Мәгариф өлкәсендә өзми-куймый үзгәрешләр алып бара башлауга 25 елдан артык вакыт узды. Гади генә итеп әйткәндә, без татар мәгарифен яңартып, үзгәртеп, таркатып йөри торгач, үсеп килүче буын бу өлкәдә адаша язды.
1990 елларда татар мәгарифен үстерүдә шактый гына ышанычлы адымнар ясалса да, ул турыда инде хәзер сагынып та искә алмыйлар....
Мәгариф өлкәсендә өзми-куймый үзгәрешләр алып бара башлауга 25 елдан артык вакыт узды. Гади генә итеп әйткәндә, без татар мәгарифен яңартып, үзгәртеп, таркатып йөри торгач, үсеп килүче буын бу өлкәдә адаша язды.
1990 елларда татар мәгарифен үстерүдә шактый гына ышанычлы адымнар ясалса да, ул турыда инде хәзер сагынып та искә алмыйлар. Хәтта шул елларда татар мәгарифен җитәкләгән, татар гимназияләре, мәктәпләре, татар-төрек лицейларын эшләтә башлаган педагогика фәннәре докторы, элеккеге мәгариф министры Харисов Фирас Фәхраз улының исемен телгә алырга да шикләнәләр.
Ул заманда татар телен дәүләт теле итү өчен янып-көеп йөрүче Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллиннар да соңрак авызларына су кабарга мәҗбүр булды. Чөнки элек алар тарафыннан әйтелгән, милләт үсешенә, мәгарифенә кагылышлы алдынгы фикерләр бүген депутат вазифаларын башкаручы миллионер яки генераль директорлар күңеленә үтеп керә алмый.
Милли университет, милли китапханә булдыру өчен, Спорт сарайлары салган кадәр акчалар да кирәк түгел югыйсә. Халыкка мөрәҗәгать итеп тә, бу эшнең бар өлешен башкарып була.
Татар Конгрессының эшен барлый башлагач та, уйга калырлык шул. Бүген Россиянең һәм чит илләрнең шәһәрләрендә Сабан туе, җыр-бию кичәсе, ярминкә үткәреп кенә милләтне һәлакәттән коткару мөмкин түгел. Шәхестә миллилек, тел өйрәнүгә омтылыш,татар матбугатына язылу һәм уку, укыганнарын башкаларга ирештерү кебек сыйфатлар бик азларда гына сакланып калды.
Татарстан Конституциясендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дип игълан ителсә дә, оешма һәм учреждениеләрдә, хәтта мәктәпләрдәге элмә такталарда да мәгълүматлар башта русча, аннан соң гына татарча языла.
Бүгенге Мәгариф министрлыгын тормышның ачысын-төчесен татыган,ак белән караны аера белә торган милләт җанлы Э.Н.Фәттахов җитәкли. Татар тормышына караган күп проектлар гамәлгә ашырыла. Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирү мөмкинлеген булдыру юлларын эзлиләр. Укытучылар өчен дистә еллар буе чыгып, аларның киңәшчесенә әйләнгән "Мәгърифәт" газетасы да педагогларга кире әйләнеп кайтмас микән әле?
Ел саен дистәләгән балалар бакчалары ачылу, аларның заманча итеп төзелүе һәм урыннарны мөмкин кадәр дөрес бүлү дә киләчәккә өметләр уята. Мәктәпләр белән тәэмин итү дә көн кадагында. Тик күңелне борчый торган бер мәсьәлә бар: аларның кайберләре ачыла да, икенче көнне 1-2 айга ябыла. Сәбәбе: төзелеш эшләренең башкарылып бетмәве. Гаеплене тиз табалар үзе, гадәттә, ул мәгариф бүлеге мөдире булып чыга. Югыйсә, мәгариф турындагы уставта гамәлгә куючыларга (учредительләргә) зур җаваплылык йөкләнә. Димәк, тасма кисәргә баручы түрә ханым-әфәнделәр дә җавап бирергә тиеш.
Аллага шөкер, Россиянең күп кенә төбәкләрендә ачыла торган мәгариф оешмаларын "Бердәм Россия" исеме белән бәйләмиләр. Икенчедән, файдалануга тапшырылган мәгариф объектлары янәшәсендә укытучылар һәм тәрбиячеләргә яшәү өчен яңа йортлар да төзиләр.
Мәгариф өлкәсендә Федераль максатчан программаларының тагын берсе - "Уңайлы мохит" программасын да кайда кирәклеген тәгаен билгеләгәч кенә тормышка ашыру мөһим. Кирәк-кирәкмәсә дә инвалидлар өчен керү-чыгу юллары эшләп, ә шул ук вакытта түбәләрдән су агып, тәрәзәләрдән җил өреп торса, бер дә күңелгә сары май булып ятмас иде бу хәл.
Татар мәгарифенә кирәкле әдәби-нәфис, иҗтимагый әдәбиятны басма рәвештә укучыга һәм укытучыга, ата-аналарга, галимнәргә җиткерүдә элек "Мәгариф" нәшрияты алып барган эшчәнлекне шәхси нәшриятлар кулына тапшыру да күңелне бимазалый. Беркемгә дә сер түгел, шәхси нәшриятларны иң беренче чиратта акча мәсьәләсе кызыксындыра. Теге яки бу шәхси нәшриятта китап бастырып кына, укучы күңеленә хуш килердәй, әдәби фондны баетырдай язучы, шагыйрь йә, журналист та әвәләп булмый.
Мәгариф өлкәсендә парадокслар шактый. Озак еллар буе Совет мәгарифе дөньядагы иң алдынгы белем бирү үрнәге булды. Бүген исә чит илләрнең укыту методикалары проектларын зур яңалыкка санап, аларга табынабыз. Иманым камил: аларның гомере 3-5 еллык кына.
Мәгариф өлкәсендә бүгенге модернизацияләр санаулы сәгатьләр һәм көннәр өчен генә ясала. Педагогик традицияләргә һәм элеккеге буыннарның сыналган тәҗрибәсенә тугрылык бары тик йөзләрчә еллар белән исәпләгәндә генә заманча булып әверелә.
Ак эт бәласе кара эткә, дип мәгариф өлкәсен белгәне-белмәгәне дә коррупциядә гаепли башлады. Коррупция (сатып алу) - вазифаи затның хезмәт урынын баю өчен турыдан-туры файдалануын аңлата бит. Мәктәпнең җитешмәгән якларын ата-аналар үзләре тиешле дәрәҗәгә җиткерергә теләгән очракта нигә аларга каршы килергә ди? Югыйсә, коррупциянең башында кемнәр торганын төнлә уятып сорасалар да, һәркем җиңел санап чыга алачак бит.
Киләчәкнең милләт уллары һәм кызларының нәкъ менә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә балкып чыгулары беркемгә дә сер түгел. Ә инде Актаныш районындагы кебек сәләтле балалар өчен гуманитар гимназияләр һәр 5 районның берсендә эшләсә, нур өстенә нур булыр иде. Соңгы тапкыр милләтнең инкыйразга таба баруына нибары 25-30 еллап кына вакыт узды. Ялгышларны төзәтергә вакыт бар әле.
Мәгариф өлкәсендә кичекмәстән чишелергә тиешле мәсьәләләр бихисап. Йомгаклап әйтсәк, менә аларның иң мөһим дип саналганнары:
адым саен уздырыла торган реформаларны туктату;
кичекмәстән Татар милли университетын ачу;
РФ, ТР Конституцияләренең телләргә һәм милләтләргә кагылышлы маддәләренең үтәлешен җәмәгатьчелек контроленә алу;
чит илләрдән мәгариф проектларын сатып алуны чикләү;
район мәгариф бүлекләренең штатын 7-8 кешедән дә арттырмау;
татар халык педагогикасы казанышларын укыту һәм тәрбия эшенә нигез итеп алу;
укыту процессында телефон, гаджет һ.б. куллануны чикләү;
мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен бертигез дәрәҗәдә укытуны кире кайтару;
кириллица белән янәшә латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын факультатив түгәрәкләрдә өйрәнү;
"кәгазь боткасы"н узган гасырның 80 нче еллары дәрәҗәсенә "төшерү".
Аңга килергә әлегә соң түгел.
Рамазан КӘБИРОВ,
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең тел-әдәбият, тарих, җәмгыять белеме укытучысы.
Нет комментариев