Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Фоат УРАЗАЙ: КЫЗЫКТЫРГЫЧ СТРАТЕГИЯ

Санкт-Петербургның социаль-икътисади тикшеренүләр белән шөгыльләнә торган "Леонтьев үзәге", Татарстан Икътисад министрлыгы химаясендәге "Туган ил" дигән төбәк социаль-икътисади үсеш фонды белән берлектә, инде 2012 елның көзеннән бирле республиканың киләчәген билгели торган мөһим документ - "Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе"н әзерли икән. Узган шимбәдә әлеге үзәк экспертлары үзләренең беренче этапта...

Санкт-Петербургның социаль-икътисади тикшеренүләр белән шөгыльләнә торган "Леонтьев үзәге", Татарстан Икътисад министрлыгы химаясендәге "Туган ил" дигән төбәк социаль-икътисади үсеш фонды белән берлектә, инде 2012 елның көзеннән бирле республиканың киләчәген билгели торган мөһим документ - "Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе"н әзерли икән. Узган шимбәдә әлеге үзәк экспертлары үзләренең беренче этапта башкарган эш нәтиҗәләре (техник бирем) белән Татарстан Президентын һәм бу өлкәгә мөнәсәбәтле министрларны таныштырган. Очрашуда Русиянең элеккеге финанс министры А.Кудрин да катнашкан.

Алга таба стратегиянең төп өлеше дә әзерләнәчәк. Анда республика сәнәгате һәм аграр сәясәт, хезмәт базарын үстерү, социаль яклауның адреслы чараларын арттыру кебек мәсьәләләр керәчәк икән. Техник бирем Татарстанның киләчәге белән стратегик идарә системасын булдыруны да күздә тота. Стратегияне әзерләүнең икенче этабына тагын бер ел вакыт биреләчәк. 2014 ел ахырына инде ул тулысынча кабул ителергә тиеш.

Мәгълүм ки, Татарстан җитәкчелеге республика тормышын җайга салуда чит илләрдәге (Сингапур һ.б.) алдынгы тәҗрибәгә дә еш мөрәҗәгать итә һәм бу хуплауга гына лаек. Мәгәр, Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясен әзерләү тәкъдиме белән "Леонтьев үзәге"нә дә Казан мөрәҗәгать иткән.

Ә "Леонтьев үзәге"нә килгәндә, ул 1991 елда чыгышы белән Русиядән булган АКШ ватандашы, Нобель бүләге иясе В.Леонтьев һәм Санкт-Петербург мэры А.Собчак башлангычы белән оештырылган. Аның беренче президенты - А.Чубайс. Русиядәге бүгенге хәлләргә караганда, "Леонтьев үзәге"нең аңа кагылышлы проектлары бигүк уңышлы булып чыкмаган, ахрысы. Бүген исә әлеге үзәк бәйсез тикшерү һәм консалтинг төркеме рәвешендә эшли икән. Шуңа Татарстанның социаль вә икътисади үсеш стратегиясе аның өчен республиканы күпмедер дәрәҗәдә дөнья икътисадына интеграцияләү чарасы да булып тора.

Татарстан - Җир йөзендә әлегә татар мәнфәгатьләрен ярымдәүләти дәрәҗәдә булса да кайгырта торган бердәнбер урын. Шуңа аның киләчәген билгели торган стратегия турында сүз барганда, табигый ки, татар кешесен анда милли мәсьәләләргә бирелгән урын да кызыксындыра. Стратегиядә татар мәнфәгатьләре ни дәрәҗәдә исәпкә алынган? Анда ана телендә заманча белем алу хокукы чагылыш тапканмы? Документта татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә нинди урын биреләчәк? Татар авылын алда ни көтә? Гомумән, "Леонтьев үзәге" Татарстанның социаль вә икътисади үсеш стратегиясендә әлеге проблемаларны да исәпкә алырга әзерме? Бу сорауларга җавап күп нәрсәгә ачыклык кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев