Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Гафаров: «Мәктәп укытырга һәм тәрбияләргә тиеш, ә хезмәт күрсәтергә түгел»

Бүген Казанда 8 меңнән артык педагог эшли, алар арасында яшь белгечләр дә, 50 елдан артык стажлы укытучылар да бар.

Бүген Казанның мәгариф учреждениеләрендә 8 меңнән артык педагог эшли. Аларның 25 енең педагогик стажы 50 елдан артып китә. Ә 9 нчы гимназиянең озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Рита Николаева 65 ел педагог булып эшли, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

 

Биш ел эчендә Казан педагоглары «Ел укытучысы» конкурсының финалына өч тапкыр чыкты

Казан укытучылары арасында үз эшләренә чын-чынлап бирелгән талантлы кешеләр күп, дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Бу мәктәпкә сәләт буенча килгән кешеләр. Без аларның һөнәри конкурсларда уңышларына чын күңелдән шатланабыз, бу ахыр чиктә безнең балаларда чагыла. Мондый бирелгән укытучылар никадәр күбрәк булса, шулкадәр бирелгән балалар күбрәк булачак. Педагогларның уңышлары аларның хезмәттәшләрен дә стимуллаштыра», - диде ул.

Мәсәлән, «Россиянең ел укытучысы» конкурсы лауреатлары исемлегенә илнең иң яхшы 15 педагогы арасына 2 нче номерлы лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин керде. Конкурсның йомгаклау этабы Төмән өлкәсендә 20 нче сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр узды. «Соңгы биш елда Казан педагоглары финалистлар бишлегенә өч тапкыр керде. Коллегаларның һәр җиңүе Казан Мәгариф командасының иң көчле һәм максатчан профессионаллардан торуын тагын бер кат ассызыклый», – дип сөйләде И.Ризванов.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү хезмәткәрләре арасында бәйгенең җиңүчесе «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге педагогы Виталий Фролов булды. Аңа «Физкультура-спорт юнәлеше педагогы» номинациясендә икенче урын бирелде. Конкурсның йомгаклау этабы 19-23 нче сентябрьдә Красноярскида узды. Анда бөтен Россиядән 70 педагог катнашты.

 

 

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының топ-15 педагогы исемлегенә 116 нчы номерлы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова керде. Ярышлар илнең төрле почмакларыннан 68 педагог катнашында Железноводскида узды.

146 нчы номерлы лицейның директор урынбасары Ольга Константинова һәм 152 нче номерлы гимназиянең педагог-оештыручысы Марина Захарова педагогик хезмәткәрләрнең «Кеше тәрбияләү» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының төрле номинацияләрендә призерлар бишлегенә керделәр. Конкурсантлар мастер-класслар үткәрделәр һәм онлайн-форматта үз осталыкларын күрсәттеләр.

397 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рената Хәбибуллина «Ел тәрбиячесе» конкурсының соңгы этабында илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә керде. Сынаулар 28 нче сентябрьдә Ярославльдә тәмамланды, анда бөтен Россиядән 83 конкурсант катнашты.

Яңа уку елында 300 дән артык яшь педагог эшкә кереште

Яңа уку елында Казан мәгариф учреждениеләре 305 яшь белгеч белән тулыланды. «Кадрларның яшәрүе беркайчан да үзмаксат булмады. Бу тормышның һәр өлкәсендә булган табигый процесс. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрдә яшь педагоглар өчен остазлык мәктәбе эше җайга салынган», - дип игътибарны юнәлтте Мәгариф идарәсе башлыгы.

Аның сүзләренчә, әлеге юнәлештә гамәлгә ашырыла торган проектларның берсе Мәгариф хезмәткәрләре йорты базасында яшь педагоглар өчен «Үсеш» интенсивы булды. Бу – укытуның яңа форматы, аның максаты яшь белгечләргә педагог эшендә кирәкле практик күнекмәләрне өйрәтү.

 

 

 

Шәһәрнең педагогик кадрлар белән тәэмин ителеше турында сөйләгәндә, И.Ризванов халыкара тикшеренүләрдә укучылар санын бер укытучы бүлеп исәпләү кабул ителүен билгеләп үтте. Әйтик, 2013 елда «укучы/укытучы» нисбәте – уртача 15,9, ә 2020 елда ил буенча 18 тәшкил иткән. Бүген ТР башкаласында бу күрсәткеч 21,4 дип бәяләнә.   

Соңгы 10 елда Казан мәктәпләрендә укучылар саны 53% ка, ә укытучылар саны 6% ка артты, дип ассызыклады И.Ризванов. «Бу белгечләрнең җитмәве турында сөйли, алар арасында башлангыч сыйныфлар укытучыларына, шулай ук рус теле, математика һәм физика укытучыларына ихтыяҗ зур. Шуңа бәйле рәвештә киләчәккә юнәлтелгән эшне алып бару мөһим – инде мәктәп эскәмиясеннән яңа кадрларны үстерергә кирәк», – диде ул.

Яңа уку елында Казанның 25 мәктәбендә 32 психологик-педагогик сыйныф ачылды. Шуның аркасында өлкән сыйныф укучылары педагогика һәм психология нигезләрен үзләштерә, мәктәп яны лагерьларында үзләрен вожатый ролендә сынап карый. Мондый сыйныфларда укучылар өчен беренче слет узган атнада Казан федераль университетында узды. Укучылар югары уку йортындагы кураторлар белән таныштылар, «Университет шимбәләре» проекты турында белделәр һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Казан мәктәпләре Россиянең иң яхшы уку йортлары исемлегенә керде

Укытучының һөнәри осталыгына югары бәя аның укучыларының конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүләре генә түгел, ә югары уку йортларына керүләре дә керә, дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы. Шулай итеп, югары уку йортларына керү кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр рейтингын ел саен RAEX тикшеренү агентлыгы бастыра.

Нәтиҗәләргә караганда, Россиянең көндәшлеккә сәләтлелек буенча иң яхшы 200 мәктәбе арасына 131 нче номерлы лицей, КФУның IT-лицее, Лобачевский исемендәге лицей, 2 нче һәм 7 нче номерлы лицей-интернатлар, 7 нче һәм 19 нчы номерлы гимназияләр кергән.

Илнең алдынгы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча иң яхшы 300 мәктәп арасында – Лобачевский исемендәге лицей, КФУның IT-лицее, 19 нчы номерлы гимназия, 131 нче номерлы лицей, КФУның IT-лицее һәм 177 нче номерлы лицей.

Югары профильле IT-белгечләр әзерләүгә өлеш керткән илнең топ-200 уку йорты арасына 131 нче номерлы лицей, КФУның IT-лицее, Лобачевский исемендәге лицей, 2 нче номерлы лицей-интернат һәм 39 нчы номерлы мәктәп эләккән.

 

 

Шулай ук 116 нчы, 131 нче номерлы лицейлар һәм 179 нчы, 139 нчы номерлы гимназияләр медицина өлкәсендә Россиянең иң көчле 50 мәктәбе арасына керделәр. Моннан тыш, Казан мәгариф оешмаларын гуманитар һәм техник юнәлештәге иң яхшы мәктәпләр рейтингында да күреп була. «Һичшиксез, бу Казан белем бирү учреждениеләренең югары дәрәҗәсе һәм команда эшенең күрсәткече турында сөйли», - диде И.Ризванов.

Шулай ук ул педагогларны якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады. Бәйрәм алдыннан Казанда «Рәхмәт, Укытучы» медиаакциясе башлана. Шәһәрлеләр яраткан педагоглары өчен котлау сүзләре язылган фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштыра ала. Постларны #спасибоучитель һәм #казанскоеобразование хештеглары белән билгеләргә кирәк.

«Без укытучылар өчен лаеклы эш шартлары тудыру өчен барысын да эшләргә тырышабыз: иске мәктәпләрне ремонтлыйбыз, яңаларын төзибез, мәктәп кабинетларының һәм лабораторияләренең җиһазларын яңартабыз», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров. Аның сүзләренчә, бүген укытучылар күп төрле кыенлыклар белән очраша, һәм укытучының балалар белән эшләвенең төп нәтиҗәсе – алар өчен укытуда да, әхлакый яктан да абруйлы булып калу. «Россия Федерациясендә мәгариф турындагы законда соңгы үзгәрешләр «мәгариф хезмәт күрсәтүе» төшенчәсен кире какты, мин моны ихластан хуплыйм. Мәктәп хезмәт күрсәтмәскә, ә укытырга һәм тәрбияләргә тиеш. Бу сүз уены гына түгел, бу безнең җәмгыятьтә зур сорау булган мөһим үзгәреш. Уртак тырышлык белән Казан мәгарифенең югары маркасын тотырбыз», - дип нәтиҗә ясады Башкарма комитет җитәкчесе.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев