БӨЕК ЛЕНИН ВАТАНЫНА СӘЯХӘТ
Көтмәгәндә-уйламаганда, март ахырында күршедәге Ульяновск өлкәсенә сәяхәткә чыгарга туры килде. "Татмедиа" берләшмәсенең генераль директор урынбасары С.Таишева сөйләшүләр алып барган да өлкә губернаторы С.Морозов Татарстанның берничә газета-журнал редакторын кабул итәргә ризалыгын биргән. Һич яшермим, Ульян өлкәсенә моңа чаклы барганым юк иде. Шунлыктандыр, Татарстан чиген чыгуга ук, юлда очраган һәр авыл-саланы күз...
Көтмәгәндә-уйламаганда, март ахырында күршедәге Ульяновск өлкәсенә сәяхәткә чыгарга туры килде. "Татмедиа" берләшмәсенең генераль директор урынбасары С.Таишева сөйләшүләр алып барган да өлкә губернаторы С.Морозов Татарстанның берничә газета-журнал редакторын кабул итәргә ризалыгын биргән.
Өлкә губернаторы Сергей Иванович Морозов безне "Хөкүмәт йорты" дип аталган сарайда кабул итте. Ул - губернатор өчен төзелгән аерым сарай түгел, барча департамент һәм идарәләр дә шушы ук түбә астында, урынбасарлары да янәшә кабинетта. Элек бу йорт урынында Сембер каласының үтә затлы, мәгърур кафедраль соборы басып торган, 1930 еллар уртасында аны якташлары җитәкчелегендә хакимияткә килгән большевиклар шартлатып юк иткән. Бик шәп колонналар белән бизәлгән сарайны да шул ук большевиклар сугышка чаклы ук аякка бастырганнар. Ни галәмәт, Идел елгасы каршында күкрәген ачып утырган Хөкүмәт сараен тышкы яктан сыңар гына полицей да сакламый, вестибюльнең ишек төбендә дә япа-ялгыз сакчы каршы ала. Безне ниндидер "бомба эзләгеч" аппаратлар аша үткәреп тә кимсетмиләр.
Ә Сергей Морозов үзе, аның урынбасары Ольга Никитенко, ярдәмчесе Әмир Яхин, департамент башлыгы В.Лучников, матбугат үзәге җитәкчесе И.Жарков Казан мөхәррирләре һәм Ульян өлкәсендәге милли-мәдәни автономия рәисе Рәмис Сафин белән ике сәгать буена рәхәтләнеп, эчкерсез һәм дустанә әңгәмә корып утырды. Ясалма булмаган, реаль мәгълүматларны да без турыдан-туры губернаторның шәхсән үзеннән туплап кайттык.
Сергей Морозов губернатор булып сайланган 2004 елда өлкәдә торак төзелешенең күләме 100 мең кв.метр тәшкил итсә, узган ел ул 900 мең метрдан артып киткән. Элек нигездә шәхси хуҗалыклардан, сугышка чаклы күтәрелгән ике-өч катлы йортлардан һәм биш катлы "хрущевкалар"дан хасил микрорайоннар янәшәсендә 180 мең кеше яши торган Яңа шәһәр калкып чыккан. Авиация заводларында һәм ике аэропортта эшләүчеләр өчен 150 мең кешелек яңа микрорайон һәм белем үзәкләрен үз эченә алган, димәк ки, беренче чиратта мөгаллимнәр гомер итәчәк Мәгариф шәһәрчеге дә формалашып килә. Ульян каласы үзен Россиянең авиация үзәге итеп танытуга ирешкән. Дөньядагы "Аэрбас", "Боинг" фирмалары белән иңгә-иң басып хезмәттәшлек иткәнгә күрә Ульянда элеккеләре янәшәсендә яңа "Аэрокомпозит" заводы төзелгән. Семберлеләр гражданлык авиациясе өчен искергән "Ту-154" самолетына алмашка "Ту-124", "Ил-114" самолетларын эшләү белән мәшгуль. Аларның заводларында берьюлы 100-150 тонна күтәрә алучы "Руслан"га алмашка тагын да куәтлерәк "Ермак" исемле йөк самолеты әзерләнә. Самолетларга ягулыкны һавада өстәү өчен "Ил-78" самолетын җитештерә башлаганнар. "Ил-76" модельле хәрби самолетлар җитештерү өчен дөньяның барлык почмагыннан инде 10 елга җитәрлек заказлар җыелган. Болай да "халыкара аэропорт" дәрәҗәсенә ия ике һава аланына да, авиация заводларына да яңарту үткәрелә. Европа югарылыгында төзелгән индустрия паркында япон, корея, немец, чех белгечләре эшли. Шулар ук хәзер Ульян автомобиль заводы нигезендә Россия заводлары өчен станоклар төзү, интернет технологияләре өчен микроэлементлар ясау буенча да яңа завод нигезләү белән шөгыльләнә. Шоферсыз гына, автоматика белән идарә ителә торган автомобильләр төзү, Россиядә беренче булып җил генераторлары җитештерү буенча да белгечләр әзерлек алып бара. Табигый газны биоэнергиягә әверелдерү, кояш энергиясен эшкә җигү, кеше тәненең янгында зыян күргән өлешендәге тирене ясалма чимал белән алыштыру өлкәсендә дә эзләнүләр дәвам итә. Элек татарныкы булган Димитровград каласында атом станцияләре өчен яңа типтагы реактор эшләнә.
Губернатор өлкә тормышындагы кимчелекләрне дә яшерми. Аларда авылларга газ кертү тәмамланмаган әле. Авыл хуҗалыгында ташландык кыр калдыруга юл куелмаса да, икмәк уңышы мактанырлык түгел. Ике миллион гектарга җиткән чәчүлек мәйданыннан узган елда 800 мең тонна гына икмәк җыеп алынган. Биш мең сыерга исәпләнгән мегаферма төзегән вакытта да Татарстанның "Кызыл Шәрык" холдингы ярдәм кулын сузган. Өлкәдә нефть чыгару күләме дә елына 600 мең тоннадан артмый. Өлкәдәге уртача хезмәт хакының күрсәткече буенча да күкрәк киереп мактанырлык түгел, ул 24 мең сум тирәсе тәшкил итә. Аның каравы, Ульянда үзәктәге, иң престижлы дип саналган районнарда төзелгән йортларда да бер кв.метр мәйданның бәясе 40 мең тәңкәдән артмый. Бәлки, шундый очсызлык тәэсирендәдер, Ульян өлкәсе демографик күрсәткечләр буенча ил күләмендә 1 нче урынга чыккан. 2005 елда өлкәдә 9 мең сабый туган булса, узган ел бу сан 15 меңгә җиткән. Уртача гомер озынлыгы 71,4 яшь булып исәпләнә. Шунысын да өстик: губернатор Сергей Морозов - үзе 5 бала атасы!
Ульян урамнарын айкап йөргән чакта безне иң сокландырганы - тарихка ихтирамлы мөнәсәбәт булды. Болар Казандагы гоҗ хуҗалар сыман кыланмаган, үзәктәге бер генә иске йортны да юкка чыгармаган. Бигрәк тә элек Мәскәү, соңрак Ленин исемен йөрткән урамга кергәч, иске Семберне күреп таң калмалы! 1929 елда ук сафка бастырылган Ленин музее, Ленин мемориалы, Гончаров музее, XVIII гасырда ук төзелгән һәм хәзер драма театры урнашкан, заманында подвалында Е.Пугачев тотылган бина да, хәтта, үз вакытында Л.Брежнев белән А.Косыгин утыртып киткән каеннарга чаклы - барчасы шул көенчә! Иске Сембернең йөзе дә, тарихы да шул хәлендә калган, җитмәсә, урам чатларына XVIII-XIX гасыр зыялыларын хәтерләткән гражданнарының сыннарына тикле куеп чыкканнар бит. Шул ук "буржуйлар" чорында һәм алар акчасына төзелгән Офицерлар йортын да үзгәртми саклаганнар, дияр идем, түбәсендәге елан төшерелгән Казан туграсын алып ташлаганнар. Сембер өязе байтак дистә еллар буена Казан губернасының бер өлеше булып торган, ә еланлы тугра килмешәк кавемгә ошамаган, димәк. Гәрчә, Сембер җирләре дә элек Болгар һәм Казан ханлыкларына буйсынып яшәүне исбатлап тору да артык юкса. Әмма тарихны җиңүчеләр яза бит. Болгар ханлыгы вакытында ук билгеле бу каланы фәкать 1648 елда гына Богдан Хитров атлы воевода нигезләгән, дип раслаулары шуннан.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев