Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ: Менгәндә әле дә сынаулар тавына, Язмышның күзенә карыйбыз елмаеп...
Хәтерләтеп үткән көннәремне, Уйлар баса килеп каршыма; Ул уйларның елгыр карашыннан, Аң-капкамның ишекләрен ачып, Зиһен керә минем башыма.
Алмаз Әхмәтгалиев 1981 елда Татарстанның Балтач районы Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә туа. Норма мәктәбен тәмамлагач, 96 нчы һөнәр лицеенда белем ала. Аның шигырьләре «Идел» һәм «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни җомга» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Безнең гасыр авазы» китабында дөнья күрде.
КОРЪӘН
Үз-үземә беркөн сорау бирдем,
Кем китергән, диеп, бу җиргә?
Җавап эзләп шушы сүзләремә,
Сорау бирим микән мин җилгә...
Сорау бирим икән мин кемгә?
Нигә тудым,
Кайдан килдем соң мин,
Җир-йортымның бармы атасы?
Җан әрнетеп торган соравыма
Килә төпле җавап аласы.
Кулларыма алдым изге китап –
Соравыма җавап эзлимен.
Күңелемә сүрәләр сеңдергән
Раббыбызга: «Ярдәм ит», – димен.
Изге китап килгән гасырлардан –
Нурлар балкый аның эчендә.
Аллаһыдан иңгән изге сүзләр
Җавап бирде миңа барсына, –
Ул мәңгегә кала көчендә.
ЗӘМ-ЗӘМ
Чыктым бүген ком чүленнән тибеп,
Яшь пәйгамбәр табан астыннан.
Җил дә исми, бары Һаҗәр ана,
Тәгам эзләп, су тамчысы күзләп,
Әрле-бирле йөгерә таңнан.
Чыктым менә, ком астыннан бәреп,
Өстәр өчен ике җанга ямь.
Ана күреп, Һаҗәр ана күреп,
Көмеш суым юкка чыкмасын дип,
Як-ягыма учлап ком өя,
Әйтә-әйтә: «Чишмә, зәм, зәм, зәм*!»
Белде дөнья, белеп барлыгымны,
Бире килә торды кәрваннар.
Тукталдылар алар рөхсәт сорап,
Тукталдылар минем янәшәмә
Адашканнар, юлда арганнар.
Күчеп килде авыр хәлле кавем,
Илаһ биргән шушы рәхәткә.
Бу – могҗиза бөек Аллаһымнан:
Һаҗәр ана җан җылысы белән,
Мөселманнар күрке, бәгъре булып,
Җир өстендә калыкты Мәккә!
*Зәм-зәм – татарча мәгънәсе:
җыел-җыел.
СУКЫР ЗАМАН
Ак җаннарны безнең изә-изә,
Албастылар таптап үттеме?
Яшәү өчен типкән йөрәкләрне
Газраилләр кочып үптеме?
Сукырайды заман, күрми күзләр,
Аермыйбыз акны карадан.
Иблис үзе бәйрәм итә-итә
Йөри түгелме соң арада?
Хак икән шул изге Коръән сүзе:
Безне ташлап акыл китәчәк,
Азгын йөзләр баскач дөньябызны,
Кәгъбә ташын берәү сүтәчәк...
УРАЗА – БЕЗНЕҢ ӨМЕТ
Үткәннәргә таба җилдерәмен,
Утырып уйлар чанасына.
Ак каеннар анда бөреләнә,
Шул каенлык эчләрендә, уйнап,
Егет белән кыз чаба сыман.
Болыт ярыгыннан кояш карый,
Карлар эри, шыта яшь үлән.
Күңел сизә: тиздән җиһан буйлап
Җәеләсен чәчәкле келәм...
Тик бүгенге көнем сискәндерә,
Язны чикли бездән таҗлы чир.
Йа Раббым, дип, намазлыкка баскан
Мәйдан тоткан гаярь, данлы ир.
Бу зәхмәткә бармы икән дәва,
Ничек итеп аннан арыныйк?
Бар дәвасы – Изге Рамазан ул,
Әйдә бергә, әйдә әле, халкым,
Таңнан алып, кояш баеганчы
Кара гөнаһларны кагыныйк.
ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺ
Кичер, Аллаһ, барыр юлларымда
Сылу күрдем, шайтан заты күрдем.
Акылымны күмдем буй-сынына,
Үрмәкүчтәй аңа ятьмә үрдем.
Кичер, Аллаһ, минем күзләремне, –
Төбәлгәнгә кыска җиңнәренә;
«Мәчет»емнең манарасын кистем,
Карап аның шәрә иңнәренә.
Кичер, Аллаһ, үзе тагын әйди:
«Ир солтаны, бире, бире кил!» – ди.
Егет чакта кызлар серле иде,
Хәләл сорау туа иде башта:
Туташларның чәч төсләре нинди?!
ӘЛ-ХӘКИМ
Офыкта юк болыт әсәре – көн аяз,
Зәңгәр күктә кояш көлә – күңелдә яз.
Пошкырды берзаман Әл-Хәким** атлары,
Кояшның тәрәзен ак пәрдә каплады.
Бәрхеттәй кар-келәм җәелде кырларга,
Акъегет көй уйнап тотынды җырларга;
Урманда һәр агач, һәр куак агарды,
Күз ачып йомганчы табигать яңарды!
**Әл-Хәким – Аллаһыбызның исеме.
ТУЛПАР-БУРАННАР...
Бу тулпар-бураннар нигә соң ашыга,
Агартмак буламы киң дала күкрәген?
Ярсыган сулышы җаныма кагылса,
Суыктан сискәнә лачындай йөрәгем.
Бу тулпар-бураннар нәрсәдән өркегән,
Курыкканмы әллә мин яккан учактан?
Һәр тояк астыннан ак карлар сибелә,
Үзләре сыена кап-кайнар кочакка.
Бу тулпар-бураннар кайларга ашыга,
Артыннан ияртеп океан җилләрен;
Талпынамы әллә аклыка урарга
Өзелеп яраткан туган як җирләрен?!
ПОЕЗДЛАР КАЯ СОҢ АШЫГА?
Мин торам вокзалым каршында,
Поездлар офыкка ашыга.
Ачыла ишекләр, ябыла –
Язын да, көзен дә, кышын да.
Кемне соң зарыгып мин көтәм,
Кем өчен җанымны мин өтәм?
Ачыла ишекләр, ябыла –
Яңадан борылып мин китәм.
Еракта ак утлар күренә,
Кулларым кочарга үрелә.
Ачыла ишекләр, ябыла –
Өметем чаткысы сүрелә...
Поездлар кая соң ашыга,
Ник исә салкын җил каршыма?
Менә ул килде бит, дигәндә –
Ишекләр
Ачыла...
Ябыла...
ВАКЫТ СЫНЫЙ
Нигә вакыт чабышкыдай чаба? –
Көн тудымы, шундук төн җитә.
Күзләремне йомып кына куям, –
Таң җилләре биткә чиертә.
Хәтерләтеп үткән көннәремне,
Уйлар баса килеп каршыма;
Ул уйларның елгыр карашыннан,
Аң-капкамның ишекләрен ачып,
Зиһен керә минем башыма.
Үтә бары керфек каккан ара,
Бүгенге көн каршыма баса.
«Әйдә, кешем, әйдә, алга!» – диеп,
Күкрәгемә медаль элгән сыман,
Намусыма сынаулар аса.
* * *
Хәтерлисең микән: танышканда
Төннәре дә аның ак иде.
Шул аклыкта койма ярыгыннан
Сине күзләп йөргән чак иде.
Гөлбакчаңда яна иде утлар,
Адым саен серле лампалар.
Кочагыма сине алган чакта,
Куәтлерәк итеп яктырды да,
Иреннәргә ирен үрелгәндә,
Берәм-берәм сүрелде алар.
Бу тыйнаклык шушы нурлы төннең
Булды онытылмас мизгеле.
Ә син, иркәм, кайнар мәхәббәтнең –
Гөлбакчаңда үскән гүзәллекнең –
Таҗын ачкан хисле бер гөле.
БЕЗ ИКӘҮ
Бу төндә янәдән без икәү калыйк та
Сөйләшик әле бер үткәннәр турында.
Яшьлектә без дә бит куышлы уйнадык
Җәйләрнең хуш исле чәчәкле кырында.
Көзләрдә озаттык аккошлар төркемен,
Тик менә үзебез адаштык кышларда.
Туктады бураннар, килде яз җиһанга,
Йөрәкләр кавышты, сайрашып кошлардай.
Ул язның таңында кабыздык кояшны,
Сүндердек без икәү ахыргы йолдызны.
Мин тәкъдим ясадым, мәхәббәт аңлатып,
Мәңгелек яр иттем син гүзәл, шук кызны.
Кордык без икәүләп гашыйклар оясын,
Эшебез уңмаса, тормадык моңаеп.
Менгәндә әле дә сынаулар тавына,
Язмышның күзенә карыйбыз елмаеп.
КАЙЧАН ЯЗ БУЛЫР
Миндә кояш, синдә дулый буран,
Сөю бөреләрен өшетә.
Ялгызлыкта газапланган җаным
Офыклардан һаман яз көтә.
Синдә салкын, синдә дулый буран.
Үтте җәй дә, миндә алтын көзләр,
Синдә әле кайчан яз булыр?
Кайчан кайтыр сиңа сандугачлар,
Алма бакчаң моң белән тулыр?!
Үтте көз дә, миндә инде кышлар.
Миндә буран, синдә яңгыр ява,
Кайтарырга теләп язларны.
Гөрләвекләр ярсып акты инде,
Тоя алмый синең назларны.
Миндә буран, миндә карлар ява...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев