Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Кирәк икән, булам шофер, кирәк икән – штукатур

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә халыкны эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсенә гаять тә җаваплы карарга чакырды. Башкалада мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр, ел башындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, сизелерлек арткан.

– Беренче кварталда 4 мең кеше килгән иде. Коронавирус пандемиясе хәлне кискенләштереп җибәрде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 40 меңгә җитте, апрель аенда гына да 15 меңнән артык кеше килде. Сентябрь ахырына 32 мең 701 кеше мәшгульлек үзәкләрендә эшсез сыйфатында теркәлүдә тора. 30 мең кеше эшсезлек буенча пособие ала, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Казан шәһәренең хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Гөлнара Филиппова. – Иң күп эшсезләр саны Совет, Идел буе һәм Яңа Савин районнарында.

Шул ук вакытта, Казанда 16 мең эш урыны бар. Җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән тармакларына эшче-хезмәткәрләр кирәк. Штукатур, буяучы, ташчы, аш-су пешерүче, троллейбус йөртүче, инженер, укытучы, тәрбияче, полиция хезмәткәре сорала.

Быел мәшгульлек үзәкләре аша 9849 кеше эшкә урнаштырылган. Узган ел мөрәҗәгать иткән кешеләрнең 64,4 проценты эш белән тәэмин ителгән булган. Эпидемия режимы эшкә алуларны да киметкән. Казанда, гадәттә, эш сораган һәр кешегә биш-алты ваканция туры килгән. Ваканция базасын киңәйтү максатында, яңа оешмалар һәм предприятиеләр җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, исемлек 3937 ваканция белән тулыланган.

Мәшгульлек үзәкләре алмаш һөнәрләргә дә укыта. Быел 542 кеше яңа һөнәр үзләштергән, шуның 196сы эшкә урнашкан инде.
 – Хәзер хезмәт базарында хәл тотрыклылана бара, – диде Гөлнара Филиппова.
 “Работа в России” порталында да эш бирүчеләр ваканцияләре белән танышырга мөмкин.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев