Экология министры Александр Шадриков: «Чүп астыннан акчалар да чыга»
Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык игълан ителде. Республика күләмендәге өмә 24 апрельгә билгеләнгән. Хөкүмәт йортында 30 мартта узган матбугат конференциясендә экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков татарстанлыларны, предприятиеләрне һәм оешмаларны санитар икеайлыкта катнашырга чакырды.
Кагыйдәләр “каргышы”-штраф
—Татарстанда 1 миллион гектардан артык урман, 500 мең гектар саклаулы табигать җирлеге, 36 мең сулык бар. Табигатебез чиксез матур, шәһәрләр белән авыллар территорияләре дә шулай матур һәм чиста булсын иде,- диде Александр Шадриков.
Узган ел республика буенча 963 урында рөхсәтсез чүплек өемнәре табылган, аларның күбесе бетерелгән. Экология кагыйдәләрен бозуның 3131 очрагы теркәлгән, гаеплеләргә гомүм исәптә 5,3 миллион сум штраф салынган.
Республикада күркәм гадәткә әверелгән санитар чистарту чараларында 1 миллионнан артык кеше катнаша торган булган. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, узган ел өмәләр оештырылмады. Быел санитар икеайлыкны элеккеге кебек киң колачта үткәрү ниятләнелә.
Конкурста катнаш
“Экояз2021” (“Эковесна2021”) конкурсы да була. Муниципаль районнар хакимиятләре 1 апрельдән 15 майга кадәр районнарда бәйге үткәрә. Республика конкурсы 15 майдан 31 майга кадәр бара. “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы ишегалды”, “Иң яхшы предприятие” һәм “Иң яхшы муниципаль берәмлек” төрләрендә чисталык бәйгесе уза. Чүп астыннан акчалар да чыга, дигән сүзебез бөтенләй үк ялган түгел. Министр Александр Шадриков, санитар икеайлыкта актив катнашканнарга дипломнар һәм бүләкләр биреләчәк, диде. Иң актив дип табылган муниципаль берәмлекләргә балалар уен мәйданчыгы комплексына сертификат тапшырыла.
Татарстан максаты
—Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла. Бик әһәмиятле программа бу, чөнки, көн саен ишегалдында булабыз, анда өлкәннәр ял итә, балаларыбыз уйный. Ишегалларыбызны чисталыкта тотсак, төзеклеген сакласак, үзебез өчен күңелле бит,- диде Александр Шадриков.
Министрдан көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю мәсьәләсенә карата фикерләре белән кызыксындым.
—Без бу эштә тәүге адымнарны гына ясыйбыз әле. Чүп-чарны теләсә-кая ташлауның, көнкүреш калдыкларын төрләренә аермыйча чыгарып салуның табигатькә ягъни үз сәламәтлегебезгә зыян ясау икәнлеген аңларга тиешбез. Без-өлкәннәр моңа башта үзебез акыл белән төшенергә, соңыннан балаларыбызны экологиягә сакчыл итеп тәрбияләргә тиешбез. Татарстан узган ел Россия төбәкләре арасындагы конкурста “Экологик чисталыкка омтылучы иң яхшы төбәк” исемен яулады. Без чүпләрне төрләренә аерып җыюда, чисталык саклауда алга таба да актив эшләргә тиешбез. Бу-максат,-дип җавап кайтарды Александр Шадриков.
Куен дәфтәренә:
Санитар икеайлык барышында экологиягә кагылышлы сорауларны һәм тәкъдимнәрне 8 (843) 267-68-67 телефоны аша республиканың Экология министрлыгына әйтергә була.
Дамир Бәдриев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев