Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Илсур Метшин: «Хезмәт базары нык торды, фаразланган кризис булмады»

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга җитте, бүгенге көндә бер эш эзләүчегә 5 вакансия туры килә.

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга җитте һәм 2023 ел башына 0,49% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән бер ярым тапкыр түбән. Шул ук вакытта вакансияләр саны арта – бер эшсезгә эш бирүчеләрдән 5 тәкъдим туры килә. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры Тимур Муллин әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Шәһәрнең мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елда эшче көчләр саны 643 мең 300 кеше тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 2100 гә күбрәк. Эш эзләү өчен 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән – 2021 ел белән чагыштырганда 8,7 меңгә кимрәк. Аларның күпчелеге (65%) – 30 яшьтән 54 яшькә кадәрге, тагын 28% ы – 14 яшьтән 29 яшькә кадәр һәм 7% ы – 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Эш эзләгәндә хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак мөрәҗәгать иткән (66%, яки 10 мең 961 кеше). Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 10,5 мең кеше, ягъни 60% эшкә урнаштырылган. Эш эзләүчеләр еш кына транспорт, сәүдә, җитештерү, төзелеш һәм медицина өлкәләрендә эш тапканнар. Бу ел башына мәшгульлек хезмәтендә эшсезләр сыйфатында 3000 нән артык кеше теркәлгән – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер ярымга кимрәк.

Казан Мэры Илсур Метшин ел дәвамында хезмәт базарындагы вәзгыятьнең катлаулы булуын билгеләп үтте – бу чит ил компанияләренең китүе, яңа логистик чылбырлар кору, яңа бизнес-элемтәләр урнаштыру белән бәйле. «Экспертлар фаразлаганча, кризис булмады. Базар түзде, вәзгыять тотрыкланды», - диде шәһәр башлыгы.

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорына мөрәҗәгать итеп, И.Метшин бизнес вәкилләре белән тыгызрак эшләргә тәкъдим итте. «Мәшгульлек үзәге мәйданчыгында гына түгел, ә менә мәсәлән Made in Kazan форумында да очрашу өчен хезмәттәшлек форматларын табарга кирәк», - дип ышана шәһәр башлыгы. 

Узган ел Казанда 279 компания мәшгульлек структурасын үзгәртү шартларында булып чыккан. Аерым алганда, 125 эш бирүче 513 кешене эштән азат иткән, 63 оешманың тагын 350 хезмәткәре эшсез утырган, 91 предприятиенең 1200 хезмәткәре тулы булмаган көн эшләгән. Максималь тулы булмаган мәшгульлекнең иң югары ноктасы икенче кварталга туры килә: 2 меңгә якын кеше тулы булмаган көн эшләгән яки үз хисабына ялда булган. Ел нәтиҗәләре буенча 209 компания эшсез утыру, тулы булмаган мәшгульлек һәм хезмәткәрләрне эштән азат итү режимы белән бәйле чараларны тәмамлаган.

Моннан тыш, санкцияләр аркасында туризм һәм кунакханә бизнесы, төзелеш, транспорт һәм логистика, сәламәтлек саклау һәм сәүдә өлкәләрендә вакансияләр саны кимегән. Шуның белән бергә сәнәгать, ИТ-технологияләр, фән һәм техника, мәгариф һәм мәдәният тармакларында эшкә урнашу буенча тәкъдимнәр дә арткан. 2023 елга фараз буенча бу тармаклардагы белгечләргә ихтыяҗ сакланачак һәм артачак.

«Казан – сәнәгать шәһәре, бүгенге көндә авиатөзелеш, химия һәм нефть химиясе предприятиеләрендә станоклар янында хезмәт куяр өчен эшче куллар кирәк. Дәүләт заказы аркасында күп кенә предприятиеләр үсеш күрсәтте. Тенденция быел да дәвам итәчәк, шуңа күрә эш күп булачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин һәм федераль хөкүмәткә предприятиеләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Әйтик, эш бирүчеләргә 52 млн сумлык субсидия бирелде, шул исәптән меңнән артык хезмәткәргә өлешчә түләүгә (41 млн сум), шулай ук 392 эшсез гражданны эшкә урнаштырган өчен (11 млн сум). Быел ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләр, ә мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләрдән гаризалар кабул итәргә әзер.

Мәктәп укучыларын эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелде: каникуллар вакытында 595 яшүсмер эш тапты. Шулай ук ел дәвамында балигъ булмаганнарга булачак һөнәр сайлауда ярдәм иттеләр: чараларда 9,5 мең 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Моннан тыш, 200 кеше «Бизнес нигезләре» программасы буенча һөнәри юнәлеш һәм һөнәри әзерлек нигезләрен берләштергән «Һөнәргә кереш» хезмәтеннән файдаланган. Укучылар өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына, «Идея» инновацион технопаркына һәм кунакханә-ресторан бизнесы объектларына экскурсияләр оештырылды. 

Шәһәрлеләрне эшкә урнаштыру өчен Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге атна саен предприятиеләрдә ачык ишекләр көне үткәрә, 700 эш бирүче катнашында 88 вакансия ярминкәсе оештырган. Шулай ук сәнәгать предприятиесен кадрлар белән тәэмин итү өчен киң мәгълүмати компания оештырылган: 25 меңнән артык плакат һәм визитка транспортта, йортлар стендларында һәм цифрлы өслекләрдә урнаштырылган.

Тагын бер юнәлеш – «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча халыкны яңадан укыту. 4 меңнән артык казанлы укыган, аларның 90% ы эшкә урнаштырылган, дип сөйләде докладчы. Аның сүзләренчә, иң кирәкле юнәлешләр – ИТ-өлкә, маркетплейслар, SMM-менеджмент, интернет-маркетинг, бизнес-планлаштыру һәм эшмәкәрлек, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү һ.б.

Мәшгульлек үзәге ярдәме белән 1187 казанлы һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем, тагын 2487 кеше психологик ярдәм алган.

 

Юлия Летникова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев