Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Илсур Метшин: «Бездә яшелләндерүнең төп функциясе – эстетикка караганда күбрәк экологик»

Быел ТР башкаласын 4,5 мең югары декоратив зур агач һәм 38 мең куак бизиячәк.

Утырту сезоны тәмамланганчы Татарстан башкаласында 4,5 меңнән артык декоратив зур агач пәйда булачак, бу узган ел белән чагыштырганда 25% ка күбрәк. Шәһәрне татар өрәңгесе, эре яфраклы юкә, шомырт, чәнечтерә торган чыршы, каен, тирәк, гади нарат, тал, миләш кебек үсемлекләр бизиячәк. Шулай ук Казанда 38 меңнән артык куак утыртылачак, бу 2021 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга артыграк, һәм 150 мең кв.м мәйданда газон булдырылачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә «Горводзеленхоз» тресты» МУП идарәчесе Роза Җәббарова.

«Быел «Горводзеленхоз» зур агачларны 25% ка күбрәк утыртты, бу парклар, скверларны реконструкцияләүгә бәйле, шулай ук бу эшләр юллар төзү белән комплекста башкарыла. Бу бүгенге көндә безнең стандарт, – дип игътибар итте башкала Мэры Илсур Метшин. - Әлбәттә, бездә яшелләндерүнең төп функциясе дигәндә эстетик кына түгел, ә экологик функция дә бар. Без яңа Генераль планны кабул иткәннән соң һәм табигый ориентация комплексына кагылышлы бүлекне җентекләп эшләгәннән соң, моны эшләү җиңелләште, эшләнгән вектор бар, аның нигезендә ел саен шәһәрнең яшел каркасы ныгытыла».

 

 

Шәһәр башлыгы Казанны төзекләндерүгә, яшелләндерүгә һәм чәчәкләр белән бизәлешкә аерым игътибар бирә торган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Эшкә Главтатдортранс, «Татарстан Республикасының төп инвестиция-төзелеш идарәсе» МКУ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалык министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы да җәлеп ителгән. И.Метшин сүзләренә караганда, бүген теләсә нинди яңа магистраль җәяүлеләр һәм велоюллар, зур агачлар һәм су сибү системасы булган матур урам рәвешендә булачак.

Мәсәлән, Ферма шоссесы буенча юл чишелешен реконструкцияләгәндә 500 эре агач, 1800 куак утыртылган һәм 30 мең кв. м мәйданда газон чәчелгән.

Тихомирнов урамы һәм Универсиада проспекты буенча 700 яңа зур агач һәм 2,5 меңнән артык куак барлыкка килде.

Вознесение тракты төзелеше барышында 500 эре агач, 4 мең куак утыртыла һәм 25 мең кв.метрдан артык мәйданда автоматик су сибү системасы белән газон урнаштырыла. Ленин дамбасын төзекләндерү кысаларында 450 эре агач, 2,8 мең куак утыртыла һәм 42 мең кв. м мәйданда автоматик су сибү системасы белән газон урнаштырыла. Эшләр ТР Президенты йөкләмәсе буенча алып барыла.

Парин һәм Оренбург тракты буйлап юл чишелешен реконструкцияләү барышында 7 мең куак, 40 зур агач, шулай ук 2,5 мең кв. м мәйданда автоматик сугару системасы белән газон утыртылачак.

 

 

Бауман урамын 750 матур чәчәк ата торган куак һәм зур агач бизәде, 35 уңайлы урам диваны, 9 чәчәк вазоны һәм 40 яңа чүп савыты урнаштырдылар.

«Зур агач утырту махсус техника ярдәмендә башкарыла, бу үсемлекләрнең 100% төп бикләп китүен тәэмин итә. Кулланыла торган утырту материалының 80% ы трест питомнигында үстерелгән, ул Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә тулысынча туры килә», – дип билгеләде Р.Җәббарова.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласының чәчәк бизәлешенә дә зур игътибар бирелә. Әйтик, гомуми мәйданы 15 мең кв.метр булган 20 объектта 1 млн берьеллык чәчәк барлыкка килгән. Шәһәрнең 15 урамында 1,5 мең чәчәк кашпосы урнаштырылган. Шулай ук Казанда 69 күләмле фигура ясалган. «Җәйге сезон дәвамында яшелләндерүчеләр ясалган чәчәклекләрне тиешле хәлдә тоттылар, - дип сөйләде Р.Җәббарова. - Шәһәрнең чәчәк белән бизәлеше өчен трестның үз теплицасыннан үсентеләр файдаланыла».

Трест хезмәткәрләре урам-юл челтәре буенда гомуми 5 млн кв. м мәйданда газон чапкан. Моннан тыш, предприятие балансында 162 км озынлыктагы сугару өчен каралган суүткәргечләр дә бар. 

 

 

Горводзеленхоз шулай ук юлларны җыештыру буенча подрядчы булып тора. Предприятиегә 7 млн кв.м мәйданлы гомуми файдаланудагы юллар һәм 1,5 млн кв. м мәйданлы шәһәрнең үзәк өлешендәге тротуарлар беркетелгән, алар буенча төп туристик маршрутлар уза. Бу урыннарда бик күп махсус техника һәм кул хезмәте кулланып даими рәвештә җыештыру кирәк.

Шулай ук Р.Җәббарова кышын предприятиенең эше ике сменада оештырылачагын билгеләп үтте. Субподряд оешмаларын җәлеп итеп, 240 махсус техника куллану планлаштырыла. Барысы өчен дә чистарту маршрутлары схемалары эшләнгән. 4 мең тоннага якын реагент һәм 11 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. «Кирәк булса, кар чыгаруны тизләтү өчен аренда техникасы җәлеп ителәчәк. Юлларны җыештыруда катнашкан барлык махсус техника спутник навигация системасы һәм ягулык дәрәҗәсен контрольдә тоту сенсорлары белән җиһазландырылган. Махсус транспортның хәрәкәтен һәм техник торышын тәүлек буе диспетчерлык хезмәте күзәтеп тора», - диде ул. 

«Подрядчылар арасында, Роза Шәрифулловна, сезнең коллектив флагман булып тора, калганнар да бу югары дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш, шуңа күрә мин сезнең хезмәткәрләргә, трестка һәм Казанны төзекләндерүне системалы рәвештә яхшырта торган предприятиеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Моны шәһәрлеләребез, башкала кунаклары күрә, алга таба да шулай эшләргә!»,- дип нәтиҗә ясады Мэр.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев