Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Алсу ГАЛИЕВА: Безнең утырган арбалар Атлардан алда бара...

Чарлап куйдым каләмемне – әзер торсын язарга.

ХАТ ЯЗДЫМ

Бусагада көн сулышы керәм дип телгәләнә,
Исән булсак – күрешербез, булмый дип, өзгәләнмә.
Хат язарга уйладым мин, вакыты ич нәкъ бүген –
Кирәк чакта сүз табалмый югалып кала күңел.

Чарлап куйдым каләмемне – әзер торсын язарга.
Мин булмасам, бусагадан рөхсәт, шакып узарга.
Язам дисәң, сүзләр күп ул, һәркем роман язарлык.
Язганнарны, тик яңадан, кешең булсын укырлык.

Иң электән саулык телим, тәнең, җаныңа шифа,
Хәер-фатихада бул син, иманга хилаф калма.
Яхшылык кылырга тырыш, хөрмәт ит инсаннарны,
Җирдән ераклашкан саен, истә тот кайтасыңны.

Киләчәктә без күрмәгән, белмәгән мөмкинлекләр;
Укы, өйрән, белемле бул, ерак тор киресеннән.
Күңлең тулышкан чакларда күз яшьләрең түгелер,
Кәгазь китап ал кулыңа – ярсуларың сүрелер.


ЯҢА КӨН

Күк йөзенең кочагында ак болытлар тирбәлә,
Таң җилләренә ияреп ерак-еракка илтә.
Булмас иде бер кайгылар, тик билгесезлек чорный –
Бәлки, бәхет, йә сагышлар барасы юлда очрый?
(Югыйсә, бик күптән инде, бәхет эшен югалттык...)
Кырын яткан чалкан айдай, мин дә уйларга баттым –
Яңа көн дә йөзен ача, димәк, без бүген дә бар.
Алсу таңлы мәхәббәте, күкне ярырдай нәфрәте,
Җир җимерерлек куәт, назлап кочардай кодрәт.
Галим буласы туармы аваз салып бу көндә,
Яки, берни дә үзгәрмәс, вакыт туктап үткәндә?
Таң җилләре ярсуланып, куалый болытларны,
Арасыннан кояш карый, таратып бар уйларны.


КӨН АГЫШЫ

Сизелми дә көн агышы!
Көн генәме,
Бар гомер үтеп бара!
Безнең утырган арбалар
Атлардан алда бара.

Йомшак болытларны узып,
Һаман инде,
Алдан арбабыз бара,
Яшен яшьнәп бәргән яңгыр,
Кайнар яшь булып тама.

Яңгыр астында чыланмый,
Чапкан арба
Җилдән җитез тоела.
Менә генә яз чәчәктә,
Менә генә коела.

Чәчәкләр дә коелганчы,
Тузан очар,
Үтеп китеп арбабыз.
Яши генә башлаганда
Бу бәетне ябабыз.


ТЫЛСЫМЛЫ ТУГАН ЯК

Гади каләм кулымда
Тылсымы карасында.
Мин рәссам түгел, шулай да,
Сурәтләр ясыйм алай да.

Нинди икән серләре?
Тирә-якны күр әле!
Дөньяның киңлекләренә
Хозурланып ал бер генә.

Чыкмасам да чит җирләргә
Тиңли алмам туган илгә.
Бар да матур, бар да якын –
Иң гүзәл җир – минем авыл!

Сәлам сезгә күршеләрем,
Таныш-белеш кешеләрем.
Сәлам мәһабәт өйләр,
Ишетәм милли көйләр.

Сәлам сезгә урманнар,
Басу-кырлар, елгалар.
Күңелемә хуш килде:
Исе, төсе, җисеме.

Гади каләм кулымда
Тылсымы карасында.
Карасында – туган як,
Һәркем рәссам булыр чак.


* * *
«Туйдым икейөзлелектән...»
«Юк шул, күпме омтылсам да,
Кайтасы юл өзелгән».

                             Илдар Юзеев

Дәвам итә тормыш һәрчак,
Фанилыктан җуелсам да.
Ташкын булып аккан җаным
Берзаман тынып калса да.
Үтте сабыйлык, яшьлек тә,
Онытылды рәнҗүләре.
Рәшә аркылы күренә
Яңа буын кешеләре.
Ышаныч йөге өстәлә
Яраласы киләчәккә.
Самими уйлар сибелә
Нәүмизләнгән өметемә.
Гавам шул ук. Һәр заманда
Без үзебез чагылабыз.
Үткәннәрне, киләчәкне
Бүген син һәм мин язабыз.


ЧӘЧӘК БУЛЫП

Чәчәкләрне өзеп алсаң,
Шиңәсен беләсең лә,
Шифалы суга салсаң да,
Сулуын көтәсең лә...
Чәчәк булып яралганга
Язмышлар кабатлана,
Озак түгел гүзәл чагы –
Таҗлары җиргә бага...
Яз айларын бизим диеп
Чәчәкләр күзен ачты,
Ашыкты шул, көтмәгәндә
Суык хөкеме басты...
Көзнең дә ахыр аенда
Кар явасы билгеле.
Нинди хикмәткә соңарып
Ал чәчәкләр ачылды...
Галиҗәнап вакыт үтә,
Сабак алыйк тормыштан.
Һәрнәрсәнең үз сәгате –
Узып булмый язмыштан.

БҮГЕНГЕ КӨН ДӘ КУЗГАЛДЫ

Җәйрәп яткан тын яшеллек
Үзгәрде бер мизгелдә,
Сәламләргә тәү нурларны
Очардай күк җилпенә.

Кошлар сайравы бизәде
Гаҗәеп таң атуын.
Чагыла бар нигъмәтләрдә
Тормышны яратуы.

Хәрәкәткә килде дөнья,
Этә-төртә җил агай,
Бүгенге көн дә кузгалды
Ак җилкәнле корабтай.

КЫЗЛАРЫМА

Сөю гөленнән яралган
Сез минем чәчәкләрем,
Бәхет-шатлыкка төренә
Сез булганга көннәрем.

Дөньяның иң газизләре,
Сезнең белән бик рәхәт.
Тылсымлы хәят эчендә
Яшәсен кадер-хөрмәт.

Яшәешнең һәр мизгеле
Кабатланмас могҗиза.
Сезнең белән балачакка
Иярергә мин риза!

ИСЕМ КИТМИ ЧҮП-ЧАРГА

Төн карасын акка манып,
Илаһым ява күктән.
Язмышым сүткән тормышны
Мин сөям икән күптән.

Маңгай күзе күпне күрә,
Кичергәнем аз түгел.
Дөнья мәшәкате белән
Тапланмасын саф күңел.

Инсаният каршысында
Тырышмагыз вакларга.
Аждаһадай яндырырмын,
Исем китми чүп-чарга.


ИСКӘ АЛЫРЛАР

Һава торышын күзәтеп,
Елъязма барлаганда,
Искә алырлар агымда
Хәйран кар яуганын да.

Без әле гади тормышта,
Ләкин көн дә буранлый.
Кыш булса да, көнбатышта
Кара болытлар елый.

Соңгы елда сары сагыш
Көзгә генә хас түгел.
Ялкынлы өметләр сүнеп,
Кайнар яшь түгә күңел.

Көнчыгышның таңнары да
Бик шомлыдыр бу ара.
Йөрәгем табан астында –
Кып-кызыл таңнар ата.

Гаяз Исхакый фаразы
Ахырга җиткән кебек,
Ошбу әдип «Инкыйраз»ын
Укырга кирәк бүген...

УЯН, КЕШЕ

Коръәндәге тәрәзәләр...
Ахырзаман инде җиткән.
Замананың котсыз чире
Смартфон безне чәйнәп йоткан.

Уян, кеше, соңгы чиктә
Нәрсә калыр васыятькә,
Уян, халкым, син бит тырыш,
Бәхет табарсың хезмәттә.

Нинди рәхәт, син әйт, таптың
Алыпсатар ятьмәсендә?
Җитми, бәлки, эш коралы
Камырланган беләгеңә?

Туган ягымның әләме:
Яшел, кызыл һәм тар аклык.
Кавемемнең киләчәге
Шул тар кысадагы хаклык.


ПЕЧӘН ӨСТЕ

Урман, басу, печәнлек,
Чәчәк, җиләк, чикләвек.
Чебен, черки, кигәвен
Әче тешли – истәлек...

Челлә, чалгы сызгыра,
Безнең бабай булдыра,
Маңгаенда яулыгы,
Бите буйлап тир тама...

Буй-буй җыела печән,
Эсседә ул тиз кипкән,
Өеп җыйганы – кибән,
Малларга менә дигән!

Чалгы, тырма, сәнәге –
Әлегә иң кирәге,
Менә сиңа чүмәлә,
Пирамида димә лә...

Ах, ул үлән исләре,
Кипкәч, исең китмәле,
Сөтлебикә ризыгы,
Чәйнәп күши, бик тәмле...


ИПЕКӘЙ

...Ачыга камыр әзер –
Капкачы төшә хәзер,
Кара – күперә камыр,
Бәргәләп төшер тагын...

Сырлы, чәчкәдәй таба,
Биш-алтысы, шәт, сыя.
Һаман да ташый камыр,
Мичнең эченә тамды...

Тәмле өй ипекәе,
Суына, кайнар әле.
Бала-чага түземсез,
Кибән башын бирегез...

Аертылган сөт өсте
Ипидә эреп китте,
Кирәк түгел кәнфите,
Кетерди ипи чите...

Ә чәе мәтрүшкәле,
Син дә эчеп кит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев