Әкбәр Кошалы: Яна-яна бөтерелик, ниһаять, Илһам килер, Каләм язар, Сүз калыр...
Мин синнән аерылганда, үлеп, сине күзләремдә сакладым. Һәр көзге яныннан узган мәлдә сине генә күрәм, аппагым.
Танылган азәрбайҗан шагыйре, тәрҗемәче, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Бөтендөнья яшь төрки язучылар берләшмәсе җитәкчесе. Күпсанлы китаплар авторы. Бакуда яши.
ШӨКЕР
Тезем җиргә тияр вакыт,
көч-гайрәтем бардыр, шөкер.
Җаныма кабат нур иңә,
күңелемдә таңдыр, шөкер.
Якынлыгын озак белдек,
озаклыгы – салкын фикер.
Киткән – китте, без бетмәдек,
Мөхәммәд туды, мең шөкер.
Гомеремнең ахырында
нокта булмас, бәлки, өтер.
Әйтер сүз калса әгәр дә,
шагыйрь һәм шигырьгә шөкер!..
* * *
Әле иртә җитмәгән,
күбәләк тә китмәгән,
кешеләр йокы дигән
тын дөньяга бикләнгән.
Китәргә рөхсәт итче,
мәңгелеккә китимче.
Ай белән бергә килдем,
мин Ай юлында идем,
хәзер алар югалды,
булган хәл булып калды.
Буласы булган, әйдә,
мөмкинлек бир китәргә.
Килсәм, аерылулар –
бетәр җан авыртулар,
китсәм, төн тәмамланыр,
офык чиге алланыр.
Ничек кенә итәргә,
гөлдәй сулып китәргә?..
Китәм, ничек китүне
белмим, чыкмый төтене,
телем сөйли, җан тынган.
Кулымнан ал да юлдан
китәргә ирек бирмә,
китү – мәңгелек төрмә.
* * *
Бу гөнаһсыз иренне,
үбәр иреннәремне
күзләремнән агылган
тозлы суларга мандым...
Әмма чын сөю тәмен
онытмам, онытмадым...
* * *
Яхшы көн үзеңә калсын,
авыр көндә миңа кил...
Бары сөйләшеп утырыйк,
кил,
килче
син,
янә кил…
* * *
Сүз табармын
буш бишеккә
көй көйләгән
ил кызына…
Әй-йа Тәңрем,
сабырлык бир
буш табутның
анасына…
* * *
Бәйрәмнәр уздырмадым,
календарьлар алмадым,
барысын да гомернең
«өтере»нә санадым.
Нокта – Аллаһ кулында,
гомер болай да кыска!.. –
Мин исә, сине сөеп,
Өндәү куйдым тормышка!
* * *
Хөкем – бары Аллаһтан!
Карар бары Аллаһтан!
Фәрманы да Аллаһтан!
Бу дөньяда нәрсә бар,
Аңа кайта азактан.
* * *
Ай-яй, үз маенда кайнар әфәндем,
Тукта, күз яшендә йөзәр әфәндем,
Җиде кат күкләрдән төшеп, әйтерсең,
Күздән дә югалган гүзәл әфәндем...
* * *
Якын юлга баралмадым,
ерагына – вакыт түгел.
Хуш-бәхетне казанмадым,
көн дә күрер бәхет түгел?..
Аягым җиргә тиюгә,
җир җитмәде аягыма.
Юллар миңа төшмәде һич,
төштем юллар тозагына.
* * *
…көлү йөзләрдә тынды,
бактым – җаным очынды...
телем-авызым корыды
качкын шәһәрчегендә…
күз күрдем тозга тулган...
хәтерне яңартудан,
йөрәгем басылмады,
җаннар тозга тулмасын…
сабак онытылмасын!..
КАРАНТИН ДӘВЕРЕНЕҢ
ДҮРТЕНЧЕ ШИГЫРЕ
Кулымда бер рәсем,
Рәсемдә бер кәләш,
Кәләштә бер йөрәк,
Йөрәктә бер мин,
бер мин...
14.05.2020
* * *
Күзләрем вакытсыз уянды,
ни ахшам әлегә, ни сәхәр.
Йөрәгем ни белән уйланды –
шатлыгы, сагышы ни кадәр?
Күзләрем багарлар, күрмәсләр,
Кулларым тиярләр, тимәсләр…
«Кил!» димә син миңа,
«Кит!» димә,
Шикәр дә, агу да, юк, бирмә…
БЕР МИЗГЕЛ ТОЙГЫСЫ
Көчле җилләр искәндә
тутык йозак чайкала.
Ишекләр сорамасмы:
ачкычың, йозак, кая?
Мин дә үз көннәремнән
берне генә сакладым;
Һәр елны, шул ук көнне
үз-үземә бакмадым...
* * *
Яралан, яраланма,
бер гүзәлне тап та кит,
ихлас булган якка кит.
Иел, иелмә… әүвәл
башың и туган җиргә,
чәчәк таҗын үп, кил дә.
Искә ал, искә алма,
әрем исен иснәп кит,
Тәңрене син исләп кит…
* * *
Әремне иснәп,
атка менмибез.
Без китсәк, өскә
үлән капларлар
микән –
белмибез?
Ант иткән чакта
йөзне тотмыйбыз
әләм-байракка,
йөзне тотмыйбыз
Күккә һәм Айга,
колак ятсына
бүре тавышын –
ул әллә кайда.
Соңрак әйтерләр:
синең дәртең ни?..
СОРЫ ШИГЫРЬ
Соры далада,
соры күкләрнең
соры катында
салкыннан соры
ныклы гәүдәсен
күтәргән егет
дошманның соры
күзенә ата.
Тоясыңмы соң
хәтер дигәннең
иң төпкелендә
гайрәтле рухын
соры бүренең?..
Тоясыңмы соң? –
канны кузгата,
җанны уята.
* * *
Туфрак –
авыр көндә байрак тоткан,
маңгайдагы җыерчыклар
катлы-катлы җанны йоткан
чын ирләреңнең йөрешендә
карыш-карыш сулу ала.
Туфрагы исә һәр җирдә
кабер белән мөһерләнгән,
нахак белән каһәрләнгән
бу милләтнең байрагы да
мәңгелектә торып кала...
* * *
Мин синнән аерылганда, үлеп,
сине күзләремдә сакладым.
Һәр көзге яныннан
узган мәлдә
сине генә күрәм, аппагым.
Терелеп күземнән төшәрсең күк,
Үзем дә күземнән төшерәм,
Төшә йөрәгем.
Җаннан кичерәм.
Саклый да алмыйм
сине күземдә,
нәрсә булса да,
син бит күземнең
хәтер эзендә.
КАЛЫР
Ике ташның арасында бер учак,
«Ике ташның арасында» бер гомер…
Учак янар, учак сүнәр, куз калыр,
Ата китәр, Угыл килер, Үз калыр.
Елларыбыз, яна-яна, көл булыр,
Янмасак та, берәр вакыт көл булыр...
Бала булыр – фәкыйрь булыр, көр1 булыр,
Телебездә «нигә» калыр, «түз» калыр.
Болар барсы яхшы сүздер, һәм хәят,
Нигә кирәк янмас учак, кәм2 хәят?..
Яна-яна бөтерелик, ниһаять,
Илһам килер, Каләм язар, Сүз калыр...
1 Көр – бай мәгънәсендә.
2 Кәм – аз мәгънәсендә.
Азәри теленнән
Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев