Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Хуш киләсең, Яңа ел!

Моннан 2 мең ел элек уйлап табылган кытай астрологик календаре буенча, һәр елның үзенең химаячесе бар. 2017 елның химаячесе - Кызыл Ут Әтәче. Әтәч безгә алдагы 12 ай буена хәерхаһ булсын өчен, Яңа елны ничек каршыларга соң? Дөрес, кытайча яңа ел 28 гыйнварда гына башланачак әле һәм 2018 елның 15...

Моннан 2 мең ел элек уйлап табылган кытай астрологик календаре буенча, һәр елның үзенең химаячесе бар. 2017 елның химаячесе - Кызыл Ут Әтәче. Әтәч безгә алдагы 12 ай буена хәерхаһ булсын өчен, Яңа елны ничек каршыларга соң? Дөрес, кытайча яңа ел 28 гыйнварда гына башланачак әле һәм 2018 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Шулай да аны ике тапкыр каршылаудан беркемгә дә зыян юк. Киресенчә, бу ел химаячесенең күңеленә хуш киләчәк.
Ничек каршыларга?
Яңа елны ничек каршылыйсың, ел да шулай үтә. Шунлыктан кәефегез күтәренке, табыныгыз мул, киемегез матур булсын. Никадәр күбрәк кешене бәйрәм белән тәбрикләсәгез, яңа елда шулкадәр бәхетлерәк булачаксыз. Эскәтер һәм тастымаллар, шәмнәр кызыл булса яхшы. Өстәлгә уенчык әтәч куеп, алдына бөртек сибәргә онытмагыз. Табын мул булса да, артык кыйммәтле ризыклар әзерләп азапланырга кирәкми. Әтәч күзгә төтен җибәрергә яратса да, сакчыллыкны сөя. Яшелчә салатлары, җиләк-җимеш белән сыйлану хуплана. Табында тавык итеннән әзерләнгән ризыклар булмаска тиеш. Сыер итеннән әзерләнгән ризыкларны балык янәшәсенә кую киләсе елда бәхет кошын кулга ияләштерү һәм керемнәрне арттыру мөмкинлеге бирә, дип ышандыра астрологлар. Әтәчне юмартландыру өчен, табында баллы тәм-том, төрле бәлеш-тортлар күп булырга тиеш. Һәр ризыкны бик матурлап бизәргә иренмәгез - Әтәч нәфислекне һәм затлылыкны ярата. Киемнәр дә күркәм булырга тиеш. Әтәч каурыйларында нинди төсләр бар, шундый төстәге күлмәк сайлау мөһим. Озынлыгы теләсә нинди булса да ярый. Алка-беләзек кияргә онытмагыз. Ир-атлар да пөхтә киенергә, ачык төстәге галстук яки күлмәк сайларга тиеш. Алар янәшәләрендәге хатын-кызларга бик игътибарлы булса, ел хуҗасы күңеленә аеруча хуш киләчәкләр.
Барысы да әзерме? Төкле аягың белән, Яңа ел!
Әтәчтән нәрсә көтәргә?
Әтәч - бик матур, күркәм, актив кош. Ул хакимлек иткән ел бик уңышлы булачак. Төп кагыйдә - Яңа елны гаилә белән каршылау. Бөтен үпкәләрне онытып, бөтен җирне яхшылап җыештырып, бик матур киенеп һәм мул табын корып каршылаганда, киләсе ел шатлыклы вакыйгаларга бай булыр, дип ихластан ышанасы килә. Әмма артык әтәчләнергә, масаерга, хәлдән килмәслек вәгъдәләр бирергә һич ярамый.
Әтәч бөтен нәрсәне катлауландырырга ярата, шулай булса да ул идарә иткән еллар һәркемгә диярлек уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Ул буш кул белән йөрми, һәркемгә чукырлык ризык табыла. Кемгәдер 2017 ел бик катлаулы кебек тоелыр, әмма чынлыкта авырлыкларны бик тиз җиңеп булачак. Шуны гына онытмаска кирәк - кискәнче, җиде тапкыр уйлау зарур. Саклык елның төп шигаренә әйләнергә, һәр мәгълүмат кат-кат тикшерелергә тиеш. Әтәч елында еш кына хыял чынбарлык булып тоела. Шулай да беркемгә дә хәерчелек янамый, дөрес, Әтәч барыбызның да нервларында туйганчы уйнаячак әле.
Кемнәр туган, ниләр булган?
Әтәч елы дәүләткүләм әһәмияткә ия вакыйгаларга, төрле ачышларга бай була: 1789 ел - Бөек француз революциясе, 1825 ел - декабристлар восстаниесе белән тарихка кергән; 1861 елда Россиядә крепостной хокук бетерелгән, немец Филипп Рейс телефон уйлап тапкан, Америкада киноаппаратка патент бирелгән; 1933 елда - кер юу порошогы, 1945 елда - шарлы авторучка уйлап табылган; 1957 елда Байконурдан Җирнең беренче ясалма иярчене җибәрелгән. Әтәч - гел җиңүгә омтылучы кош, шунлыктан дөньяны яулап алырга теләүчеләр ул химаялек иткән елларда уңышка ирешкән: 1933 елда Германиядә Гитлер канцлер итеп сайланган, Италиядә Муссолини фашистлар партиясен төзегән. АКШның иң данлыклы президентлары нәкъ менә Әтәч елында хакимияткә килгән - Вашингтон, Джефферсон, Линкольн, Рузвельт, Трумэн, Никсон, Рейган, Клинтон... (Трамп та шулар рәтендә булачак, димәк...) 1921 елда Россиядә Гражданнар сугышы, 1945 елда Бөек Ватан сугышы тәмамланган.
Әтәч елында кардинал Ришелье, Екатерина II, Джузеппе Верди, Иоганн Штраус, Рихард Вагнер, Рабиндранат Тагор, Андре Моруа, Фенимор Купер, Андрей Сахаров, Юрий Никулин кебек данлыклы шәхесләр туган.
Әтәч турында мәкальләр
Һәр әтәч үз чүплегендә патша.
Булган әтәч йомырка эчендә үк кычкырыр.
Вакытсыз кычкырган әтәчне суеп ашыйлар.
Карт әтәч кычкыручан була.
Тавык белән ят, әтәч белән тор.
Әтәч кычкырганга гына таң атмый.
Уңган хуҗабикәнең әтәче дә йомырка сала.
Яшь әтәч тә, карт әтәч тә бер.
Әтәчнең тавышы яхшы, тик сандугачныкы әйбәтрәк.
Усал әтәч симез булмый.
Әтәч карчыгадан биектәрәк оча алмый.
Әтәчтән йомырка көтмә.
Әтәчкә тары ярмасы энҗе бөртегеннән кадерлерәк.
Әтәчләр күп булганда, тавыклар йомырка салмый.
Һәр әтәч үз тавышы белән кычкыра.
Үгез койрыгы булганчы, әтәч томшыгы булу яхшырак.
Йолдызнамә
Кучкар (21.03-20.04)
Кучкарларның физик сәламәтлеге аларның үз эмоцияләрен контрольдә тоту осталыгына бәйле. Нервлар, йөрәк-кан тамырлары системасы зәгыйфь. Хәлсезләнү, инсульт куркынычы зур. Беренче яртыеллыкта туйганчы йокларга кирәк. Гыйнвар-февральдә хроник чирләр кискенләшү, имгәнү ихтималы зур, салкын тиюдән саклану зарур. Туры эчәк, бәвел-җенес системасы авырулары килеп чыгарга мөмкин. Марттан ел азагына кадәр бавыр һәм үт куыгын игътибар үзәгенә алу мөһим - махсус диета тотарга, вакытында тикшеренергә кирәк. Оча-бот буыннары кайгыртуга мохтаҗ. Октябрь-ноябрьдә иммунитет зәгыйфь, нервлар таушалу, салкын тию ихтималы зур. Ел ахырында умырткалыкка һәм тез буыннарына игътибарлырак булу сорала.
Үгезбозау (21.04-20.05)
Ел башында Үгезбозауларның сәламәтлеге зарланырлык түгел. Язын организмны агулы матдәләрдән чистарту уңышлы. Җәен ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү ихтимал, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашаганда саклык сорала. Ноябрь-декабрьдә тулысынча хәлсезләнмәс өчен, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, туйганчы йокларга кирәк. Гыйнвар-февральдә бәвел-җенес системасын саклау мөһим, салкын тидерергә ярамый. Майдан ноябрьгә кадәр чорда җитди операция таләп ителергә мөмкин. Марттан ноябрьгә кадәр бавырга һәм үт куыгына игътибарны арттыру зарур, махсус диета тоту файдалы. Булган проблемалар кискенләшмәсен өчен, ел азагында оча-бот буыннары, умыртка баганасы, тезләрне кайгырту сорала.
Игезәкләр (21.05-21.06)
2017 ел буе Игезәкләрнең сәламәтлеге яхшы булачак. Гыйнвар-февральдә чирләп киткәндә, тулысынча дәваланып бетәргә кирәк. Бу чорда корсак куышлыгы, бигрәк тә нечкә эчәклек зәгыйфь. Ел уртасында массаж ясату файдалы. Октябрьдә төрле авыруларны кисәтү чараларын күрү, витамин һәм микроэлементлар эчү зыян итмәс. Майдан ноябрьгә кадәр - бөерләрне, декабрьдә - бәвел-җенес системасын саклау мөһим. Ноябрьдә имгәнү, хроник чирләр баш калкыту ихтималы бар, физик күнегүләрне чамалап кына ясарга киңәш ителә. Игезәкләргә биг­рәк тә чит илләрдә ял иткәндә сак булырга кирәк - нинди дә булса ризык яки эчемлек белән агулану яки инфекция йоктыру куркынычы зур.
Кысла (22.06-21.07)
2017 ел башында Кыслаларның сәламәтлеге яхшы, көчләре ташып тора. Гел утырып эшләүчеләргә генә симерү куркынычы яный, шунлыктан озаклап җәяү йөрергә киңәш ителә. Марттан ноябрь уртасына кадәр ашказаны, эчәклек, ашказаны асты бизенә игътибарлырак булырга, сыйфатлы ризык кына ашарга тырышырга кирәк. Йөрәк һәм кан тамырлары эшенә уңай эмоцияләр дә тәэсир итә, шунлыктан һәр көнгә сөенеп яшәү мәслихәт. Ел азагында бөерләр авыртырга мөмкин - салкын тиюдән сакланыгыз, артык күп эчмәгез, тозлы ризыкларны чамасын белеп кенә кулланыгыз. Ел буе сөяк һәм буыннарны кайгырту мөһим. Физик эш белән шөгыльләнгәндә, хәлдән тайганчы тырышмау хәерле.
Арыслан (22.07-22.08)
Арысланнарның сәламәтлеге әллә ни шәп тә, зарланырлык та түгел. Беренче яртыеллыкта алар вакыт-вакыт бик дәртле булачак, кайвакыт исә көчсезлектән интегәчәк - былтыргы яшәү рәвеш­ләре шундый хәлгә китерәчәк. Астролог хәмер белән мавыкмаска, төнлә туйганчы йокларга, дөрес тукланырга киңәш итә. Икенче яртыеллыкта хәлләр яхшырачак. Тик киеренкелек кенә нерв системасын какшатырга һәм Арысланнарны бик хисләндерергә мөмкин. Көндәлек режим, чама хисе, тотрыклылык кешене үз организмы белән дуслаштыра ала. Ноябрь ахырыннан исә бик уяу булу сорала: йөрәк, кан тамырлары, умырткалыкның күкрәк өлеше, ашказаны зәгыйфь, алкоголь куллану тыела!
Кыз (23.08-22.09)
Кызлар 2017 ел башыннан ук эшкә чумачак, ял итәргә дә вакытлары калмаячак. Сәламәтлекләре яхшы булса да, тиз арада көчсезләнмәс өчен, аларга эш күләмен бераз киметергә, саф һавада күбрәк йөрергә кирәк. Ел башында сулыш системасын кайгырту таләп ителә, тәмәке тартучыларның бу зарарлы гадәтләрен мартка кадәр ташлаулары хәерле. Кул һәм җилкәләр имгәнү ихтималы бар. Ашказанын тикшертергә, хатын-кызларга маммологка барырга кирәк. Ноябрь уртасыннан ел азагына кадәр йөрәкне саклау, кан басымын контрольдә тоту зарур. Физик сәламәтлек яхшы булсын өчен, күңел тынычлыгы мөһим. Иң шәп вариант - шифаханәгә бару. Салкын тиюдән саклану өчен, иммунитетны ныгытырга, витаминнар эчәргә киңәш ителә.
Үлчәү (23.09-22.10)
2017 ел башыннан Үлчәүләр бик энергияле булачак, аларның гел каядыр йөгерәсе, нәрсәдер эшлисе киләчәк. Физик көчләре дә, акыл көчләре дә ташып торачак. Гыйнвар-февральдә тамак авыр­тырга, калкансыман биз белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Умырткалыкның муен өлешенә массаж ясату файдалы. Марттан ноябрь уртасына кадәр сулыш системасын кайгырту зарур, салкын тиюдән сакланырга, җылырак киенергә кирәк. Астмадан интегүчеләргә бигрәк тә игътибарлы булу сорала. Ел азагында ашказанын, хатын-кызларга күкрәк бизләрен тикшертү мәслихәт. Баллы ризык яратучылар ел буена дөрес тукланырга тиеш, югыйсә симерүләрен сизми дә калачаклар. Йога, сулыш күнегүләре белән шөгыльләнү файдалы.
Чаян (23.10-21.11)
Ел башында сәламәтлекне кайгырту зарур. Саф һавада күбрәк йөрү, ничек тә күңел тынычлыгына ирешү файдалы. Баш һәм күз авыртырга, кан басымы күтәрелергә, колак начар ишетергә мөмкин. Болардан котылу өчен, тискәре эмоцияләрдән арынырга кирәк. Марттан ноябрь уртасына кадәр тамак авыртырга, калкансыман биз, умырткалыкның муен өлеше борчырга мөмкин. Чыныгу, иммунитетны ныгыту таләп ителә. Чаяннарга ел буена агулану яки инфекция йоктыру куркынычы яный, сак булу сорала. Ноябрь-декабрьдә артык хисчәнләнгән кешеләр тиз арый һәм ярсый башлаячак, шунлыктан аралашуны чикләргә, организмны сакларга, дөрес тукланырга, туйганчы йокларга кирәк.
Укчы (22.11-21.12)
Елның беренче яртыеллыгында сәламәтлек тә, кәеф тә шәп, борчылырлык сәбәп юк. Шулай да табибтә тикшеренү комачауламас, чөнки яхшы белгеч кулына эләгү ихтималы зур. Гыйнвар-февральдә психик кичерешләр көчле, меланхолиягә бирешмәскә тырышыгыз. Марттан ноябрьгә кадәр баш авырту, кан басымы күтәрелү, гайморит, отит интектерү ихтималы бар. Ноябрь уртасыннан ангина, ларингит башланырга, умырткалыкның муен өлеше авыртырга мөмкин. Ел буе стоматологка йөрү, тешләрне кайгыр­ту зарур. Акыл энергиясе күп сарыф ителгәнгә, гел баллы ризык белән сыйлану теләге туа. Бу вакытта җиләк-җимеш һәм чикләвеккә өстенлек бирү хуплана. Ял итү өчен иң яхшы вакыт - сентябрь-октябрь.
Кәҗәмөгез (22.12-19.01)
Беренче яртыеллыкта сәламәтлек зарланырлык түгел, ә менә елның икенче яртысында организмны ныгыту өчен шәп мөмкинлекләр ачыла - чыныгу да, спорт һәм йога белән шөгыльләнү дә уңышлы. Икенче яртыеллыкта имгәнү ихтималы зур, шунлыктан бөтен зәгыйфь урыннарны алдан ныгыту мәслихәт. Ел башыннан ук аякларны кайгырту зарур, варикоз киңәю борчыса, бигрәк тә. Марттан ноябрьгә кадәр аяк табаннары зәгыйфь, артриттан саклану өчен кан әйләнеше һәм лимфа системалары эшен җайга салу, организмдагы сыеклык микъдарын контрольдә тоту зарур. Ел азагында баш авыртырга, кан басымы уйнарга, теш сызларга мөмкин. Сәламәтлекне саклау өчен вакытны да, акчаны да кызганмаганда, нәтиҗәләр дә сөендерерлек була.
Сукояр (20.01-19.02)
Сәламәтлек зарланырлык түгел. Ел башында умырткалыкны кайгырту, массаж ясату яки мануаль терапия курсын үтү файдалы. Ел дәвамында, бигрәк тә марттан ноябрь уртасына кадәр, аякларны саклау мөһим, чөнки каймыгу, чыгу, сеңер тартылу куркынычы бар. Варикоздан да интексәгез, хәл кискенләшергә мөмкин. Окулистка барып, күзләрне тикшертү зыян итмәс. Ел азагында аяк табаннарын сакларга, кан әйләнеше һәм лимфа системалары эшен контрольдә тотарга кирәк. Организм арыганны сизгәндә, аны мәҗбүриләргә ярамый, кичекмәстән ял итеп алу зарур. Көндәлек режимны саклаганда, дөрес тукланганда, ел азагында организмда җитәрлек көч-куәт, энергия кабат тупланачак.
Балыклар (20.02-20.03)
Ел башында сәламәтлек зарланырлык түгел, ә менә майдан аны ныгыту чараларын күрү зарур - диета тотарга, физик күнегүләр ясарга, табибләр белән киңәшергә кирәк. Август һәм сентябрьдә зарарлы гадәтләрдән арыну җиңел. Ел башында бавыр, үт куыгы, оча-бот буыннары кайгыртуга мохтаҗ. Яз айларыннан умырткалыкны, тез буыннарын саклау мөһим. Тире авырулары килеп чыгу ихтималы бар. Ел ахырында аяклар сызларга мөмкин, варикоздан интексәгез, кичекмәстән дәвалану таләп ителә. Балыкларның көче үзләренә җитәрлек, тик якын кешеләрен даими кайгыртырга туры килсә, хәлсезләнеп, аяктан егылырга мөмкиннәр. Шунлыктан чама хисен онытмаска кирәк. Артык хисчән кешеләргә нервларын саклау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев