Сандугач!
* * *
Ап-ак чәчәктә, күр, өрек агачы!..
Ә күңелгә тансык үз алмагачым.
Бал кортлары кунды микән юкәгә?
Мин дә бер юкә агачы булсамчы!..
Яисә Арчадагы бакчабызга
Ләйсән яңгырыннан төшкән бер тамчы.
Кеше китә – җыры кала, дигәннәр...
Әни, минем җырымны да җырлачы!..
Әти утырткан чия агачына
Кунып сайрар бер сандугач булсамчы...
ӘФЛИСУНЛЫ КӨЗЛӘР
* * *
Бадəмнəр чəчəктə... Һавада – бал исе..
Яз белəн килгəнсең, яз булып кал, дисең...
Булмас шул... Куйса да күңеллəр җилкенеп,
Мəңгелек түгел без, йѳгəнсез җил кебек.
Җил... Җирнең хəтерен яшəткəн риваять...
Мəҗүси китаптан өзелгəн бер «аять»...
Исəр дə, тузгытыр чəчəклəр галəмен,
Очыртыр күклəргə язның ал əлəмен...
Илемнең дəүлəтле язларын уздырып,
Чулпылар чыңлатып, толымнар туздырып,
Сүндереп даланың мең еллык учагын,
Имəндəй ирлəрнең суытып кочагын,
Иделдəн килгəнме? Шул якка китəме?
Сагышлы ирендə мəҗүси җил тəме...
Чарасыз бадəмнəр бəс кебек чəчəктə.
Җил белән китəсе, яз булып килсəк тə...
* * *
Бу ни гаҗəп иртə! Кəлтə елан ташта,
Башын сузып күккə, нурга күмə тəнен.
Кояш – юмарт. Кояш һəр кѳн яңабаштан
Килə бу дѳньяга, бозып тѳн матəмен.
Кошлар гаҗəп... Кошлар, басып юл читенə,
Карап кала арттан, кырын салып башын.
Лалə чəчəк аткан... Белмим, ничек кенə
Шытып чыга алган бəгыреннəн ташның!..
Ташбакалар чыккан кояш җылысына,
Таш калыпка салып кѳрпə күңеллəрен.
...Эрбет агачының һəрбер ылысыннан
Чыклар тама.
Җылы.
Тик җəй түгел əле...
* * *
Учларымда – мѳлдерəмə күңел...
Түгелəсең килсə – əйдə, түгел!
Бармак очларымнан – тезлəремə,
(Эссесенə генə түзəрмен лə!..)
Тезлəремнəн – аяк очларыма,
Җирнең тетрəп торган кочагына.
Түгел, күңел, яшькелт күзлəремнəн –
Əфлисунлы, җылы кѳзлəренə!
Түгел, əйдə, мѳлдерəмə күңел, –
Чит булса да җире, шул ук күге!..
...Күңелемнең кайнар күлдəвеген
Әлсерәгән кояш эчсен бүген!
...Күңел бит ул җиргə махсус түгел,
Җирне җиңеп, күккə күчə күңел!..
* * *
Син яшәгән ул якта
Тауларга карлар яткан...
Ә мин монда тауларга
Йөрим сагыш ауларга.
Агачлар арасыннан
Болан баласы сыман
Ялваргандай үземә
Сагыш карый күземә...
…Үзәннәргә таулардан
Агыла куе томан.
Эрбетләрнең ылысын
Кочып, килә елыйсыйм...
* * *
Күкрәгемә ятып нигәдер күк елар...
Р.Зәйдулла
Күкләр ятып елар кайнар күкрәгемә...
Җирдә җанга якын зәңгәр Күкләр генә...
Юк, аңламас мине таштан шыткан агач, –
Күкләр хозурында гына җан ялангач!..
Юк, аңламас таулар, юк, аңламас диңгез, –
Җан Җир белән түгел, Күкләр белән тигез!
Җанны биләп алган бу гамь бик күптәнге:
Сулыш белән бергә өргән аны Тәңре...
Күкләр көтә, сорап кайчан киләсемне...
Ничек кенә китим Җирдән, ташлап сине?!..
Җиһан бишегендә үксеп елый күңел:
Күктә бергә булыйк! Җирдә – бергә түгел...
КӨЗГЕ ДИҢГЕЗ
Учларымда – диңгез кабырчыгы.
Зәңгәр соңсызлыкның энҗе чыгы...
Мәрҗән урманнарын иңләп үскән
Диңгез кызларының уенчыгы.
Кабырчыкны колагына куеп,
Диңгез тыңлый улым-кыланчыгым...
Көзгә кердек. Җиләс... Ишетелә
Ерактагы авазларның чыңы...
Диңгез шаулый... Аһ, аера белсәк
Кабырчыкта булганыннан чынын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев