Җәвит Шакиров: Үзгәрдек, әллә нишләдек, Әллә ни булды безгә...
Адәм баласына йөрәк Янар өчен бирелә.
* * *
Бар тир түгеп яшәгәннәр,
Бар тир түкмичә генә!
Интегеп яшәгәннәр бар,
Бар интекмичә генә!
Була эш кыйратканнар да,
Була кыйратмаганнар!
Сүз әйтеп елатканнар бар,
Бар сүзсез елатканнар!
Бар җырлап яшәгәннәр дә,
Бар җырламыйча гына!
Бар урлап көн күрүчеләр,
Бар урламыйча гына!
Яшәү кадерен белгән бар,
Бар бит белмәгәннәре!
Бар яшәүнең тәмен тапмый,
Кулын селтәгәннәре!
Була җан тарткан дуслар да,
Була җан тартмаганнар!
Була сине яратканнар,
Була яратмаганнар!
Була авырлык күргәннәр,
Була күрмәгәннәре!
Бар авырлыкка түзгәннәр,
Була түзмәгәннәре!
Бар бит бәхеткә түзгәннәр,
Бар бит түзмәгәннәре.
Бәхетенең кадерен белми,
Бар бит тезләнгәннәре.
Бар бит дөрләп янганнар да,
Пыскып янганнар була!
Үләсен белеп тә, яшьнәп
Яшәп калганнар була!
* * *
Адәм баласына йөрәк
Янар өчен бирелә.
Шуңа күрә дә ул йөрәк
Бер яна, бер сүрелә.
Алы да юк, ялы да юк,
Ничек чыдый бу йөрәк?
Күптән очып чыгар иде,
Читлеге бар шул – күкрәк.
Нигә йөрәк яна, дибез,
Йөрәкме ул янмагач?
Йөз кат өшеп, йөз кат пешеп.
Көл, күмергә калмагач?
Сүзләрдән яралана ул,
Хыянәттән сызлана.
Юк-бар борчу аркасында
Аңа күпме кан сава.
Йөрәктәге газапларның
Эзләре бит төзәлми.
Бу урында берәү булса,
Шартлар иде түзелми.
Түзем, чыдамлыгы өчен,
Исеме дә йөрәктер.
Түзмәс йөрәк булмыйдыр ул,
Булса да бик сирәктер.
Шатлансаң да: «Уф, йөрәк!»,
Борчылсаң да: «Уф, йөрәк!».
Барысын да йотар өчен,
Беркөн килеп тотар өчен,
һаман шул йөрәк кирәк!
ҮЗГӘРДЕК,
ӘЛЛӘ НИШЛӘДЕК...
Үзгәрдек, әллә нишләдек,
Әллә ни булды безгә...
Кая чапканны белмибез,
Берни күренми күзгә.
Үзгәрдек, әллә нишләдек,
Сөенеп көлмибез дә.
Тирә-якта матурлыкны
Без инде күрмибез дә.
Үзгәрдек, әллә нишләдек,
Нәрсәдәндер шүрлибез.
Кемгәдер барып сыеныр,
Җылыныр җир эзлибез.
Үзгәрдек, әллә нишләдек,
Өмет юк күзебездә,
Елмаю – йөзебездә.
Нилектән шулай икәнен
Белмибез үзебез дә.
Элек алай түгел идек,
Чапмасак та өлгердек,
Башны артка ташлап көлдек,
Матурны күрә белдек.
Хыялдан өметләр үрдек...
Уйламадык, белмәдек,
Алда ни-нәрсә көтәсен
Хәтта төштә күрмәдек.
Белмәдек өмет сүнәсен,
Болай бәргәләнәсен...
Кем белгән соң дөньясының
Асты өскә киләсен?
Күрәчәктер, күрәсең...
Күрдек инде күрәсен.
Безгә тигән «эт тормышы»
Оныкларга тимәсен!
ХӘТЕР
Юыла икән хәтер,
Югала икән хәтер.
Сызыла икән хәтер,
Бозыла икән хәтер... –
Нилектән икән, сәбәбен,
Бәлки, белгәннәр әйтер?
Моңа кадәр хәтерләмим
Хәтерне югалтканны.
Хәтерсезлеккә таң калып,
Булмады баш катканы.
Беркөн хәтер качар диеп,
Кемнәр менә уйлаган?
Яшь чакта аны уйларга
Әллә башы булмаган?
Хәзер менә хәтер качты,
Каядыр инде, белмим?
Хәтерем ташлап качарлык
Җитди сәбәп тә күрмим.
Элегрәк ул югалса да
Табыла иде шундук.
Хәзер кая качкандыр бит,
Искә төшми, хәтер юк.
Исемә төшеп табылса,
Хәтер яңартыр идем.
Шушы тишек хәтеремнең
«Төбен» яматыр идем.
Тапсам бәйләп куяр идем
Шул хәтерне башыма.
Әллә каян эзләмәскә
Куяр идем каршыма.
Юкса шуны табалмыйча,
Эзли-эзли җан чыга.
Элек хәтернең барлыгын,
Юклыгын да сизмәдем.
Ник шул чакта, хәтеркәем
Кадереңне белмәдем?
Олыгайгач кирәклегең
Башка да сеңдермәдем?
Нинди эшем бар соң әле?..–
Баш каткан шуны уйлап...
Су салырга онытканмын.
Газ өстендә, мине көтеп,
Чәйнек утыра улап.
«Хәтеркәеңне синең!..» – дип,
Хатыным йөри дулап.
Әл дә ул бар, хәтеремне
Табып бирергә юллап!
КАР ЯВА
Сабыйларча узыша-узыша,
Берсен-берсе куыша-куыша,
Җитәкләшеп биешә-биешә,
Җир өстенә йомшак ак кар төшә.
Уйный, бөтерелә тәңкә карлар,
Гүя яңа өйләнешкән парлар.
Күрче, ничек килештерәләр бит!
Безгә бәхет ирештерәләр бит!
Уйный-уйный биткә куналар да
Эрүдән дә курыкмый алар.
Безне күрәсеңме дигән кебек,
Керфек очларына куналар.
Учларымда биетергә теләп,
Кулларымны суздым, түзмәдем.
Җиргә төшеп югаласын беләм,
Тотып калыйм дидем үзләрен.
Кар бөртеге кунган учларымны
Әкрен генә биткә тидердем.
Эчтән генә үз-үземә: «Җәвит!
Син – иң бәхетле кеше!» – дидем.
Бүген бездә бәйрәм!
Онык кайтты!
«Сәлим!» – нинди матур, шәп исем
Шатлыгымнан килә үземнең дә
Кар бөртеге кебек эрисем!
* * *
Яңа елга да санаулы
Сәгатьләр калып бара.
Искесе бәхет китерде,
Кемгәдер – авыр яра.
Быел бәхетен тапканнар,
Иң бәхетле ел, дидер.
Тапмаганнар киләчәккә
Өмет белән яшидер?
Якыннарын югалтканнар,
Бәлки, елны каргыйдыр?
Узган ел календарена
Яшь аралаш карыйдыр?
Кем иске елда югалткан
Дусларын, туганнарын,
Элеккечә әзерләмәс
Яңа ел табыннарын.
Яңа ел кайгысы булмас
Өендә андыйларның.
Кайгы күрсәткән бу елга
Алар теш кайрыйлардыр?
Шау-гөр килмәс өй эчләре,
Көлүләр ишетелмәс.
Өйдә чыршылар бизәлмәс,
Яңа ел исе килмәс.
Ялгызлар тик берүзләре
Каршылар яңа таңны.
Бу дөньяда ялгызлыктан
Авыррак нәрсә бармы?
Бүген аның каршысында
Бушап калган урындык.
Ялгызлар үзләре белә:
Яңа ел кайгысы юк.
ЮЛЛАРДА...
Юлларда йөрибез,
Юллардан эзлибез,
Юллардан күзлибез,
Юллардан бизмибез.
Юлларда чабабыз,
Юлларда табабыз,
Юлларда калабыз,
Юллардан язабыз.
Юлларны тиргибез,
Юлларны, тар, дибез,
Юлларга сыймыйбыз:
Юлларда сыныйбыз.
Юлларда түзәбез,
Юлларда тузабыз,
Юлларны сызабыз,
Юлларны бозабыз.
Юллардан киләбез,
Юллардан китәбез.
Шул юллар булмаса,
Нишләрбез икән без?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев