Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Илсур Метшин: «Мин, мэр буларак, акча җитмәү яки торак булмау сәбәпле абортлар саны артуга юл куймаячакмын»

Сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясендә сабыйлар үлеме күрсәткечләренең кимүе, диспансерлаштыру үтүчеләрнең саны артуы турында хәбәр иттеләр.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында үлем күрсәткече, башка еллар белән чагыштырганда, иң түбән дәрәҗәдә булган – 1000 кешегә 9,3. Казан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер. Моннан тыш, Татарстан башкаласында, Санкт-Петербург һәм Мәскәү белән чагыштырганда, халык санының уңай табигый үсеше күзәтелә. Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә шундый мәгълүматлар яңгырады. Коллегия эшендә шәһәр мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.

Пациентларга уңайлы шартлар тудыру максатыннан кризис йөклелек үзәге өстәмә рәвештә җиһазландырылачак

Шәһәрнең сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәле эшләвен билгели торган төп индикатор – гражданнарның гомер озынлыгы арту, дип ассызыклады Илсур Метшин.

«Узган ел Казанда уртача гомер озынлыгы 75 елны тәшкил итте, бу без куйган максаттан бераз югарырак. Әлеге күрсәткеч буенча башкала Идел буе федераль округында – беренче урында, тулаем ил буенча – унберенче. Лаеклы нәтиҗә, дип саныйм», – диде шәһәр башлыгы.

Сабыйлар үлеме күрсәткечләрендә дә уңай динамика күзәтелә, аның дәрәҗәсе, ел йомгаклары буенча, тере туган 1000 балага 3,6 дан 2,1 гә кадәр кимегән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, узган ел дәлилле медицина табиблары берләшмәсе ярдәме белән балаларның кинәт үлү синдромы буенча чек-листлар эшләнгән. Алар бала тудыру йортларында һәм поликлиникаларда таратылган. Башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак, сентябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр Казанда әлеге диагноз белән бәйле бер генә үлем дә теркәлмәгән.

 

«Шәһәр медицина хезмәте белән аралашуның барлык этапларында да – бала тапканчы үткәрелә торган патронаж, бала тудыру йортында акушерлар белән аралашу, өйдә беренче патронаж, яңа туган сабыйны планлы тикшерү вакытында ата-аналарга мәгълүмат җиткерү эше җайга салынды», – дип сөйләде Владимир Жаворонков, ул шәһәр башлыгына бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

7 нче шәһәр хастаханәсе базасында ачылган яңа перинаталь үзәк, шулай ук республика кризис йөклелек үзәге киләчәктә сабыйлар үлеме дәрәҗәсен тагын да киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Пациентларга психологик яктан да, физик яктан уңайлы булсын өчен, без кризис йөклелек үзәген өстәмә рәвештә җиһазландырачакбыз. Әлеге проектның максатлары һәм бурычлары зурдан. Йөклелекне сәламәтлек күрсәткечләре буенча өзү өчен белгечләр бар. Ләкин хатын-кыз яки яшь кыз әти-әнисенә бәхетсез яисә саксыз мәхәббәт турында сөйләргә курыкканга гына йөклелеген өзәргә теләсә, без һәрвакыт янәшәдә булырга һәм андыйларга ярдәм кулы сузарга тиеш. Мин, мэр буларак, акча җитмәү яки торак булмау сәбәпле абортлар саны артуга юл куймаячакмын. Без һәр бала өчен көрәшәчәкбез», – дип белдерде шәһәр башлыгы.

Чабаксада – гомуми практика табибы һәм педиатр офисы, ә Богородскийда амбулатория ачылачак

Медицина объектлары төзелеше турында сөйләгәндә, шәһәр башлыгы узган ел Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасы филиалы, 2022 елда сугыш ветераннары өчен госпиталь ачылуын искә төшерде. 2, 16 һәм 18 нче хастаханәләрдә капиталь ремонт башланган.

Быел Чабакса поселогында гомуми практика табибы һәм педиатр офисы ачу планлаштырыла. Богородский поселогында табиб амбулаториясе төзеләчәк, шулай ук 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзү буенча да эшләр башланачак. 2024 елда Казанда иң зур поликлиника ачылачак – Салават Күперендәге медицина учреждениесе 60 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

 

 

«Безнең бурыч – медицина хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшләвен, ә пациентларның уңайлы шартларда дәвалануын тәэмин итү. Шәһәрдә федераль үзәк, илкүләм проектлар, республика рәисе ярдәме белән инфраструктура планлы рәвештә камилләштерелә. Медицина ярдәме күрсәтү шартлары елдан-ел яхшыра бара», – дип белдерде шәһәр башлыгы.

Узган ел йомгаклары буенча Казанда бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы нигезендә 92 медицина оешмасы эшләгән. Алар арасында 28 дәүләт автоном учреждениесе, өч федераль һәм 61 шәхси милек формасындагы учреждение бар.

Диспансерлаштыруны 228 мең өлкән кеше узган – план 6,9% ка арттырып үтәлгән

Ел йомгаклары буенча өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру күрсәткечләре арткан – аны 228 мең 30 кеше узган, бу планның 106,9% ын тәшкил иткән. Җентекле диспансерлаштыруны 195 мең 355 кеше үткән – планның 114,7% ы. 2023 елда 83 мең 383 кеше (планның 118,6% ы) һәм 280 мең 920 бала (планның 100,9% ы) өчен профилактик тикшерүләр оештырылган.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, диспансерлаштыру күрсәткечләре билгеләнгән планнардан югарырак булган. Моңа шәһәр халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру да ярдәм итә. Казанда сигезенче ел гамәлгә ашырыла торган «Яшәү яме» проекты моның ачык мисалы булып тора.

«Барыбыз да беләбез, авыруны, дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак. Шуңа күрә Казанда нәкъ менә төрле авыруларны профилактикалауга зур игътибар бирелә. Без гражданнар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны дәвам итәбез, әйләнә-тирә мохитнең экологик торышын яхшыртабыз. Боларның барысы да казанлыларның физик һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясый», – диде Илсур Метшин.

Шулай да диспансерлаштыру темпларын көчәйтергә кирәк, дип саный мэр. «Гомумән алганда, диспансерлаштыруны халыкның 65% ы узган, калган өлкәннәр билгесез сәбәпләр аркасында үтмәгән. Әлеге мәсьәләне баш табиблар, эш бирүчеләр белән бергә хәл итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Якын арада, беренче чиратта, амбулатор звено эшенә берникадәр үзгәреш кертергә кирәк, дип өстәде сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. Бу диспансерлаштыруга һәм табибларга кабул итүгә килгән халык агымнарын катнаштырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Фатирларны ремонтлау ярдәмендә Россиянең башка төбәкләреннән медицина кадрларын җәлеп итүгә ирешелгән

Казанның 27 медицина учреждениесендә бүген 15 мең 470 кеше эшли, алар арасында 3981 табиб һәм 7252 шәфкать туташы бар. 2023 елда хезмәткәрләр үсеше табиблар буенча 230 кеше һәм шәфкать туташлары буенча 130 кеше тәшкил иткән. Медицина оешмаларында табиб кадрлары белән комплектлану 82,5% ны тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән түбәнрәк. «Сәламәтлек саклау системасында өстәмә штат берәмлекләренә ихтыяҗ зур», – дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков.

Меценатлар ярдәме белән узган ел 20 нче шәһәр поликлиникасы карамагында булган Константиновка поселогындагы өч фатирны – гомуми практика табибларының элеккеге офисларын ремонтлый алганнар. Булган торак мәйданы ярдәмендә поликлиника Россиянең башка төбәкләреннән белгечләр җәлеп итүгә ирешкән.

Владимир Жаворонков Илсур Метшинга әлеге тәҗрибәне алга таба да тарату тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте – балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларының өч филиалында да күпкатлы йортларның беренче катларында урнашкан биналары бар. Аларны торак мәйдан статусына күчергәннән соң, медицина учреждениеләренең шәһәргә Россиянең башка төбәкләреннән белгечләр җәлеп итү өчен өстәмә мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ул шулай ук Бистә урамында Медицина хезмәткәрләре йорты төзү инициативасы белән чыгыш ясады, бу шулай ук кадрлар дефициты проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

«Кеше ресурсларының билгеләнгән проблемасы беренчел булачак дип саныйм. Башкалабызның ни дәрәҗәдә уңайлы, куркынычсыз, экологик булуы анда эшләүче медицина хезмәткәрләре санына да бәйле. Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән күчеп килгән медицина хезмәткәрләренә торак бирү мәсьәләсе дөрес. Ул безнең уртак тырышлыкларыбыз белән уңай хәл ителер дип уйлыйм», – диде шәһәр башлыгы.

Бүген махсус хәрби операция зонасындагы медицина хезмәткәрләренә игътибар аеруча зур булырга тиеш, дип ассызыклады мэр.

«Кеше гомерләрен саклап калучылар белән бер залда очрашу зур мәртәбә. Бигрәк тә сезнең кебек профессионаллар – Казанның иң яхшы табиблары булса. Сезнең янда үзеңне тыныч хис итәсең, һәм бу гади сүзләр генә түгел, ә 2023 елдагы эш нәтиҗәләре белән расланган факт. Бүген махсус хәрби операция зонасында Казан медицина хезмәткәрләре белән булган сугышчыларыбыз да шулай уйлавына шигем юк. Сезнең белән горурланабыз», – дип мөрәҗәгать итте аларга Илсур Метшин.

Бүгенге көндә Казаннан 34 медицина хезмәткәре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, аларның кайберләре «Сугышчан батырлыклары» һәм «Үлем хәлендә булучыларны коткарган өчен» медальләренә лаек булган. Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанга Лисичанскидан якынча 400 бала килгән, аларга 200 дән артык төр инструменталь тикшерүләр үткәрелгән.

Коллегия ахырында Илсур Метшин, Марсель Миңнуллин һәм Владимир Жаворонков иң яхшы медицина хезмәткәрләренә республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырдылар.

 

Диләрә Гафурова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев