Рөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИН - Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның I урынбасары. Ул бу вазифага быелның апрель аенда үткән сайлаулардан соң мөфти тарафыннан билгеләп куелды. Аңа кадәр ул Апанай мәчетендә имамлык вазифасын башкарган. Алдагы 5 елда Татарстан халкының дини тормышында 38 яшьлек Рөстәм хәзрәт актив катнашачак.
- Хәзрәт, мөфти урынбасары...
Рөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИН - Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның I урынбасары. Ул бу вазифага быелның апрель аенда үткән сайлаулардан соң мөфти тарафыннан билгеләп куелды. Аңа кадәр ул Апанай мәчетендә имамлык вазифасын башкарган. Алдагы 5 елда Татарстан халкының дини тормышында 38 яшьлек Рөстәм хәзрәт актив катнашачак.
- Хәзрәт, мөфти урынбасары буларак, сез кайсы мәсьәләләр өчен җаваплы?
- Милләтебездәге игътикад мәсьәләләре һәм милли үзаңны саклау бурычы минем өскә йөкләнде. Игътикад - ул нәрсәгә ышанырга ярый, нәрсәгә ярамый икәнлеген ачып бирүче фән. Бу - бик мөһим. Чөнки татар халкының тормышы ырымнарга, гореф-гадәтләргә аерата бай. Кара мәче, буш чиләк кебек ырымнардан арынырга кирәк. Ә халыкның зур гыйлеме, күзәтүләре салынган табигать сынамышлары тормыш өчен кирәкле һәм файдалы. Болары ырым түгел, аның нигезе бар. Безнең алда менә шуларны аерып бирү бурычы тора.
- Бүген яшьләр мулла, имам һөнәрен дөрес аңламый.
- Имамның вазифасы дини мәрасимнәр башкару гына түгел. Ул үз мәхәлләсендә яшәүче һәркемнең җанын җәһәннәмнән коткару өчен көрәшүче кеше. Моңа бары яхшы тәрбия аша гына ирешергә мөмкин. Мулла ата-ананы тәрбияли, ә ата-аналар - балаларын. Әгәр мулла балалар укытуга күчсә, аларның ата-аналары тәрбиядән мәхрүм калачак. Имам үзенә мөрәҗәгать иткән беркемнән дә йөз чөермәскә тиеш.
- Хәзрәт, безнең милләттә муллаларны сүгү гадәте бар. Хәтта Тукай да аларны "сорыкортлар" дип атаган. Имам хезмәте авырмы?
- Татар халкында "Һәр мәхәлләнең үз әттәхияте" дигән мәкаль бар. Ә русларда "Каков поп, такой приход", - диләр. Поп яхшы булса, приход кешеләре дә яхшы була. Ә бездә киресенчә, мулла мәхәллә халкына ошарга тиеш. Әйтик, элекке сәрхуш кеше тулысынча айнык мәхәлләдә мулла була алмый. Аңа анда мәңге хөрмәт булмаячак. Безнең бурыч мулланы тәнкыйтьләү түгел, ә аның эшенә ярдәм итү булырга тиеш.
- Тәрбия дигәннән, хәзерге ата-аналар балаларны смартфон, телефоннан аерып ала алмый. Сез нинди киңәш бирер идегез?
- Һәр буынның үз куанычы. Безнең балачак өчен велосипед булу зур шатлык иде. Ә безнең әби-бабайлар "уфалла" арбасына риза булганнар. Тормыш алга бара, кешенең сайлау мөмкинлеге арта, дибез. Ә чынлыкта, адәм баласының сайлау иреге кысыла, ул бәйлелеккә төшә бара. Нәкъ шулай ук, безнең балалар да смартфоннар арасында гына сайлый ала. Ансыз калса, баш бетте, дип фикер йөртә. Бу - тауар җитештерүчеләрнең безгә көчләп таккан стереотиплары. Без балачакта туйганчы су коендык, кышын чаңгыда шудык. Ә хәзергеләр чаңгыны да гаджет эчендә генә шуа. Фикеремчә, балаларга үзебез тотып та карамаган техниканы тоттырырга ярамый. Балага атасыннан, абыйсыннан калган техника гына бирелергә тиеш. Бу - әйбер кадерен аңлау өчен кирәк. Телефонда утыру вакытын чикләү тиешле. Бала үзенең күзсез һәм колаксыз каласын белеп торсын.
- Хәзрәт, үз балаларыгызны ничек эшкә өйрәтәсез?
- Малайларны эшкә үзем белән ияртеп алып чыгам, аларга эшне бүлеп бирәм. Үзем дә эшлим. Кайбер ата-аналар эшне җәза урынына тота. Бу - иң зур хата.
- Мулла булып эшләү дәверендә кешеләрне иман юлына бастыру өчен нинди ысуллар кулланасыз?
- Һәр яңа төзелгән гаилә телиме-теләмиме муллага мөрәҗәгать итә. Ягъни һәр гаилә - ул минем катнашта төзелгән яңа "проект". Мин аның өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы. Мин никах алдыннан яшьләргә әйтеп куям. "Мин сезгә никах укыйм, әмма бер шартым бар. Минем рөхсәттән башка аерылмыйсыз!" Болай эшләү дөрес дип саныйм. Чөнки аерылышыр дәрәҗәгә җитеп тә, миннән оялып, тукталып калучылар булды. Соңыннан бу хакта үзләре килеп әйттеләр. Укыган никахларымның әлегә барысы да нык һәм озын гомерле. Киләчәктә дә шулай булсын иде.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Нет комментариев