Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бар теләгем: сөйгән халкым Чыксын иде иреккә...

(Җәлил һәм аның көрәштәшләреннең һәлак булуына 80 ел)

Муса ҖӘЛИЛ

ШАГЫЙРЬ 

Төн утырып шагыйрь шигырь язды, 
Ак кәгазьгә тамды яшьләре. 
Тышта давыл иде; бертуктаусыз 
Күк күкрәде, яшен яшьнәде. 

Җил ишектән кереп өстәлдәге 
Кәгазьләрне чәчте, туздырды. 
Аннан чыгып тышка, йөрәк яргыч 
Ачы тавыш белән сызгырды. 

Тау-тау булып дәрья дулкынланды, 
Яшен сукты калын имәнне. 
Эчпошыргыч шомлы тынлык басты 
Тирәдәге карсак өйләрне. 

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә 
Ут балкыды көннән яктырак. 
Давылланып, аның йөрәгеннән 
Ак кәгазьгә хисләр актылар. 

Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, 
Язганнарын җыйнап яндырды. 
Үзе китте чыгып... 
                     Җил басылды, 
Давыл тынды, ал таң кабынды. 

Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? 
Нинди хисләр аны ярсытты? 
Язганнарын биреп җил иркенә, 
Таңда үзе кая ашыкты? 

Сез сорагыз аны исәр җилдән, 
Яшеннәрдән, дулкын тавыннан; 
Һәм сорагыз, ямьсез төнне куып, 
Таң тудырган көчле давылдан.


ҖЫРЛАРЫМ

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю –
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.


Абдулла АЛИШ

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҖЫР

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.

Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.

Ничек тели җаның, шулай яшә,
Кара кашлы кызлар үзеңә,
Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,
Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын.


КӨТМӘ ИНДЕ, КӨТМӘ...

                         (Әнигә багышлыйм)
Ана үрдәк бәбкәләре белән,
Ә син ялгыз үзең барасың,
Син көнләшеп аның бәхетеннән,
Моңсу гына озатып каласың.

Кайда китте синең балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,
Кайтырлар, дип, киткән юлларын.

Былтыр койган алма какларын син,
Чикләвекләр җыеп киптереп,
– Аларга! – дип, һаман саклыйсыңмы
Сагыш белән көтеп, тилмереп.

Төшләреңдә һаман алар белән,
Көндезләрен укып хатларын,
Теткәләнгән кәгазь битләренең
Һәрбер сүзен инде ятладың.

Язлар килер чәчәк исе бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар,
Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге
Бертуктаусыз янган кайгылар.

Бал кортлары очар, күбәләкләр
Берсен-берсе куышып уйнарлар,
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да,
Куандырмас сине тугайлар.

Җир тетрәгән давыл уты, бәлки,
Карлар белән эреп югалыр,
Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә
Кавышу хисе кабат кузгалыр.

Өчесенең берсе кайтмасмы дип,
Син көтәрсең һаман аларны,
Ишек каккан саен кочакларга
Хәзерләнеп сөйгән балаңны.

Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
Җир куенында ята улларың,
Чәчәкләргә биреп, илгә булган
Мәхәббәтле керсез уйларын.


Рәхим САТТАР

ХАЛКЫМ ӨЧЕН

Көнчыгышта алсуланып
Ата ал таң.
Күккә калкып таулар күренә,
Гүя калкан.

Алга карыйм. 
Анда ята
Томан һаман.
Ерак Туган илдә яши
Газиз анам.

Коралдашлар яу кырында!
Кайда соң мин?
Кем мин сиңа, ятиммени?
Әйт, Туган ил!
Бар хәсрәтең, бар михнәтең
Миңа уртак.
Син генә сук, син иркәлә,
Син мине как.

Ләкин син бел: һәр сулышым,
Барлык көчем
Синең өчен, Туган илем,
Синең өчен!


ӘНКӘМ

Бәлки, син дә хәсрәт чигәсеңдер, 
Сатылган, дип, улым дошманга. 
Юк хәбәргә һич тә ышанма!

Аяк бәйле бүген, кул богаулы, 
Ашар ашлар, ширбәт агулы, 
Торак суык, ләкин тәмугы 
Ул гомернең. Канат кагуы 
Биредә мөмкин түгел күңелгә, 
Хәсрәт ята бүген күңелдә. 

Талпынса да күңел, ни файда бар 
Батырларын җуйган иленә?! 
Тагын кылыч тагып билеңә, 
Чыксаң иде дошман янына, 
Байрак кагып көрәш тавына!

Дөрес түгел, ялган хәбәр ул, 
Балаңа бер иманыңда бул! 
Сиңа биргән изге антында, 
Туган илнең ирке хакына 
Биргән антын бозмас халкына!


Абдулла БАТТАЛ

ИДЕЛ

Тирә-ягы аның яшел камыш, 
Җил тирбәтә ярсу Иделне! 
Дулкыннарга кояш нуры белән 
Сәлам хатлар язган шикелле.

Бар кайгымны онытып, мин дә элек 
Кочагында йөздем Иделнең; 
Минем кебек хәзер күңел ача 
Күп яшьләре туган илемнең.


Әхмәт СИМАЙ

ИКЕ ГАСЫР

Урам сафы. Көз. Төн. Электрлар 
Якты сибә урам йөзенә. 
Ә түбәндә, җир күкрәген ярып, 
Метро тоннельләре төзелә.

Мәрмәр төсле балчык катламнары, – 
Көрәк керми, баса йөрәккә. 
Күгелҗем җир тетелеп тора, йомшак, 
Үзе керә кебек көрәккә. 

Менә шундый тирәнлектә көрәк 
Көтмәгәндә тиде сөяккә.
Искиткеч хәл: кара җирдә ап-ак 
Кеше башы сөяген күрәмен. 

Табышмактай уйлар килә никтер, 
Кансыз башны жәлли йөрәгем.
Әй син, кеше! Бу баш сөягең генә 
Калган. Үзең череп беткәнсең. 

Әйтә алмыйм, күпме еллар буе 
Шунда ятып, мине көткәнсең.
Их, беләсе килә: нишләдең син? 
Таш дәверендә әллә тордыңмы? 

Ут чыгарып, таштан корал ясап 
Үзеңә бер тормыш кордыңмы?
Күрмисең син. Карый алсаң иде 
Бүген безнең илнең йөзенә, –
Нинди якты, нинди ямьле тормыш, 
Нинди матур, шат ил төзелә!
Ә бәлки, син хайван кебек йөрдең, 
Кара урманнарда адашып? 

Өйсез, илсез, тормыш тәмен күрми, 
Дөнья серен белми, саташып?
Әллә, юкса, ирексезлектә 
Нужа, хәсрәт, коллык күрдеңме? 

Әллә, бөек иркенлеккә сусап, 
Кешелек бәхете өчен үлдеңме?
Әйтә алмыйсың... Тик мин генә бушка 
Җансыз баштан бик күп сораштым. 
Ләкин сиңа минем көрәк тигәч, 
Ике гасыр булып очраштык.


Гайнан КОРМАШ  

СОҢГЫ ХАТ

Ай-һай, бәгърем, синең җылы куеның
Кабул итәрме соң үзенә?
Элеккедәй сөеп, матур итеп
Карарсыңмы минем күземә?

Исерттең син мине, саташтырдың,
Буйсындырдың зәңгәр күзеңә.
Әйткән идең суырып үпкән чакта:
«Яшьлегемне бирәм үзеңә».

Ә мин һаман шулай сине уйлап,
Арган вакытымда хәл алдым.
«Исән, җаным, тиздән кайтырмын», – дип,
Хат артыннан өзми хат салдым.

Ә син, бераз хатым килми торгач,
Бөтенләйгә миннән бизгәнсең.
Канлы окопларда, фронтларда
Минем бәхет үлгән, дигәнсең.

Әйе, җаным, синең уең дөрес,
Хат язмадым бераз, бәгърем.
Сугыш бит ул, сәбәбе шул булды:
Кичегеп калды бераз каберем.

Исерттең син мине, саташтырдың,
Буйсындырдың зәңгәр күзеңә.
Ирек өчен көрәш давылында
Янә бер хат язам үзеңә...

Әй син, кызый, нигә алдадың,
Җилкендердең япь-яшь күңелемне?
Дан казаныр асыл йөрәгемә
Ычкындырдың ник ул сүзеңне?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев