Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Антология

Күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында «Хәзерге заман казакъ шигърияте антологиясе» дөнья күрде.

Әлеге китапка бүгенге көндә Казакъстан Республикасында киң танылу алган төрле буын казакъ шагыйрьләренең шигырьләре туплап бирелде. Укучыларыбызга шул мәҗмугадан кайбер шигъри үрнәкләр тәкъдим итәбез.


ҖӘННӘТ 
ӘСКӘРБӘК КЫЗЫ 
(АЙМӨХӘМБӘТ)

ИРТЕШТӘ 

Иртеш яры – 
Сүрән караңгылык. 
Шәфәкъ белән бергә яна-яна, 
Кай диюнең сыңар күзле җаны 
Үкси бире – 
Күкләр калтырана? 

Бәлки, адәм сөймәс убырдыр бу? 
Нәфрәтенә Җирдә тапмый ышык? 
Гасыр саен каралана барган 
Урман микән әллә – 
Ни тавышы? 

Иртеш яры – 
Газиз йортым минем! – 
Ничә тапкыр якын күреп, уйнап, 
Дулкыннары итәгемнән үпте 
Һәм уйларым очты дөнья буйлап 

Су төбенә багып торган чакта... 
Мин кем әле? 
Мин кайдан соң? 
Мин – ни? – 
Һич чыдарлык түгел – җаным яна! – 
Каргыш арты каргыш аламмыни. 

Шомлы тавыш һаман янәшәдә: 
Әллә дию, әллә убыр күзли... 
Мин, үземнән үзем качкан төсле, 
Таңга кереп качар форсат эзлим.

Үпкәләрлек түгел фани дөнья! – 
Менә аның хыял дулкыннары, 
Менә мәңге тере риваятьләр, 
Шулкадәр үз бары, 
Бу – без бары. 
Иртеш яры – 
Газиз йортым минем! – 
Ул кояшка, яктылыкка лаек... 
Җанда – үксү, иңрәү кайтавазы. 
Озакламый туфан купмагае. 

     Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсе


НАРМАХАН 
БЕГАЛЫ УЛЫ

* * * 

Күләгәләр төшкән яктылыкта 
Һәрвакытта әллә ничек моңсу. 
Сиздермичә җилләр чыккан юкка, 
Кемнәргәдер серен сөйли тын су... 

Кичке моңнар монарлана ерак, 
Иркәклекнең гүя истәлеге. 
Басынкыга әйләндерде еллар, 
Тик хыяллар һаман өстә әле. 

Өрек агачлары сабыр гына 
Утыралар монда тынлык саклап. 
Кояш эчкән җимешләре генә 
Йомылганнар тәмам таңга чаклы. 

Тын бакчада әллә ничек моңсу... 
Гомер агышлары ишетелә. 
Иске көенечләр искә килә, 
Яңалары һәрчак синең белән. 

Көннән калган җылы яктылыкның 
Парчалары яфрак арасында, 
Күләгәләр булып саркый хәзер, 
Әверелә язу карасына. 

Сөенечләр булып күчәр җанга, 
Калмас монда бернинди дә кинә... 
Башың күтәр, күрми калма гына 
Атылганын якты йолдыз кинәт. 

         Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе


ЙОЛДЫЗ 
БАЙСАК

* * * 

Сабыем еламасын! Сабыем авырмасын! 
Кочагымда үссен ул, җил-давыл кагылмасын! 
Башыма ак яулыгым ябып куйыйм, сабыем 
Дөньяны якты танып, куанып бер елмайсын. 

Балакаем, бал гынам, нурлы таңым, терәгем, 
Бишегеңә таянсам, шатланадыр йөрәгем, 
Байлыгым, бал-каймагым, йокың бозылмасын дип, 
Дала кебек җып-җылы бишек җыры көйләрмен. 

Син – инәлеп сораган шатлыгым минем, балам. 
Исемеңне ишетсәм, куанычтан елмаям. 
Колынчагым көлгәндә, кояш үзе көләдер, 
Син нурымсың, дөньяны ак бәхеткә ураган. 

Юлларда йөргән чакта бер Ходаем сакласын, 
Кояш гел көлеп торсын, бәхетле тәкъдир язсын. 
Казакъның өендәге һәр бәби – сабыемдай, 
Сабыйлар еламасын! Сабыйлар авырмасын! 

                       Лилия Гыйбадуллина тәрҗемәсе


СӘЯТ 
КАМШЫГЕР

КАЗАН 

Язар булсак, тарихыбыз бик калын, 
Өлешемен Абай дигән толганың* 
Бай урманым эчендәге бер йорт син, 
Исән-саумы, минем татар туганым? 

Бу ил – мине иркәләүче үз илем, 
Горур Идел, киң тугайлык, үзәнем, 
Монда килсәм, коштай ирек сизәмен, 
Канатланып татар җирен гизәмен. 

Бергә булдык синең белән һәр чорда, 
Багланышым өзелмәслек зынҗырдай, 
Хәнҗәр кебек үткен синең улларың, 
Кызларыңның кайсын алма – 
                                           моң-җырдай. 

Чәкчәгеңнән юк минем һич туясым, 
Һаваларың җанның сихәт-дәвасы, 
Кулымдагы журнал – «Казан утлары», 
Юлымдагы гөлзар** – Казан каласы. 

Мирасыңны чал гасырлар саклады, 
Татарларның балкып аткан ак таңы. 
Ил берлеге – казан белән учакта, 
Яусын, Казан, бар галәмнең мактавы! 

              Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсе
________________________ 

* Толга – гәүдә, монда «бөтен», 
   «бөтенлек» мәгънәсендә. 
** Гөлзар – гөлбакча.


ИРБОЛ 
БЕИЛХАН

ҖЫЕРЧЫКЛЫ ЙӨРӘК 

Йозактагы сагышымны кузгатма! 
Ул кузгалса, кузгалачак бүз дала! 
Шагыйрь теле җиткералмас сүземне 
Җиткералыр моң биләгән күз генә. 

Чал җанымны уйлар өткән чакларда 
Хыялым – тау, максатларым – асмандай, 
Укылмаган уйлар авыр батмандай, 
Өелгән, саргаеп тузган хатлардай. 

Сагыш катыш көрсенүдән тилмерәм, 
Очты җаннан сайратыр былбыл кошым. 
Нурын чәчкән кояш көлеп елмая, 
Хат юллый ай, өстәп күңел сагышым. 

Күктә түгел, җир өстедер торагым. 
Мин варисы һич тутыкмас чорларның. 
Сагыш тулган бәдәнемнән түгелер 
Аһәңнәре моңланган кубызларның. 

Аһ, син, гомер, агымсудай узучы! 
Мәсхәрәле бу көлүең ник кирәк? 
Вакыт салган эзләрне йөздә күреп, 
Ник сыкрана, җыерчыгы юк йөрәк!?

                   Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсе


ОЛУГБӘК 
ИСДӘҮЛӘТ

БЕЗ – ТӨРКИЛӘРБЕЗ 

Без – төркиләрбез... 
Без – төркиләрбез! 
Күк гөмбәзен яктыртып бер күкрәрбез, 
Зәңгәр күктәге болыттай җилкенербез, 
Күк бүредән тууыбыз рас булса, 
Күк Тәңредән куәт алып түгелербез. 

Гәүдәбездә дәрткә тап булган дәрман, 
Тарихыбыз дастан булып ташта калган, 
Күңелебез телем-телем теленсә дә, 
Газиз җирне сугарып ул яшькә манган. 

Йотылса да өне илнең гасырларда, 
Айга карап улаган күк бүремен. 
Атка менсәм, китәмен әрвахланып, 
Арасында җелек бар ит-тиренең. 

Атка менсәм, китәмен әйбәтләнеп, 
Кылыч күрсәм, китәмен гайрәтләнеп. 
Гасырларның төбеннән калкып чыккан 
Безнең халык – бу да бер каймак халык! 

Ил намусын һичкемгә таптатмаган, 
Төркестанның гөмбәзе өскә ашкан. 
Бабаларым ята фатиха биреп, 
Әрвахлар әманәтен аклап багам.

Күк Тәңредән күңелгә нур теләрбез, 
Мәгърур күктәй һәмишә бер күкрәрбез, 
Күк бүреле күк байрак кулдан төшсә, 
Кай дошманның алдында тезләнербез? 
Без – төркиләрбез! 
Без – төркиләрбез!! 
Без – төркиләрбез!!!
                  Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

ТИМЕРХАН 
МӘДӘТБӘК

КУРКАМ! 

Илдә тагын янгын чыкты, 
Миңа төште ялкыны. 
Качарга теләгән идем, – 
Ничек ташлыйм халкымны? 

Мин исердем аның белән 
Кара сөрем исеннән. 
Хәтта заман сукырайды 
Биткә бәргән эсседән. 

Кар сулары түгел һич тә, 
Кан эзләре йөземдә. 
Әйтерсең, әфган җирендә 
Үлеп ятам үзем дә. 

Хыялларым буылды ла 
Шушы ялкын эчендә. 
Күпер дә юк тыныч якка, 
Таба алмыйм кичү дә. 

Су кайный аяк астында, 
Агулап ярны юа. 
Халкымның соң ни гаебе – 
Кем аны яуга куа? 

Кемнәр нәгърә ора анда – 
Мәкерле мөнбәрләрдән? 
Акылдан язган бәндәләр 
Сорый ватанга ярдәм.

Кояш нуры сүнгән кебек... 
Ышык юк урманнарда. 
Догалы шигырьне юллыйм 
Өметсез торганнарга. 

Калебемдә утлар дулый, 
Юлымны ялкын бүлә. 
Кичүләрне эзли-эзли 
Бер тереләм, бер үләм. 

Кызыл диварларга бары 
Күк карашым төртелә. 
Янәшәмдә кәрлә әҗәл 
Кулын чәбәкләп көлә. 

Бакчалар янган заман бу! 
Таулар ишелгән заман... 
Йөзебезгә сугып, золым 
Бәхет кичергән заман. 
Куркам!
          Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе


ҖАНГИЛДЕ 
НЕМЕРЕБАЙ

* * * 

Йөрисең дә йөрәгемнән китмичә, 
Хис бакчасын ера-ера, гөл кичәм, 
Синең белән күрешәм. 
Күрешмәгән шикеллесең син һич тә. 
Әйтмәс идем хан кызы дип сине мин, 
Әйе, мин дә ханзадә үк түгелмен. 
Үпкәләткән юк сине. 
Әллә синдә үпкә тоймас күңелме? 
Беребезгә беребез тиң, хак тойсам, 
Шуңа шашып үбештек тә югыйсә, 
Шаһитебез – сары көз. 
Сәбәбе дә – бер вакыйга, бер кыйсса. 
Сагышымның ак яңгырын тыя алмый, 
Киләм сиңа, көйләремне сиңа арныйм, 
Йә соң инде, зарлы түгел диген безне, 
Сөелеп тә сөешмичә калсак, җаный. 
Китеп бара шаһитебез – сары көз, 
Бик якын да, бик ерак та үзебез, 
Без гомерне сөрмибез. 
Гомер безне кичә, ахры. 
Гашыйк без…

             Йолдыз Миңнуллина тәрҗемәсе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев