И.Метшин: «Безнең бурыч – балаларны интернетта очрый торган янаулардан саклау»
Казан шәһәр Думасы сессиясендә мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы якланышы һәм киберкуркынычсызлык турында фикер алыштылар.
Соңгы ике елда Казан мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы яклануы өчен 1,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 458 млн сумы – шәхси оешмалар көче белән көндезге саклауга. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Шулай ук коймалар һәм капкалар алыштырылды, керү юлын контрольдә тоту һәм идарә итү системалары, тизлекне киметү чаралары урнаштырылды, саклау пунктлары һәм контроль-үткәрү пунктлары төзекләндерелде, ашыгыч хәбәр итү системалары һәм сак сигнализацияләре тоташтырылды. Барлык эшләрне дә 2022 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла», – диде докладчы.
Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме, шулай ук республика һәм шәһәр бюджетларыннан алынган финанслар белән мәктәпләрдә куркынычсызлыкны техник тәэмин итү буенча мөһим эш алып барылганлыгын билгеләп үтте. Киләсе бурыч – шәһәрнең барлык балалар бакчаларын һәм мәктәпләрен югары тизлекле интернет белән тәэмин итү, дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Без әлеге мәсьәләне хәл итүдә булышу өчен ТР Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәкбез, бу иминлекне тәэмин итү өчен дә, гомумән белем бирү процессы өчен дә мөһим», – диде шәһәр башлыгы.
«Без барыбыз да бүген балалар куркынычсызлыгы турында борчылабыз. Әмма куркынычсызлык периметр һәм борчу төймәсе генә түгел, ул техник һәм оештыру чараларының җыелмасы да, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Безгә ялгышырга ярамый: иң яхшы җиһазлар да – җитәкче һәм оешма тарафыннан тиешле контроль һәм игътибар булмаса, критик ситуацияләрдәге гамәлләрне кат-кат башкармасак – эшләмәячәк».
«Баланың фән һәм спорт, иҗат белән мавыгуы – олы тормышта үз урынын табу өчен яхшы нигез. Бу бер үк вакытта аның интеллектуаль, эмоциональ, психологик тотрыклылыгы өчен дә мөһим фактор», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
И.Метшин фикеренчә, өлкәннәргә балаларга карата игътибарлырак һәм әдәплерәк булырга кирәк. «Кызганычка каршы, аларны бүген ата-аналар, мәктәп һәм яшьтәшләр генә тәрбияләми. Баланың үз-үзен хөрмәт итүен һәм тәртибен формалаштыруда, без моны телибезме-теләмибезме, социаль челтәрләр дә зур роль уйный. Барыбыз да белә, барлык берләшмәләр дә зарарсыз түгел. Баланы тискәре сценарийларга этәрүчеләр дә бар, – дип ассызыклады Мэр. – Шуңа күрә педагогларны да, ата-аналарны да балаларның, бигрәк тә интернетта нәрсә белән кызыксынуларына игътибар итәргә, аларның чын дуслары булырга, иң катлаулы темаларга сөйләшергә өндисем килә. Безнең бурыч – балаларны челтәрдәге янаулардан саклау. Кызганычка каршы, безнең әлеге мәсьәләгә җитәрлек игътибар итмәвебез соңгы еллардагы күп тискәре вакыйгаларның катализаторы булды».
Диана Жиленкова
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев