"Су җинаятьчеләре": ярамаган дигән саен, һаман коеналар
Июнь ае салкын, җилле көннәре, яңгырлы төннәре белән барыбызның башларын тәмам әйләндереп бетерде, билләһи. Шуңадыр да июльнең кызу,тынчу вакытлары җиткәч, тәмам югалып калдык. Һава торышы җенесе буенча хатын-кыз икәнен дә абайлап алдык – кәефе сәгать, юк, минут саен үзгәреп тора.
Зонтик алырга өлгермисен, ә инде «исәнмесез!» дип кояш та башын чыгара. Тик эш монда түгел. Эссе, җәйгә хас булган һава торышына без әзер түгел идек. Шәһәрдә һавасызлыкка интектеләр, авылда исә бер эшкә кул бармады, тир белән киемнәр ябышып бетте, тәмам хәлсерәде халык. Бәлки шуңадыр да иренмәгән һәркем сулыкларга, шәһәрчә «пляж»ларга ургылды. Тик бүгенге вәзгыятьтә су коену дөрес хәл микән соң ул?
Термометр 32 градустан артык күрсәтә, сулык янында олылар, балалар, барчасы кызудан арынырга максат куеп, суда шапырына. Матур күренеш, әмма барысы да вак «җинаятьче». Ник дигәндә, Роспотребнадзор әле дә тынмаган коронавирус пандемиясе сәбәпле, пляжларда кеше җыюлы, суда коенуны катгый тыйды.
Социаль дистанцияне сакламау сәбәпле, бүгенге көндә сәламәтлеккә куркыныч янарга ихтимал, дип чаң сукты белгечләр. Бу хакта Казанның оператив штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искә төшерде. «Шәһәрдә яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясе таралу ситуациясе актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан баш тартырга чакыра, өстәвенә, бу хөкүмәт тарафыннан да тыелган» - диде ул. Кызганыч, кеше кирелеген тәмам юкка чыгарып булмый шул. Рәсми рәвештә күпчелек пляжларның ябык булуы, күпчелек тыюлар, штрафлар – барысына да кул селтәнде. Ә бит билгеле – Татарстанда массакүләм ял итү урыннарына бару тыела, чөнки республика «коронавирус» чикләүләрен бетерүнең өченче этабына чыкмаган. Штрафлар дигәндә, бу кагыйдәне бозган өчен Лаешта пляжда кайбер ял итүчеләр кесәләрен бушатырга мәҗбүр булды.
Татарстанлылар тәмам пляж сезонына бирелеп киттеләр. Йөзләгән кеше – Аккош күле пляжында, тагы да күбесе Лаештагы Кама диңгезен үз итте, Изумрудный пляжы шыгрым тулы. Шунысы кызык – барысы да рәсми рәвештә ябык. Әмма бу чикләүмени инде? Әлбәттә, юк. Шуңа социаль челтәрләрдә су коенучылар, матур су коену киемнәрен кигән чибәр кызлар фотосурәтләренән башка кызык нәрсә юк дип әйтсәң бер дә хата булмас. Шәһәр уртасында урнашкан Черек күлнең атаклы йөзүчеләре турындагы хәбәрләр генә кәефне күтәрә бу очракта. Кичен сулыкта бер ир-ат кына килсә, көндезен өч яшь егет рәхәтләнгән. Видеоязмага алар «Әгәр дә шәһәрдә пляж булмаса, без үзебезнекен булдырабыз» дип язып куйганнар. Кызулыкка түзә алмасаң, шәһәр уртасындагы истәлекле урында да башыңны суга тыгарсың. Тирәнлеге, су чисталыгы гына шомландыра шул.
Тыюларга каршы килүчеләр дә шактый. Гаҗәп тә түгел, чөнки күптән түгел генә Роспотребнодзорның чираттагы хәбәре буенча, су коену вакытында COVID-19 инфекция йоктырудан куркырга кирәкми - вирус суда үлә. «Ачык сулыклар яңа коронавирус йогышын тапшыру чыганагы булып санала алмый, чөнки суда вирус зыянлы кояш нурларының йогынтысына дучар ителә. Кешедән һава-тамчы юлы белән кешегә тапшырыла торган COVID-19ның бүгенге көндә су аша таралуын раслаучы юк», - диелә хәбәрдә. Ләкин саклык һәркемдә булырга тиештер. Халык күпләп җыелган, бер сөлге икенчесе янында терәлеп торган урында инфекцион вирус мыжлап торуын беркем дә кире какмый.
Коронавирус пандемиясе генә түгел, күпчелек суда батулар да июльдә зур проблемага әверелде. Ай башыннан алып Татарстан сулыкларында 24 кеше батып үлгән, шуларның икесе – сабый бала. Узган ялларда гына 10 кеше һәм 1 баланың гомере өзелгән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Төп сәбәбе – күпчелек пляжларның ябылу аркасында, кешеләрнең җиһазландырылмаган сулыкларда коенулары. Шулай ук суга исерек килеш керү дә күздә тотыла. Мондый фаҗигадән котылыр өчен, алдагы киңәшләргә, гади кагыйдәләргә игътибар итәргә кирәк:
1. Сулыкка дулкынланып түгел, ә тыныч һәм саклык белән керергә киңәш ителә. Ярдан ерак китмәгез, кисәтү билгеләреннән ары йөзмәгез. Моның өчен махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда коеныгыз. Беркайчан да үзегез генә суда булмагыз. Бигрәк тә, үз көчләрегезгә ышанмаган очракта. Берүк, ялган бәла сигналларын күрсәтә күрмәгез.
2. Суда кызу, шук уеннар оештырмагыз, чөнки күңел ачкан вакытта үзегез яисә иптәшегез һава сулар урынына су йотып, аңын югалтырга мөмкин. Уен вакытында бер-берегезнең аяк-кулларын тотмагыз, тартмагыз.
3. Билгесез урында суга сикерү (ыргыту) куркыныч - баш белән грунтка, ботакка һ.б. бәрелергә, муен умырткаларын сындырырга, аңны югалтырга һәм һәлак булырга мөмкин.
4. Йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1,2 метрдан да артмаган махсус җиһазландырылган урыннарда гына коенырга рөхсәт ителә.
5. Сулык янында балалар белән ял итсәгез, һичшиксез, аларны күзәтегез. Балалар сай урында уйнасалар да, игътибар булыгыз, чөнки уен вакытында бала егылырга һәм су йотырга мөмкин. Балалар йөзәргә өлкәннәр контролендә генә өйрәнә ала.
Айзилә Сабирова
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев