Эсседән сакланыйк
Табиблар эсседән сакланырга кирәклеге турында кисәтә. Алар әйтүенчә, бу чорда төрле хроник авырулар кискенләшергә мөмкин икән. Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә саклану мөһим. Аларда гипертоник кризис, инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы арта, дип яза Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.
Эссе сугуның беренче билгеләре – баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәкнең еш тибүе, туңу. Критик очракларда кеше аңын югалтырга, ә тән температурасы 41 градуска кадәр артырга мөмкин. Хәлегез тагын да кискенләшсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Тел астына нитроглицерин яки валидол таблеткасы салырга була.
Эссе көннәрдә урамга сәгать 10-11гә кадәр чыгу зарур, соңрак чыккан очракта күләгәдә генә йөрергә тырышыгыз. Сыеклыкның күбрәк эчегез. Суны тәүлегенә 1,5-2 литр эчәргә кирәк. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда, йөрәккә авырга китмәсен өчен, табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Кайнар су эчәргә тырышыгыз. Лимон суы, бөтнек чәе сусауны яхшы баса. Бөтнек чәе нервларны тынычландырырга, эсседә йоклап китәргә дә ярдәм итә. Рационда майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланыгыз.
Авыр физик эш һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торыгыз. Хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә табиб киңәшләрен төгәл үтәргә, медикаментларны ул тәкъдим иткән дозада һәм режимда кабул итәргә кирәк.
Җәмәгать транспортында яки урамда аңын югалткан кешегә вакытында һәм дөрес итеп ярдәм күрсәтү мөһим. Моның өчен кешене күләгәле урынга күчерергә кирәк, табиб килгәнче аның яткан хәлдә булуы мәслихәт. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев