Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

БАРЫСЫ ДА ХАЛЫК ӨЧЕН ЭШЛӘНӘ

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр исемлеге киңәя "Русия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" республика законына төзәтмәләр проекты әзерләнде. Төзәтмәләр күп, алар законның 25 маддәсенә кагыла. Федераль законга кертелгән үзгәрешләр җирле үзидарәне реформалауга юнәлдерелә. Аерым алганда, субъектларга шәһәр эчендә районнар...

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр исемлеге киңәя

"Русия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" республика законына төзәтмәләр проекты әзерләнде. Төзәтмәләр күп, алар законның 25 маддәсенә кагыла.

Федераль законга кертелгән үзгәрешләр җирле үзидарәне реформалауга юнәлдерелә. Аерым алганда, субъектларга шәһәр эчендә районнар һәм административ бүленеше булган шәһәр округлары төзү турында законнар кабул итү; муниципаль районнарның вәкиллекле органнарын формалаштыру, муниципаль берәмлекләр башлыкларын сайлау тәртибен билгеләү; авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренең минималь исемлеген киңәйтә торган законнар кабул итү хокукын бирә.

Муниципаль берәмлекләр халкы тарафыннан турыдан-туры яисә җирле үзидарә органнары, аларның урындагы затлары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый актлар кабул ителә. Муниципаль берәмлек уставы һәм җирле референдумда кабул ителгән карарлар хокукый актлар системасында иң югары юридик көчкә ия исәпләнә, алар муниципаль берәмлекнең бөтен территориясендә кулланыла. Башка муниципаль хокукый актлар муниципаль берәмлек уставына һәм референдумда кабул ителгән документларга каршы килмәскә тиеш. Муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен гражданнар, оешмалар җитәкчеләре, дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарә органнарының урындагы затлары федераль законнар, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы нигезендә җавап бирәләр. Җирле референдумда кабул ителгән муниципаль норматив хокукый актлар регистрга кертелергә тиеш, ул дәүләт хакимияте органнары тарафыннан оештырыла.

"Муниципаль берәмлекләрнең территорияләре" дип исемләнгән 12 нче маддә нык үзгәртелде. Анда билгеләнгәнчә, җирле үзидарә республиканың бөтен территориясендә, муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында гамәлгә ашырыла. Муниципаль берәмлекләргә эчендә бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район статусын бирү Татарстан законнары белән гамәлгә ашырыла. Шәһәр эчендә бүленеше булган шәһәр округы статусы 500 меңнән артык халкы булган шәһәргә бирелә. Статусны үзгәрткәндә халык фикере исәпкә алына.

Җирлекнең, шәһәрнең, авылның җирле әһәмияттәге мәсьәләләр исемлеге шактый киңәя төште. Алар исәбенә бюджет проектын төзү, раслау һәм үтәү; бюджет үтәлеше турында хисап төзү, раслау; җирле салымнарны һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү; муниципаль мөлкәттән файдалану; халыкны электр энергиясе, җылылык, газ, су, ягулык белән тәэмин итү; җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышына контроль урнаштыру, хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, парковкалар булдыру; муниципаль торак фондын төзүне һәм аннан файдалануны, халыкның ялын оештыру, мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру һәм башкалар керә.

Җирле үзидарә органнарына җирле әһәмияттәге мәсьәләләр исәбенә кертелмәгән эшләр белән дә шөгыльләнергә туры килә. Әйтик, җирлек музейларын булдырырга, опека һәм попечительлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда катнашырга, янгынга каршы муниципаль хезмәт оештырырга, милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге өчен шартлар тудырырга. Билгеле инде, муниципаль район хәл итәргә тиешле җирле мәсьәләләр үзидарәләрнекенә караганда күпкә артыграк. Хәер, төрләре ягыннан караганда алар шул ук эшләр. Әмма аларның күләме зур. Район территориясендә дистәләрчә җирле үзидарәләр урнашкан бит. Муниципаль районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә кертелгән өстәмәләр законның 16 нчы маддәсендә урын алган. Шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә багышланган 17 нче маддә дә нык тулыландырылган, аңа яңа пунктлар өстәлгән.

Вәкаләтләр бүлешү - файдалы гамәл

18 нче маддәгә төзәтмә нигезендә республика законнары белән җирле үзидарәләр һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү гамәлгә ашырылырга мөмкин. Вәкаләтләр бүлешү Дәүләт Советы вәкаләтләре чорыннан да ким булмаган вакытка рөхсәт ителә. Муниципаль милеккә идарә, җирле бюджетны формалаштыру, раслау, җәмәгать тәртибен саклау, җирле үзидарә органнары структурасын билгеләү, муниципаль берәмлек территориясе чикләрен үзгәртү белән дәүләт хакимияте органнарына шөгыльләнергә ярамый. Бу эшләр алар вазифасына керми. Торак пунктларның җирле үзидарә органнары, муниципаль берәмлек уставы нигезендә, гражданнарны үз ихтыярлары буенча социаль әһәмиятле эшләрне башкаруга җәлеп итү турында карар чыгарырга хокуклы. Социаль әһәмиятле эшләр исәбенә бары тик махсус профессиональ әзерлек таләп итми торган эшләр генә кертелергә мөмкин.

Җирле үзидарәләр дәүләт хакимияте органнары системасы составына керми. Дәүләт хакимияте органнарының һәм аларның урындагы затларының җирле үзидарәләрне оештыруда, урындагы затларын билгеләүдә, вазифаларыннан азат итүдә катнашуы "Русия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законда билгеләнгән очракларда гына рөхсәт ителә. Җирле үзидарә органнары структурасында муниципаль берәмлек вәкиллекле органының, берәмлек башлыгының, муниципаль берәмлек администрациясенең булуы мәҗбүри.

Торак пунктлар арасындагы территориядә яңа муниципаль берәмлек оештырылган очракта аның структурасы җирле референдумда (сайлау хокукына ия гражданнарның саны 300дән артмаган муниципаль берәмлектә - халык җыенында) билгеләнә һәм муниципаль берәмлек уставында беркетелә.

Яңа төзелгән муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарына сайлаулар ул төзелгән көннән соң алты айдан да соңга калмыйча уздырылырга тиеш. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе яңа төзелгән муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясен оештыра, ул муниципаль берәмлек вәкиллекле органын сайлауларны билгели. Сайлаулар уздыруны матди-техник тәэмин итүне Министрлар кабинеты гамәлгә ашыра.

Җирле үзидарәнең сайлап куела торган органнары һәм урындагы затлары вәкаләтләр чоры муниципаль берәмлекләр уставы белән билгеләнә һәм ике елдан кимрәк, биш елдан артык була алмый. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген финанслау бары тик тиешле муниципаль берәмлекләр бюджетларының үз керемнәре исәбеннән генә гамәлгә ашырыла.

22 нче маддәнең өченче өлеше яңа редакциядә бәян ителде: "Муниципаль районның вәкиллекле органы муниципаль район составына керүче җирлекләр башлыкларыннан һәм әлеге җирлекләрнең үз составыннан вәкиллекле органнар тарафыннан җирлек халкы санына бәйсез рәвештә вәкиллекнең тигез нормасы нигезендә сайланучы депутатлардан тора. "Русия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон нигезендә муниципаль район территориясе составына вәкиллекле органнары вәкаләтләрен гражданнар җыены башкара торган җирлекләр кергән очракта, мондый җирлекләрдән муниципаль район вәкиллекле органы составына депутатлар сайлау җирлек уставы белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда гражданнар җыены тарафыннан гамәлгә ашырыла".

Бәлки, бөтенләй эчмәскәдер

Республикабыз шәһәрләрендә, район үзәкләрендә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында исерткеч эчемлекләр алу әллә ни кыенлык тудырмый. Дөрес, 22 сәгатьтән соң аракы сатмаска дигән закон бар. Әмма төне буе эшләүче барлар, ял үзәкләре аз түгел бит. Аларда күпме телисең - шул кадәр спиртлы эчемлекләр алырга мөмкин һәм алалар да, эчәләр дә, җылынып җиткәч, төркемнәргә бүленеп сугышалар да. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм полиция бүлекләренә халыктан шикаятьләр күп килә.

Мондый хәл депутатларны да битараф калдыра алмый, билгеле. Татарстан парламентында "Алкоголь продукциясен ваклап сату урынын, шартларын һәм вакытын чикләү өстәмә чаралары турында" закон проекты каралды. Әлеге документта билгеләнгәнчә, 2015 ел башыннан күпфатирлы йортларда һәм стандарт булмаган корылмаларда эшләүче җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкоголь продукциясен сату тулысынча тыела. Халык төнлә тыныч кына йокларга тиеш бит инде. Ә аракы эчеп, күңел ачып утырган җирдә халык бик үк тыныч була алмый. Әлбәттә, рестораннар, кафелар үзләренең кунакларын төнлә дә, элеккечә үк, спиртлы эчемлекләр белән сыйлаячаклар. Ләкин торак йортларда урнашканнарына 23 сәгатьтә аракы сатуны туктатырга туры киләчәк.

Хәтерлисездер, 2013 елның 1 гыйнварыннан төнлә алкоголь сатуны тыю турында закон гамәлгә кергән иде. Бу закон нигезендә төнге кафеларда, барларда һәм рестораннарда гына аракы сату рөхсәт ителде. Закон бар, әмма аны һәр җирдә дә үтәлә дип булмый шул. Әйтик, Казан шәһәрендә төнлә аракы сатучы дистәләрчә урынны табарга була. Рәсми оешмаларга җибәрелгән хатларда һәм төрле форумнарда күп кенә эшлекле тәкъдимнәр әйтелә. Минемчә, аларны ныклап өйрәнергә, иң отышлыларын кулланышка кертергә кирәк. Ә файдалы тәкъдимнәр аз түгел кебек. Мәсәлән, ял көннәрендә аракы сатмаска дигән тәкъдим бар. Халык аракысыз гына ял итсен. Ял көннәрендә аракы эчмәүчеләр аз түгел бит. Кайберәүләр 21 яше тулмаган егетләргә һәм кызларга спиртлы эчемлекләр сатуны тыю ягында. Гамәлдәге законнар нигезендә уку йортлары һәм яшьләр оешмаларыннан 50 метрдан якынрак урында алкоголь сатарга ярамый. Халыкның бер өлеше бу чикне 300 метрга җиткерү ягында. Ләкин, ничек кенә булмасын, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү буенча күп көч куярга кирәк әле. Бу - бәхәссез, һәм менә конкрет гамәлләрне дә, шуны нык истә тотып калганда зыян итмәс иде.



Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА

КАНУН ЧЫГАРУ ҖИҢЕЛМЕ?

Инде гадәткә кереп киткәнчә, быел да Татарстан мәктәпләрендә Парламент дәресләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлап җибәрде. Казанның 139 нчы гимназиясендә үткән «Законнар кайда туа» дәресендә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты, ә дәреснең эксперты буларак, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Гимназиядә «Дума» төзелгәнгә 4 ел икән инде. Аның 4 фракциясе эшли: яшь галимнәр, мәдәният һәм сәнгать, сәламәт яшәү рәвеше һәм кар десанты. 5 комитет бар: «Яклау», «Минем сайлау», «Гимназия калканы» һәм «Олимп» белән «Интеллектуал».

Закон «иҗат итү» дәресендә «депутат» укучылар үз канун проектларын тәкъдим итте. «Яклау» төркеме «эшчеләре» укуда авырдан баручыларга пионерия законнарындагы кебек шефлык урнаштыруны тәкъдим итте. Урамда трай тибеп йөрүчеләрне җитәкләп төрле түгәрәкләргә, спорт клубларына алып килергә дә әзер алар. «Олимп»чылар исә сәламәт яшәүне пропагандалау йөзеннән мәктәп янындагы ташландык кишәрлекне чистартып, шунда мәйданчык ясарга тәкъдим итте. Бу тәкъдимне эксперт Фәрит абыйлары Мөхәммәтшин шәһәр башлыгына җиткерү өчен язып алып та китте.

«Кар десанты» вәкилләре мәктәп укучыларында патриотик хисләр тәрбияләү йөзеннән төрле мәктәпләрдәге Бөек Ватан сугышына багышланган музейларга йөрергә чакырды. «Барлык мәктәпләрнең 80 процентында музейлар бар. Нигә аларны бер-беребезгә күрсәтмәскә, белгәннәрне уртаклашмаска», - дип тәкъдим итте Айбулат исемле малай. Шушы урында Фәрит Хәйрулла улы да үз тәкъдимен өстисе итте.

- Сугышта һәлак булучыларга һәйкәлләр куелган. Әмма әле сугыштан исән-сау кайтып та, алган яраларыннан вафат булган яки гарип хәлендә колхоз эшендә йөреп, озак яши алмаган сугышчылар да хәтсез. Аларның да исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк безгә, - диде ул.

«Минем сайлау» төркеме вәкилләре өлкән сыйныфларга булачак һөнәрен сайларга ярдәм итү өчен үз тәкъдимнәрен кертте. «Юнәлеш сайлауны 8 нче сыйныфта ук башларга кирәк. 10-11нчедә укучы инде ныклы карарга килгән булырга тиеш. Һәр баланың нинди һөнәргә кулы ятасын ачыклау өчен мәктәптә психологлар, төрле һөнәр ияләрен чакырып, очрашулар үткәрергә кирәк булыр», - диде алар. Фәрит абыйлары исә: «Бар кеше дә бик башлы булып бетә алмый. Эшче һөнәрен сайлаучыларны да бишкуллап көтәбез. «Спартак» фабрикасында, әнә «клёпальщик», ягъни кнопка беркетүче һөнәрен белүчеләр калмаган. Баксаң, бу - нәселдән- нәселгә бирелә торган четерекле һөнәр икән», - дип, үз төзәтмәсен кертте.

Шулай итеп, парламент дәресендә укучылар сәяси белемнәрен арттырып, дөньяга карашларын киңәйтеп алды. Фәрит абыйлары әйткәнчә, булачак депутатлар да мәктәптән чыга бит.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев