Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Пермьдә татар авыллары югала

Пермь краеның Березовка районындагы татар авылларында мәктәпләрне ябып, балаларын күрше рус авылларында укыталар.

Эреләндерү, кушу шаукымы чирме, заман таләбеме? Эреле-ваклы чиновниклар, кәнәфи биләп утыручылар  бу сорауга заман таләбе дип җавап бирәчәк. Ә дотацияле район, өлкә, респуб­лика исеменнән эш итүчеләр бу җәһәттән бюджетка ишарәләячәк. Алар өчен җирле халыкның милли-мәдәни мәнфәгатьләре өченче, дүртенче, бишенче урында. 

2008 елның октябренда Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты делегациясе составында Пермь краеның Березовка районындагы Байтирәк авылына баргач, бу аянычлы хәлнең ап-ачык мисалына тап булдык. Район хакимиятләре 2006 елда гомуми урта белем бирүче Байтирәк мәктәбен тугызъеллыкка әйләндергән, 2008 елда башлангыч мәктәпкә калдырган иде. «Өч төштә «чәчелеп» урнашкан агач укыту биналары заман таләпләренә җавап бирми», – дип аңлатты ул чакта безгә район хакимияте вәкилләре. Биредә 1999 елда ике катлы, ике йөз балага исәпләнгән мәктәп сала башлаганнар да бит, акча җитмәүгә сылтау итеп, 2003 елда төзелешне туктатканнар. Хәер, аның диварлары өелгән, түбәсе ябылган иде. 

1960 елларда Байтирәк мәктәбендә алты йөзләп бала укыган. Әле 2005 елда да йөзләп бала гомуми урта белем алган. Әмма 2006 елда күршедәге Кыйшауба авылы мәктәбе балаларын, автобус белән кызыктырып, унбиш чакрым ераклыктагы Перебор урыс авылы мәктәбенә күчергәннәр. Аңа кадәр өч чакрым ераклыкта яшәгән кыйшаубалылар Байтирәккә йөреп укыган. «Безгә кул селтәп, Перебор урта мәктәбен саклап калу өчен эшләде моны район мәгариф җитәкчеләре», – дип аңлатты  ул чакта бу хәлне байтирәклеләр (2006 елда тагын бер югалту кичергәннәр: биредәге җирле үзидарә советын Перебор авылына күчергәннәр. Шулай итеп райондагы бер татар авылында да җирле үзидарә калмаган). Югыйсә, ул вакытта Перебор мәктәбендә дә, Байтирәктә дә 67 шәр бала укыган. Байтирәклеләр белән килешмичә булмый: әлеге адымнары белән чиновниклар райондагы татар милли мәгарифенең үзәге, методик базасы булган авыл мәктәбенең язмышын түмәргә салган. Район хакимиятләре, җирле татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләренә төкереп карамаса, өстенлекне Перебор мәктәбенә түгел, Байтирәк мәктәбенә бирергә тиеш иде. Әле ул вакытта урман кочагында, Шау­ба суы буенда утырган бу татар авылында мәктәпкәчә яшьтәге утыздан артык бала булган. Бу җәһәттән «Ватаным Татарстан» газетасында (2008 ел, 24 октябрь саны) «Килде болыт, качты кояш» яки «Байтирәк бәете» атлы язмам чыккан идем. Ул чакта район хакимияте башлыгы Александр Серогодский: «Без моңарчы мәсьәләнең болай ук җитди икәнлеген белми идек. Рәхмәт: килдегез, аңлаттыгыз. Киләсе елда җәен Сабантуйга көтәбез. Ниндидер үзгәрешләр булмый калмас»,  – дип озатып калган иде. 

Үзгәрешләр булганмы соң? Берничә көн инде бу хакта озак еллар Байтирәк мәктәбендә укыткан, 1995-2000 елларда шунда директор вазыйфаларын башкарган Әлфирә Беляева белән хәбәрләшәбез. Үз районындагы җиде татар авылындагы уку-укытуның торышы турында да яхшы хәбәрдар ул. Ни кызганыч, хәбәр-мәгълүматларының уңайлары бик аз. 2008 елда Байтирәк балалар бакчасын ябып, башлангыч мәктәп бинасына күчергәннәр. Хәзер ул күрше авылдагы балалар бакчасының филиалы буларак кына эшли. Район җитәкчеләре, авылга газ кертүгә, төзелә башланган уку йорты бинасын, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, ФАП урнашкан комплекс итеп, салып бетерергә вәгъдә иткән булган. 2012 елда газ кергән, тик яңа мәктәп бинасы «сакаллы» төзелеш булып кала биргән. 2010 елда, авария хәлендә, дип, Саявыл, Кыйшауба һәм Чокыравыл татар авыллары мәктәпләрен дә япканнар. Чокыравыл тугызъеллык мәктәбен ябып, 70 баланы күршедәге Сосновка урыс мәктәбенә йөртеп укыта башлаганнар. 2015 елда Чокыравылда ремонт тәмамланса да, төп мәктәп итеп ачмаганнар, аны башлангыч мәктәп-балалар бакчасына әйләндергәннәр. Хәзер Чокыравылда башлангыч мәктәп тә юк. Балалар бакчасы да күршедәге урыс авылы балалар бакчасының филиалы, балалар төркеме буларак кына көн күрә. Ни кызганыч, бүген райондагы җиде татар авылының берсендә дә башлангыч мәктәп тә калмаган. Райондагы соңгы башлагыч татар мәктәбе, ягъни Байтирәк мәктәбе 2018 елда ябылган. Гәрчә, соңгы җанисәп алу мәгълүматларына буенча, район халкының 16,2  процентын татарлар тәшкил итә.

Әлеге аянычлы хәлне сөйләп аңлату мөмкин түгел. Татар мәктәбен урыс мәктәбенә әйләндерү бер фаҗига булса, бөтенләй мәгариф системасын бетерү – авылны тәмам юкка чыгару лабаса. Табигый, юньле балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе дә булмаса, яшь гаиләләр туган җиреннән читкә китү ягын карый, ана капиталына бирелгән акчага район үзәгендә яки, гомумән, башка җирдә йорт салдыра. Дөрес, район үзәгенә яки шәһәргә якын булса, дачниклар авылы буларак яши әле. Әмма Байтирәк зур шәһәрләрдән шактый ерак шул. 

 – Урыс мәктәпләре өчен татар балалары укучылар санын арттыручы шарт буларак кына мөһим. Аларда бер сәгать тә татар теле һәм әдәбияты укытылмый. Әгәр үзебездә мәктәп булса, фәннәр урысча укытылса да, тәрбия эшләре барыбер татарча алып барылыр, бер-ике сәгать булса да татар теле керер, ничек тә татар мохите сакланыр иде, – дип авыр сулый Әлфирә ханым. Байтирәктә булган чакта, ата-аналар белән очрашу вакытында: «Перебор мәктәбендә укый башлагач, кайбер яшүсмерләр үзләрен йөгәнсез хис итә, тупас тота башлады, хәтта кайбер кызлар ачыктан-ачык тәмәке тартудан да оялмый», – дип уфтанганнары истә калган. Шул вакыттан соң 16 ел узган.  Яшь күңелләргә вәсвәсә берничә тапкыр арткан бу заманда хәлләр тагын да четрекләнгәндер, дип фараз итәргә кала.  

Милләттәшләребез яшәгән башка районнарда да шушындый хәлме, дип кызыксынабыз. «98 проценты татар-башкорт яшәгән Барда районында, билгеле, хәл бездәге кебек түгел. Березовка бер яктан – Көңгер, икенче яктан Лысьва районы белән чиктәш. Әле сиксәненче елларда Кыйшауба белән Кәнәбәк авыллары балалары безнең Байтирәк мәктәбендә укый иде. 1988 елда Кәнәбәк авылы Лысьва районына күчте. Иске бинада төп мәктәп ачтылар. 2006 елга кадәр барыбер X-XI сыйныфны безгә килеп укыды. 2021 елда анда кечкенә генә, заманча яңа мәктәп салынды. Балалар аз булгач, хәзер бу бинада төп мәктәп эшләп килә. Кәнәбәк балалары бу җәһәттән безнең укучыларга караганда күпкә бәхетлерәк», – дип җаваплады  Әлфирә ханым. Лысьва, Көңгер районнарына әледән-әле Татарстаннан, конгресстан делегацияләр килеп торса да, 2008 елдан бирле безгә беркемнең килгәне юк, дип тә зарланды ул. 

Бу вәзгыятьне берничек тә үзгәртеп булмыймы соң? Ә.Беляева офыкта бер яктылык күрә әле. Пермьда татар милли компонентлы бер мәктәп ачмакчылар икән. Әгәр ул эшләп китсә, Байтирәк кебек авыл мәктәпләре аның филиалларына әйләнер иде, дип өметләнә Әлфирә ханым. Ягъни интернат ачып, Х-ХI сыйныфка барырга җыенган татар балаларын шунда  укытып булыр иде. Ул чагында Байтирәк җирлегендә край башкаласында укучы балалар өчен җәйге лагерь оештыру мөмкин. Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәмендә укучылар анда туган телләрен камилләштерер, мәктәп каршындагы тәҗрибә бакчасында эшләр, спорт белән шөгыльләнер иде. Бер дә тормышка ашмастай хыял түгел. Әлеге тәкъдимен Пермь краеның татар милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Хәлил Фәрвазетдиновка да җиткергән ул. Тик әлегә җавап килмәгән. 

Бүген Байтирәк мәктәбен төзеп бетергән сурәттә, анда тугызъеллыкны булса да ачарга мөмкинме соң? Районда татар мәгарифе үзәге сакланып калсын дигән максат куйган сурәттә, бу – мөмкин эш. Узган ел без шулай ук дотациягә яши торган Киров өлкәсенең Нократ авылына баргач, татар мәнфәгатьләре белән исәпләшүнең күркәм үрнәген күрдек. Тугызъеллык мәктәптә унөч бала укып йөри. Хәзерге вакытта Перебор авылы мәктәбендә Байтирәктән  – 16 бала, Кыйшаубадан 13 бала укый. Байтирәктә әле мәктәпкәчә яшьтәге – 8, Кыйшаубада 1 бала бар. Димәк, утызлап бала җыела. Кем белә, милли мәктәп ачылган сурәттә, бәлкем райондагы башка татар авылларыннан да укырга килә башларлар. 

Ун еллар элек төзелеп бетмәгән Байтирәк мәктәбенә край башкаласыннан бер «һөҗүм» булган инде. Әлеге бина җирлегендә психоневрология интернатының бер филиалын ачарга ниятләгәннәр. Билгеле, авыл халкы бу ниятне хупламаган. Хыя­лына кул салырга җыенганнарны кем үз итсен?! «Менә икенче һөҗүм әзерләнә. 20 август көнне Пермь краеның Милекне идарә итү министрлыгы мәктәп бинасын сатуга, «торги»га куйган», – дип көрсенә Әлфирә ханым. Һаман кемнеңдер килеп ярдәм кулы сузуына өметләнә ул. Шуңа күрә булышуларын сорап чаң суга: край мәгариф министры катына бара, матбугат органнарының бусагаларын таптый. Байтирәк мәктәбенең, татар мәгарифенең аянычлы язмышы турында 2011 елда – «Пермский обозреватель», 2017 елда «Российская газета» язып чыккан. Әлеге «сакаллы» төзелешне ОРТ каналы да илгә фаш иткән. Тик булышырга атлыгучылар күренми. 

Ил төкерсә, күл булыр, диләр. Әнә, татар эшкуарларын кузгатып, әллә ничә татар төбәгеннән ярдәм кулы сузып, Курган өлкәсендә янгын афәтенә тарыган Эчкен-Йолдыз авылын торгыздык, су басудан зыян күргән Себер, Оренбург тарафларына ярдәм җибәрдек. Татар мәгарифенә янаган бу хәвеф ут-су афәтеннән дә куркынычрак лабаса. Күз алдында бер районда бер генә авыл түгел,  ә 6-7 татар авылы бетеп, таралып бара. Ут-суның зыяны берничә сәгатьтә сизелсә, Березовка районындагы татар авылларында дистә елларга сузылган инкыйраз күзәтелә. Бер-бер чарасын табарга иде! 

Пермь якларында хакимиятләрнең татар авылларына мөнәсәбәте, татарча исемнәрен танырга теләмәве рәсми атамаларда ук сизелә. Әйтик, Березовка районында халык туган авылларын үзебезчә, матур итеп, Байтирәк, Кыйшауба, Саявыл, Чокыравыл, Эчкәравыл, Кыйгавыл, дип йөрсә, хакимиятләр аларны Батерки, Ванькино, Антонково, Копчиково, Клычи, Иссиняево дип атый. Таз авылының гына исемен үзгәртмәгәннәр.  

Рәшит МИНҺАҖ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев