Ираннан үрнәк алыйк
Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Бәйгедә 33 илдән 60 фильм иң яхшысы исеме өчен көч сынашты. Традицион номинацияләрдән тыш (тулы һәм кыска нәфис фильмнар, тулы һәм кыска документаль һәм анимацион фильмнар), беренче тапкыр фестивальдә Россиянең яшь авторлары өчен "Яшь Россия" дип аталган махсус номинация дә булдырылган иде. Быел...
Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Бәйгедә 33 илдән 60 фильм иң яхшысы исеме өчен көч сынашты. Традицион номинацияләрдән тыш (тулы һәм кыска нәфис фильмнар, тулы һәм кыска документаль һәм анимацион фильмнар), беренче тапкыр фестивальдә Россиянең яшь авторлары өчен "Яшь Россия" дип аталган махсус номинация дә булдырылган иде. Быел жюрины Россиянең халык артисты, СССР дәүләт бүләге лауреаты, танылган кинорежиссер Александр Прошкин җитәкләде. Кинокартиналарны күрсәтү мәйданы киңәйтелде: "Родина", "Мир", "Корстон" сәүдә һәм ял итү үзәге кинотеатрларыннан башка, быел беренче тапкыр "Кремль: Эрмитаж", "Иннополис", "Театр Акт" залларыннан да тамашачы өзелмәде. Фестивальдә конкурстан тыш та күп кенә фильмнар күрсәтелде. Алар арасында тамашачыларга бик нык тәэсир итеп, күңелендә тирән эз калдырган "Мухаммед - Посланник Всевышнего" (Иран, режиссеры - Мәҗит Мәҗиди), татар классик язучы һәм шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмовларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышланган төрле елларда төшерелгән фильмнар.
Уникенче тапкыр халыкара мөселман кинофестивален башкалабызда кабул итү - Казан һәм татарстанлылар өчен, һичшиксез, зур дәрәҗә. Бу фестивальне Кино елында уздыру үзе бер символик мәгънәгә ия. Ул - бер яктан, Россия һәм Татарстан кино сәнгатенең ни дәрәҗәдә үсеш алганлыгына бәя бирсә, икенчедән, безнең кино тарихын тагын бер кат күздән кичерү мөмкинлеге дә. Чагыштырмача яшь саналган бу сәнгать төренең тарихы Татарстанда XIX гасырның беренче яртысына барып тоташа. Моның хакта шул чорда дөнья күргән вакытлы басма матбугат битләреннән укып белергә мөмкин ("Волжский вестник" (1895-1900, 1902-1905), "Волжский курьер" (1906-1907), "Волжский листок" (1904-1909), "Казанский телеграф" (1896-1900, 1902-1905), "Шура" журналы). "Шура" журналындагы мәкаләдән күренгәнчә, инде XIX йөз башында ук кинематографка карата мөселман мәгърифәтчеләренең дә игътибары арта. Казандагы беренче киносеанс 1897 елның 2 маенда үткәрелә. Бу чорда яшәгән халык киноны "хәрәкәтле фотосурәт" дип кабул итә һәм, әлбәттә, XXI гасырда Казан зур кинофестивальләр уздырыр дип күз алдына да китерә алмагандыр. Әмма шул чордан башлап, Татарстан сәнгате тарихында Кинематография дигән яңа сәхифә языла башлый.
Әлеге кинофестивальдә катнашу да - башка милләтләрдә кино сәнгатенең торышына күзәтү ясап, аларның халыкара аренада тоткан урынын чамалар өчен кирәк. Быелгы фестивальдә иранлылар үзләрен көчле кинематографистлар буларак бар дөньяга танытты. Халыкара кинофестивальне Иран режиссерының бик көчле картинасы ачу факты гына да бу илдә кино сәнгатенә булган мөнәсәбәтне ачык күрсәтә. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең балачагын тасвирлаучы бу өч сәгатьлек фильм 11 ел (!) дәвамында төшерелгән. Фильм өчен ике шәһәрчек төзелә, алар киләчәктә дә кино төшерү өчен кулланыла алырлык итеп ясалган. Бу бер яктан Иран халкының никадәр талантлы режиссер һәм актерлар тәрбияләвенең күрсәткече булса, икенче яктан - дәүләт һәм иганәчеләрнең фильм төшерү өчен акчалата ярдәм итәргә әзер булуын дәлилли. Режиссер Мәҗит Мәҗиди сүзләренә караганда, фильмның массовкасында төшәргә дип бик күп кеше үзе теләп килгән. Алар арасында гади халык та, Иран эшмәкәрләре дә булган. Бөтен ил кино төшерүдә актив катнашкан, димәк. Шулай булгач, әлбәттә, фарсылар беренчелекне яулый! Иран фильмнары "Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм", "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы оператор эше" (Һади Мохагекның "Үлемсез" картинасы), "Иң яхшы документаль фильм" (Мәһди Ганжиның "Минем король буласым килә") номинацияләрендә җиңү яулады. Малайзиянең "Юашлык" фильмы исә фестивальнең берьюлы өч бүләгенә лаек дип табылды! Бу фильм да - бәйгенең һичшиксез лидеры. Картинаның тагын бер үзенчәлекле ягы - аның режиссеры Тунку Мона Риза. Бу ханым "хатын-кызлар кино төшерә белми" дигән стереотипны сызып ташлап, мөселман киносы тарихында өр-яңа сәхифә ачуы белән дә истә калыр.
Документаль фильм төшерүдә кыргызларның кыюлыгы елдан-ел таң калдыра! Узган елны патша хакимияте һәм Совет властенә карата булган нәфрәт хисен нык сиздерткән "Курманҗан Датка" фильмы күп бәхәсләр уяткан булса, быел алар тарихның икенче үзәк өзгеч гаделсез еллары - репрессияләр чорына багышланган фильм тәкъдим итте. Архив видеолары белән тулыландырылган бу фильмда Совет властенең вәхши гамәлләре фаш ителә. Кеше гомерен сукыр бер тиенгә дә санамаган сталинчылар мәетләрне эт үләксәсен күмгән кебек бер чокырга ташлап барган. Еллар комы бу каберлекләрне күмеп, калкулыклар барлыкка килгән. Фильм шушындый бер каберлек табылу вакыйгасын тасвирлый. Монда Чыңгыз Айтматовның әтисенең дә мәете табыла. Сөякләр кат-кат экспертиза үткәннән соң, дини йола буенча күмелә. Бу калкулык урынында исә репрессия корбаннарына һәйкәл куела. Бу мәсьәлә - бер кыргызларның гына йөрәк ярасы түгел! Бездә дә һәр икенче гаилә вәкилләре - репрессия корбаны. Ник моны тикшерүче юк та, ни өчен андый фильмнар бездә төшерелми? Күрәсең, ул дәрәҗәдә үсеп җитмәгәнбездер, әби-бабаларыбызның акылына нык кереп утырган курку хисе безнең буында да үзен нык сиздерә әле. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев