АЛДЫНГЫ ДЕМОКРАТИЯ НӘЗАКӘТЛЕ АЛДЫЙ
Америкада да чираттагы Президент сайлавына (ул 6 ноябрьдә узачак) 9,5 ай гына вакыт калып бара. Сайлау технологияләре ягыннан әлләни аерылмаса да, Кушма Штатлар алдынгы демократия иле санала. Шулай да, кай ягы белән болай алдырта соң әлеге мактаулы Америка демократиясе? Анда һәр сайлаучының тавышы әллә чыннан да хәлиткеч әһәмияткә ияме? Әлбәттә,...
Америкада да чираттагы Президент сайлавына (ул 6 ноябрьдә узачак) 9,5 ай гына вакыт калып бара. Сайлау технологияләре ягыннан әлләни аерылмаса да, Кушма Штатлар алдынгы демократия иле санала. Шулай да, кай ягы белән болай алдырта соң әлеге мактаулы Америка демократиясе? Анда һәр сайлаучының тавышы әллә чыннан да хәлиткеч әһәмияткә ияме? Әлбәттә, чарланган либераль кыйммәтләр илендә демократик нормалар бу төшенчәнең чын асылын чагылдырадыр һәм көндәлек тормышта да реаль кулланыладыр, дип уйларга җирлек бар анысы. Һәрхәлдә, сайлауларга кагылышлы законнар анда демократияне имитацияләүне генә күздә тотмый һәм сайлауларда административ ресурс та кулланылмый кебек. Мәгәр сайлау әрҗәләренә пачкалап бюллетень ташлау, йә булмаса, сайлау нәтиҗәләрен үзгәртү шикелле тупас хәрәмләшүләрнең булуы да ишетелми сыман. Әмма анда да кирәкле нәтиҗәгә ирешүнең үз технологияләре барлыгы сизелә.
Мәгълүм булганча, Кушма Штатларда бүген ике партияле сәяси система гамәлдә. Башкача әйткәндә, бу илдә сәяси аренада дөнья белән идарә итүчеләр мәнфәгатендә эш итүче ике сәяси партия булдырылган һәм, эчке вә тышкы мөнәсәбәтләрдәге конкрет вәзгыятькә карап, алардан президентлар да, гадәттә, һәр ике срок саен хакимияттә бер-берсен алыштырып тора. Менә алдагы сайлауда да 99 процент ихтималлык белән Президент Б.Обаманың икенче срокка калуын фаразларга буладыр. Шуңа да карамастан, биредә сайлау алды уеннары бу юлы да бөтен нечкәлекләренә туры китереп башланып китте. Иң гаҗәбе - халык та бу сәяси уеннарда чын күңеленнән һәм теләп катнаша кебек.
Узган атнада Америкада үткәрелә торган праймеризларның Республика партиясеннән анык лидеры - Массачусетс штатының элеккеге губернаторы Митт Ромни танылуы мәгълүм булды. Сайлау алды көрәшендә финалга М.Ромни чыккан очракта, Президент сайлавында әле тагын бер интрига булырга тора кебек. М.Ромни мәсләге буенча әле мормон да икән. Димәк, 6 ноябрьдә узачак Президент сайлавында Кушма Штатларда югары пост өчен көрәш кара тәнле кандидат белән мормоннар вәкиле арасында барачак булып чыга. Әлбәттә, бу инде дөнья җәмәгатьчелегенә Американың югары дәрәҗәдәге демократия казанышы итеп күрсәтеләчәк. Ә дөнья белән идарә итүчеләр өчен иң мөһиме - әлеге сәяси уеннарда халыкның ихластан һәм кызыксынып катнашуы. Ул чакта глобальләштерү сәясәте алга таба да эзлекле рәвештә һәм өзлексез дәвам итәчәк.
Фоат УРАЗАЙ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев