Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Альберт НИГАМАЕВ: КУЛ КУШЫРЫП УТЫРЫР ЧАК ТҮГЕЛ

Моңарчы Алабуга дәүләт педагогика университеты (АДПУ) исемен йөрткән югары уку йорты 2011 елның 2 февралендә РФ мәгариф һәм фән министры боерыгы белән Казан федераль университетына (КФУ) кушылып, аның структурасындагы филиал рәвешен алды. Мондый гамәл ни дәрәҗәдә отышлы булыр - бу хакта әлегә сүз алып барырга иртәрәктер. Әмма бер нәрсә ачык:...

Моңарчы Алабуга дәүләт педагогика университеты (АДПУ) исемен йөрткән югары уку йорты 2011 елның 2 февралендә РФ мәгариф һәм фән министры боерыгы белән Казан федераль университетына (КФУ) кушылып, аның структурасындагы филиал рәвешен алды. Мондый гамәл ни дәрәҗәдә отышлы булыр - бу хакта әлегә сүз алып барырга иртәрәктер. Әмма бер нәрсә ачык: КФУның бер өлеше буларак, ул үз эчендә генә кайнап, башлыча белгеч-педагоглар әзерләп чыгару белән генә түгел, ә халык хуҗалыгында эшләрлек күп төрле белгечләр әзерләүгә дә зур игътибар бирәчәк. Һәм, әлбәттә инде, филиалны финанслау да яхшырачак. Шулай да безне милләт язмышы, татар теленең киләчәге нык борчыганлыктан, үзгәртеп корулар фонында, филиалдагы татар филологиясе факультетының язмышы күбрәк кызыксындыра. Шуңа күрә кайбер нәрсәләргә ачыклык кертү җәһәтеннән, факультет деканы, тарих фәннәре кандидаты Альберт Зөфәр улы Нигамаев белән очрашып сөйләшергә булдык.



- Альберт әфәнде, без сезне Алабуга җирлегендә (башлыча борынгы Алабуга шәһәрлегендә) инде 20 еллап студентларыгыз белән зур археологик казыну эшләре алып баручы һәм тарих фәне укытучысы буларак беләбез. Кинәт кенә сезне институтның татар филологиясе факультетын җитәкләргә тәгаенләүләре бераз көтелмәгәнчәрәк булды кебек. Телебез төрлечә кыерсытылган бер вакытта моңа ризалашу өчен иң ким дигәндә дә ана телеңне яратырга кирәктер инде ул...

- Җанында аз булса да татарлыгы, милләте белән горурлану хисе сакланып калган һәркем ана телен яратырга тиештер, дип беләм.

- РФ мәгариф системасында БДИ кертелгәнлектән, татар мәктәпләренең язмышы аянычлы икәнен барыбыз да беләбез. 309 нчы федераль законны күпләр әле һаман каһәрләп телгә ала һәм, зурдан алганда, алар хаклы да. Тик менә Русиядә милли мәктәпләр берсе артыннан икенчесе ябылганда һәм, шуның нәтиҗәсендә, читтәге пединститутларның татар филологиясе бүлекләре менә-менә эшчәнлекләрен туктатырга торганда (мәсәлән: Башкорт дәүләт университеты, Тубыл педагогика институты), сез әллә кайларга барып, килешүләр төзисез икән.

- Бу, чыннан да, шулай. Бетмибез, дисәк, татар филологиясе факультетын яшәтү өчен төрле юллар эзләргә туры килә. Пермь краеның Барда районы хакимияте һәм андагы Каенлы авылы белән КФУның Алабуга институты арасында өчьяклы килешү төзелде. Шуның нигезендә урта мәктәпне тәмамлаучы берничә укучы бездә белем алачак. Шундый ук килешүне Ульяновски шәһәрендәге 91 нче татар мәктәп-лицее белән дә төзедек. Киләчәктә Удмуртиянең Балезино, Глазов районнарындагы кайбер татар мәктәпләре белән дә нәкъ шундый планда эш алып барырга ниятләп торабыз. Кыскасы, бүген кул кушырып, кабинетларда утырыр чак түгел.

- Педуниверситет статусыннан КФУның Алабуга институты статусына күчү сезгә өстенлекләр бирәме?

- Хәзергә федераль университетның филиалы дип аталсак та, якын арада, нәкъ менә сез әйткәнчә, «Алабуга институты» дип йөртеләсебезне әйтим әле. Ә инде өстенлекләргә килгәндә, алар бар, әлбәттә. Аның беренчесе - имидж. Элегрәк «чиста» пединститут дип карасалар, хәзер инде илкүләм дәрәҗәдәге уку йорты дип карыйлар. Икенчедән, пединститут булып сакланып калгән очракта да, КФУ ачкан (керткән дип әйтик) нәрсәләрне без дә ача алабыз. Әйтик, менә институт структурасына кергән 9 факультетка 2011 елның сентябреннән янә бер - икътисад һәм идарә итү факультеты өстәлү шуның бер чагылышыдыр. Өченчедән, филология һәм сәнгать институты белән (элеккеге ТДПИ) турыдан-туры килешүләр төзү мөмкинлеге алдык. Дүртенчедән, матди мөмкинлекләр күпкә артты. Мәсәлән, безнең факультетның гомер бакый лингафон кабинеты булганы юк иде. Ә хәзер бик кыйммәтле, заманча лингафон кабинеты кайтарылачак һ.б.

- Сез санап киткән күп кенә үзгәрешләрне мин начар дияргә җыенмыйм, киресенчә, алар тулаем алганда, уку-укыту процессын яхшырту һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү җәһәтеннән файдалы булыр кебек. Тик шулай да әлеге дә баягы БДИнең урыс телендә генә кабул ителүе Русиядәге башка тел вә милләтләрнең акрынлап юкка чыга баруына китерәчәк бит.

- Әйе, БДИне үзгәртмичә, аны бары тик урыс телендә генә тапшыру таләп ителгәндә, тискәре нәтиҗәләр озак көттермәячәк. Дөресрәге, алар инде күз алдында. Бу урында мин мисалга Мәскәү дәүләт педагогика университетын китерер идем: андагы татар теле бүлегенә былтыр бер студент та кабул ителмәгән. Болай дәвам итсә, телләрнең киләчәге булмаска да мөмкин. Шуңа күрә татар теле белгечләре (башкалар да, әлбәттә) һәм зыялылар югары даирәләргә БДИне, урыс теленнән тыш, ана телендә бирү мөмкинлеге тудыру тәкъдиме белән чыкты. Без, КФУның татар филологиясе галимнәре, бу процедураны оештыруның методик һәм фәнни-педагогик якларын чишүдә һәрчак ярдәм итәргә әзер. Белүемчә, Мәскәү дәүләт педуниверситетындагы татар галимнәре дә зур потенциаль мөмкинлекләргә ия, аларның да эшлекле тәкъдимнәре җитәрлек.

Күпләр әле белми торгандыр: Мәскәү мәдәният университеты ректоры Рамазан Абдулатыйпов әйтүенчә, инициатив төркем Русия Дәүләт Думасы каравына документлар керткән. Анда нәкъ менә һәр милләт баласына БДИне үз ана телендә тапшыру мөмкинлеге тудыруны тәэмин итү турында әйтелә. Бу эш 2011 елның көзендә үк башкарылса да, кызганычка, ил парламенты аны карауны һаман суза килә. Шулай да дәүләтнең югары органы андый мөрәҗәгать-тәкъдимнәрне бернинди игътибарсыз калдыра алмый, чөнки заманы ул түгел. Җәмгыятьтә алгарыш булсын өчен барыбер ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Шунсыз булмый, шунсыз илдә либераль кыйммәтләр түгел, унитаризм тантана итәчәк. Ә бу исә тупыйк, дигән сүз. Хәер, өметсез - шайтан гына, диләр. Яхшыга өметләник.

.Альберт Нигамаев (уртада) шәкертләре белән.

Фирдәвес ХУҖИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев