Айрат Суфиянов: «Өшим мин»
(ШИГЫРЬ)
Җиргә ялганмаса кендекләр – ташка үлчим безнең кемлекләр...
Эзәрлекләр гомер буена таянычсыз, үксез кимлекләр.
Үз асылын җуйган кешедән каһкаһәләп көләр киңлекләр.
Елмаймас та ихлас ачылып шагыйранә хискә тиңлекләр.
Кара туфрак ашын корытса, җимерелеп төшәр ил-йорт та.
Мөмкинме соң тыныч яшәргә, Җир-анаңны имеш, оныт та?..
Танырбызмы аның кадерен кайтып ауган соңгы сулышта?..
Ярларыннан чыгып ташмасмы? – Шаша-шаша күңел тулыша.
Сарут баскан кырлар өстендә дәртле йөрәк-тургай сайрамый...
...Канатлылар оя корырга сүнгән төбәкнеме сайламый?..
Баш очында челлә кояшы... Ник калтырыйм, нигә өшим мин? –
Шәһәр ташы безне бастымы, хыялны чор дарга астымы,
Кеше иткән хисләр качтымы, караңгылык кочак ачтымы,
Язмышыбыз булып? Төшенмим... Өшим мин...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев