ШАГЫЙРЬ ТУГАН ЯКТА
Разил Вәлиевнең шанлы халкыбыз һәм милләтнең иң бөек композиторы турында "Татар җанын аңлыйм дисәң, утыр да бер тыңла Сәйдәшне", дигән гыйбрәтле юллары бар. Ә шагыйрьнең үзен, кешелеген, асылын аңлыйм дисәң, аның туган авылы Ташлыкны күр икән. Яраткан остазыбыз Мөхәммәт Мәһдиев юкка гына "әдипнең чын йөзе туган ягында ачыла", дип язмагандыр...
Разил Вәлиевнең шанлы халкыбыз һәм милләтнең иң бөек композиторы турында "Татар җанын аңлыйм дисәң, утыр да бер тыңла Сәйдәшне", дигән гыйбрәтле юллары бар. Ә шагыйрьнең үзен, кешелеген, асылын аңлыйм дисәң, аның туган авылы Ташлыкны күр икән. Яраткан остазыбыз Мөхәммәт Мәһдиев юкка гына "әдипнең чын йөзе туган ягында ачыла", дип язмагандыр инде...
Кәрван булып тезелешкән заманча олауларны ташлыклылар авыл башына ук чыгып каршы алды. Разил Вәлиев портретын һәм ул иҗат иткән шигырь юлларын ике багана арасына әләм рәвешендә күтәреп, авыл капкасы да корып куйганнар. Гадәттәгечә ипи-тозлардан соң Разил әфәнде белән аның 50 ел буе бергә гомер иткән җәмәгате Алия ханымны туй олавы сыман бизәлгән җиңел чанага күчереп утырттылар. Халык шагыйре, шулай итеп, туган авылы мәйданына ат чанасы уртасында җырлап кайтып керде, әле яңа гына үзенең исеме бирелгән урамнан да үтте. Ә мәдәният йорты бусагасына бер дистәдән артык баянчы тезелгән. Бактың исә, шагыйрьнең туган авылы Ташлыкта бүген 57 шәп гармунчы гомер итә икән! Килен төшерә башласалар, туйда кияү белән кәләшне биетү, кода-кодачаны җырлату өчен сыңар гармунчы да таба алмыйча интеккән авылларны санап бетергесез. "Гармунчыгыз килсен әле, биетеп китсен әле", дигән ялварулы җырларны да шулар тудыргандыр. Шушындый җырга-моңга мәхрүм авыллар янәшәсендә бер Ташлыкта гына да 57 оста! Разил әфәнде белән аның бертуган энекәше Рәмзилнең дә гармунда уйнауларын истә тотсаң, шагыйрьнең моң чишмәсе әнә каян килә икән, дип сокланырга кала...
Ташлык - зурлыгы ягыннан элекке авыл советы, бүгенге җирле үзидарә составында Шәңгәлчедән кала икенче авыл ул. Аралары бер чакрымнан артмый, бәлки шунлыктандыр тугызъеллык яки урта мәктәп гомер буе Шәңгәлчедә генә яшәп килгән. Разил әфәндедән олыраклар да, бүгенге сабыйлар да Шәңгәлчегә йөреп белем ала. Әмма тугызъеллык мәктәбе дә булмаган "икенче сортлы, бичара" Ташлыкның 245 хуҗалыгында бүген 500 гә якын кеше гомер итә. Былтыр гына да Ташлыкта 19 сабый дөньяга аваз салган, яшь гаиләләр хәтта биш сыер да алган. Ихтыярсыз рәвештә, Россиянең сыңар авылсыз да калган, әмма XI-XII гасырларда ук төзелгән (һәм барча тарихи китапларда "татар-монгол явы җимереп бетергән" дип каһәрләнгән) чиркәү вә монастырьлары өчен генә "ил күрке"нә әверелгән "Алтын Боҗра" эчендәге төбәкләрен искә алмый булмый. Шуларга капма-каршы рәвештә Мамадыш районының Тулбай авылы искә килеп төшә. Олуг әдибебез булган Шәйхи Маннур дәүләт түләгән каләм хакы хисабына (язучыларның хөкүмәткә кирәкле чаклары артта калды) әле үзе исән вакытта ук туган авылында олы китапханә төзетеп куйган, шуның бер очына үзе кунакка кайтканда ял итәрлек бүлмәләр дә булдырган. Вафатыннан соң якташлары аны музей-мемориалга әверелдергән. Кунакларны каршы алу өчен әүвәл асфальт юл салдырган, аннары заманча мәдәният йорты, яңа мәктәп бинасы, хөррият килгәч, инде мәчетен дә төзетеп куйган. Барча шартлар тудырылгач, тулбайлылар да авылны ташлап китүдән туктаган, соңгы биш-алты ел гына да яшь гаиләләр, хуҗалык-йорт тергезеп, туган якта калган. Әдип биргән үрнәк дәвамы бу, әдиптән башкаларга йоккан туган як мәхәббәте.
Разил әфәнде белән гомеренең соңгы 25 елын Дәүләт Советында эшләп үткәргән Туфан абый Миңнуллин да "туган Кама Тамагым, газиз Мәрәтхуҗам" дип, аны саклап калу өчен җан ата иде. Авылның чишмәсен дә булдырды, мәчетен, башлангыч мәктәбен төзетте. Ахырда, инде вафатыннан соң, "Таттелеком" берләшмәсе җитәкчеләренең миһербанлыгы белән, Мәрәтхуҗада Туфан аганың музей-комплексы да калкып чыкты. Монысы да - туган якны саклап калу юнәлешендә әдип биргән үрнәк, әдип мәхәббәте.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев