Алия Зәртдинова: Бушатырга күңелемнең йөген Хәрефләрне тезәм сүзләргә
Сагышлы да, моңсу да ул, Әллә күңел туламы? Хатын-кыздан башка җирдә Бәхет табып буламы?!
Алия Зәртдинова 1983 елда Түбән Кама шәһәрендә дөньяга килә.
Каланың Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укый, аннары Мәскәү гуманитар-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлый. Казан Социаль белем бирү академиясендә аспирантурада укый. 2006 елда юридик фәннәр кандидаты була.
Шигырьләрне мәктәптә укыганда ук яза башлый. Күп кенә шигырьләре Түбән Камада чыга торган татар газеталарында, «Кама таңнары», «Чулман акчарлаклары» күмәк җыентыкларында дөнья күрә. Алия – ике шигырь китабы авторы.
КЕШЕ МИН...
Кеше мин...
Күңелем бик нечкә.
Рәнҗетмәгез җанымны – тимәгез,
Елатырга бер авыр сүз җитә.
Кеше мин...
Кеше мин...
Ләкин кешеләрдән куркам.
Бүре сыман ташланалар бер-берсенә,
Ни көтәсең син, әй, дөнья,
Акча тузанына баткан кешедән?
Кеше мин...
Кеше мин...
Бер-беребезгә хөрмәт саклыйк,
Ярдәм итик, – мин үтенәм.
Җанны әвәләмик сазга.
Ни әйтермен Аллаһ алдында
Әгәр Кешелекне –
Төрә алмасам назга?
Кеше мин...
Бары тик – кеше...
* * *
Җир өстендә җилләр йөри,
Кемне алар эзлиләр?
Әллә кеше язмышларын,
Сакта торып, күзлиләр?!
Кешеләр дә җилләр кебек –
Кайларгадыр юл тота?
Язмышларның эзләреннән
Хәтер башын калкыта.
Канатлы җилләр исәләр,
Өметләре – күктәдер...
Һәммә кеше бу тормышта
Җил юлларын үтәдер...
* * *
Вакыт ага.
Ул битараф күптән,
Бар дөньяның уен белә ул.
Тигезлидер бары галәм генә,
Иксез-чиксез, ерак озын юл...
Мәңгелекнең чиген күреп булмый,
Вакытларга чорлар үрелгән.
Күзем йомдым.
Җанны җылытырга
Соңгы өмет-хыял бирелгән.
Бәлки, миндә шушы халәтемнең
Югалтулар кичкән салкыны...
Өметемне саклап йөрәгемдә
Яшим!
Һәм син дөрлә,
Яшьлек ялкыны!
Килер бер көн,
Минем тормышымда
Йолдызларым балкыр тагын да!
Мин яшьлекнең эзен эзлим бүген
Төн озатып алсу таңымда...
ХАТЫН-КЫЗ – СЫЛУ ЧӘЧӘК!
Хатын-кызның карашында
Күпме наз – искитәрлек!
Көләч йөзе нур сибәдер,
Бар дөньяга җитәрлек.
Күзләрендә серле дөнья –
Мәхәббәт алиһәсе...
Һәр хатын-кыз – ул бердәнбер,
Гүзәл аның һәммәсе.
Кемнәр генә сокланмыйдыр!
Зифа, сылу, төз буе.
Сабырлыгы белән матур
Хатын-кыз гомер буе.
Гүзәллеге, күркәмлеге,
Шәһрезадә, диярсең.
Хатын-кызның бәхетенә
Күзләр генә тимәсен!
Юмарт та ул, хыялый да,
Җылы, назлы кочагы.
Хатын-кызның күңелендә
Хисләр – ялкын учагы!
Сагышлы да, моңсу да ул,
Әллә күңел туламы?
Хатын-кыздан башка җирдә
Бәхет табып буламы?!
Аннан башка булмас яшәү,
Ул – тормышның дәвамы.
Хатын-кызлар – ул әниләр,
Өләшүче дәваны...
Рәнҗетмәгез, елатмагыз,
Хатын-кыз – сылу чәчәк.
Хатын-кыздан башланадыр
Җир йөзендә киләчәк!
САУМЫ, ДӨНЬЯ!
Саумы, Дөнья!
Син гел әйләнештә.
Минем җанда әле көнем исән.
Ниләр булыр бүген?
Ә иртәгә
Кайсы якка таба җилләр исәр?
Нурлы Дөнья!
Кирәктер яшьнәвем!
Нинди мәгънә иләс-миләс көннән?!
Ташып чыксын әйдә өмет булып
Яшәү көчем,
Иркем
Күкрәгемнән!
Дөнья фани, диләр.
Мин килешәм.
Шөкер әле, һәр сулышым тирән!
Һәм мин яшим көнем-төнем, уем,
Бар белгәнем –
Шушы Дөньям белән!
* * *
Һәр юлның үз юнәлеше...
Туфрагы да бар, ташы.
Бер сукмактан башланадыр
Гомерләрнең юл башы.
Алда көтә төрле юллар...
Сукмаклары кушыла.
Яши-яши, атлый кеше,
Чыгам, диеп, очына.
Шул юллардан китәр өчен,
Күперләр җәеп сала.
Вакыт узгач, үткәннәрнең
Эзләре генә кала.
Кеше гомер буе бара...
Туктатырга юк чара!
Бертуктамый, яшәр өчен,
Ул һаман алга чаба!
ЯҢА ХИСЛӘР КИРӘК
Яңа хисләр кирәк!
Эзләнүләр...
Сагынмыйм ла ерак үткәнне.
Күрәсеңме, күктә кояш калка,
Җылылыкка төреп көннәрне.
Бар да исән!
Җирдә өмет яши!
Иңнәремә төшә кояшым
(Кояш кына мине аңлый кебек,
Кояш кына якын юлдашым).
Аһ бу Дөнья!
Тыгыз әйләнештә:
Өлгерергә иде ничек тә!
Балтырларга пычрак сыланадыр,
Ә мин һаман басам чүплеккә...
Эзлим чара...
Каян табыйм җавап?
Мең уйлардан башым иелсә,
Кояшымны кочып атлар идем,
Әгәр җанда бозлар эресә...
Авыз тулы авыр сүзләр йөге...
Тик елмаю әле сизелә.
Үзәгемдә кайнар канлы яшем
Кипте. Бетте. Җанга җиңелрәк...
Юлым якты.
Мин кояшка карыйм,
Очар өчен өскә биегрәк....
Һәр көн саен яңа шатлык көтәм
Иркен күкрәк белән суларлык.
Күз алдымда – нурлар чагылышы
Һәм яктылык...
Бары... яктылык!
Күктә – кояш...
Әгәр күзләр минем
Ябылса да арып берзаман,
Үз җилкәңне терәп өлгер өйдә,
Өметемне акла,
И Заман!
* * *
Серең булып калыйм күңелеңдә,
Караңгы төн юлым кисмәсен.
Мин утырткан бакча гөлләреңә
Салкын кырау гына тимәсен.
Йөрәгемнән күчкән назларымның
Сизәрсеңме сөю ялкынын?
Язларымда чәчәк аткан чакта,
Тидермәсәң иде салкынын...
Тик без генә белгән сөюләрнең
Бәхет эзен салам төннәргә.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Сыенгандыр шушы гөлләргә.
* * *
Безне Кояш артык сөйде бугай.
Син дә, мин дә һаман шул ук тиле!
Күз карашым аша иркәлидер
Йөзләреңә кунган август җиле.
Тыннарыңны тыннарыма кушам.
Яшер мине, җаным, иң түренә!
Кояш нуры сөйгән күзләреңнең
Яктылыгын салам күңелемә.
Очраштык...
* * *
Җанымда тибрәләдер һаман,
Минем хисемдер ул, минем хисем.
Онытырга буламы соң сине?
Шул ук исем инде, шул ук исем...
Бушатырга күңелемнең йөген
Хәрефләрне тезәм сүзләргә.
Исемеңне уйларымда йөртеп,
Мин күнегәм сабыр көзләргә...
МИН ЯЗЛАРНЫ АЛЫП КИЛӘМ СИҢА...
Мин язларны алып киләм сиңа,
Хисләремнән күккә калкырмын.
Иң бәхетле, татлы мизгелләрдә
Үз кояшың кебек балкырмын!
Мин язларны алып киләм сиңа,
Яшь таҗларын сөеп гөлләрнең,
Шушы язның матурлыгын эзлим,
Ишекләрен ачып көннәрнең.
Мин язларны алып киләм сиңа,
Күлмәк төсе булыр гел актан.
Якты нурдай зәңгәр күкләремдә
Туармын күк бүген кабаттан.
Мин язларны алып киләм сиңа,
Салкыннардан ахры котылам.
Йөрәгемне биләп алган хискә,
Җылылыкка, назга омтылам!
Мин язларны алып киләм сиңа,
Киләчәкне ямьләп, кузгатып.
Ярсып типкән көйсез йөрәгемне
Кабат-кабат шулай сызлатып...
Мин язларны алып киләм сиңа,
Шатлыкларга тулып бушанам.
Әллә язлар миңа ышаналар?!
Әллә үзем язга ышанам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев