ҖӘЛИЛ АВЫЛЫ МОСТАФА
2013 елның май азагында Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада үткәрелгән тантаналарда катнашу бәхете эләкте. Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы әлеге истәлекле авылда элек тә булган бар, андагы тишек түбәле клуб һәм музейларын күрү күңелгә бер дә бәхет һәм юаныч өстәмәгән иде. Инде "Җәлилгә багышланган яңа музей ачарга барабыз", дигән сүз ишеткәч,...
2013 елның май азагында Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада үткәрелгән тантаналарда катнашу бәхете эләкте. Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы әлеге истәлекле авылда элек тә булган бар, андагы тишек түбәле клуб һәм музейларын күрү күңелгә бер дә бәхет һәм юаныч өстәмәгән иде. Инде "Җәлилгә багышланган яңа музей ачарга барабыз", дигән сүз ишеткәч, әлбәттә, җанга җылы өмет тулды. Соңгы егерме биш ел дәвамында Оренбург ягына чыкканым юк иде, шул сәбәпле һәр чакрымны гел күзәтеп, хәтер сандыгына теркәп бардым.
Татарстан чиген узгач, Мостафага чаклы Габдулла, Пономаревка, Васильев, Шарлык атлы район җирләре аша үтеп китәсе бар. Юллары тар, нык ватылган булуга карамастан, ике якта тезелешкән авыл-салаларны, басу-кырларны җентекләп күзәтәбез. Баулы белән Оренбург арасында әле 1740-1750 елларда ук нигезләнгән татар авыллары - ям станцияләре тезелешеп кала. Габдрахман (Әлмәт районындагы Габдрахманнан күченгән), Котлымбәт ("Котлымөхәммәт"не өлкән агай шулай сөннәткә утырткан), Дүсмәт (элекке "Дусмөхәммәт"), Сарманай, Чаганлы, Нәүрүз, Яңа Муса, Йөзәй, ниһаять, Мостафа кешеләре - кичә үзебезнең Татарстан җирендә көн күргән татарларыбыз, якын туганнар бит. Мәгълүмат өчен шунысын да өстәп үтә алам. Әлеге авылларда яшәгән борынгы бабаларыбыз Пугачев яуларында да актив катнашканнар. Бик күбесе карательләрне үз чаналарында күчереп йөртергә мәҗбүр ителгән. Нәкъ шулар сигез йөз карательдән торган полковник Чернышев командасын бернинди атышларсыз-нисез Пугачев кулына илтеп тапшырган. Нәкъ шулар ук генерал Карны Мостафа авылы янында фетнәчеләр гаскәренең авызына илтеп керткән. Генерал Кар үзенең ике мең өч йөз кешелек командасы белән нәкъ Муса Җәлил туган авыл янында тар-мар ителгән һәм "мескен, бичара" генерал янәдән Бөгелмәгә чыгып качкан. Шуның өчен Екатерина-Әби патшабыз генерал Карны армиядән куган. Ә Мостафа авылы янындагы яуда, Пугачевның шәхсән үзеннән тыш, мөселман полклары белән Татарстанның Яр-Чаллы авылыннан Оренбургка күчеп киткән Идеркәй Мәхмүтов җитәкчелек иткән. Күршедәге Йөзәй авылы янында да карательләр "надан вә томана" крестьян полковниклары тарафыннан ничәмә-ничә тапкыр җиңелү ачысы татыганнар!
Татарстан чигеннән соң менә шундый тарихи истәлекле Мостафага җиткәнче йөз илле чакрымнан артык ара узып, бер генә терлек фермасы да, элекке колхоз, бүгенге "җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять" шикелле бер генә оешма да очратмадык. Болар инде егерме еллар элек үк "иреккә" чыккан, авыл хуҗалыгы оешмаларын таратып бетергән икән. Шуңадыр, 150 чакрым арада күзебезгә 20-30 маллы өч-дүрт кенә көтү чалынды, алары да совет иленең хуҗалык системасын онытмаган тырыш җаннар мөлкәте булгандыр. Оренбургта, Татарстандагы шикелле, юлларның ике як читенә күпьеллык үләннәр чәчү, аннан алынган уңышны шәхси хуҗалыкларга өләшү дигән тәртип-йола юктыр. Юл читләре, урман-күл буйлары кыргый далага әйләнгән үлән белән тулган. Иген басуларының яртысында былтыр көнбагыш белән кукуруз үстергәннәр, быел аларга тракторлар кертелмәгән әле. Калган басуларга көздән чәчелгән арыш-бодай шактый матур итеп шытым биргән, күз тимәсен. Әмма җир кадерен белү барыбер юк боларда, су сиптерә торган сыңар гына да агрегат күренмәде. Югыйсә, Оренбургта корылыкка каршы көрәшү һич тә артык түгел. 2010 елда булган коточкыч корылык вакытында меңәрләгән каен агачлары корып беткән, алар өлкән агайның җимерелгән чиркәүләре шикелле үк җансыз утыра, чирле табигатьне күзәтү бик кызганыч.
Ичмаса, татар авылларында булса да тырышлык, бердәмлек юкмыни, дип аларны күзәтәбез. Мостафада хәтта бәрәңге бакчаларын, элекке ферма урыннарын да урап чыктык. Ни галәмәт, болардагы татарларда эшмәкәрлек тә, үҗәтлек тә корыган, юкка чыккан. Биш бәрәңге бакчасының дүртесе буш көенчә ята, алабута баскан. Лапас-сарайларның яртысы җимерелеп беткән, аларда мал мөгрәми, тавык-каз тотучылары да бик санаулы. Меңәр кеше яшәгән Нәүрүз, Сарманай, Яңа Муса авылларында да Сабантуйлар үткәрмиләр икән. Нишләгән бу татар?
Гаҗәпләнүдән күзгә яшьләр килә. Мостафадагы 180 гә якын хуҗалыктан сөлге-яулыклар, ахыр чиктә йөз мең тәңкә чамасы акча җыеп булмый да, бер тәкә сатып алу кыямәт көненә тиң микәнни? Безнең әби-бабайларга берәү дә Оренбургтан яисә Казаннан акча китереп бирмәгән, ә Сабантуй, Җыен бәйрәмнәрен атналар буена үткәргәннәр бит әле! Ә бүгенге Оренбург татарларына нинди остаз, нинди маяк кирәк?!
Сытык күңелләрне Җәлил хөрмәтенә төзелгән яңа музей-комплекска карап юатабыз. Әйткәнемчә, элек монда бурадан салган агач музей гына тора, ә аның түбәсен хәтта Җәлил каласындагы "Җәлилнефть" идарәсенең хезмәткәрләре килеп, әллә ничә тапкыр яңарткандай итеп киткән иде. Ниһаять, өр-яңа, заманча, таш бина. Музейны шушылай өр-яңадан төзү идеясын Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг күтәреп чыккан, аны безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплап каршылаган. Акчасын ике яктан да шактый мул биргәннәр. Җәлилнең 1976 елда калыккан һәм кат-кат ремонтланган музее урынына затлы кирпечләрдән мәдәният үзәге төзеп куйганнар. Аның Җәлил портретлары белән бизәлгән зур фойесы, 250 урынлы тамаша залы һәм Татарстан Милли музее хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән затлы музее бар. Авылдагы урта мәктәп белән китапханә дә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган корбаннарга һәм Җәлилгә куелган һәйкәлләр дә шушы музей-комплекс составына керә.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев