Урал татарлары: Чиләбе
Мөслим авылы урынында хәзер – фәкать хәрабәләр. Ә югыйсә, 1730 еллар тирәсендә үк нигезләнгән тарихи авыл булган!
Чиләбедә үтәчәк чараларның яртысы мәгълүм бөекләребезгә чәчәк салу белән йотыласы булгач, андый көн тәртибен күңелебез кабул итә алмады. Ерак сәфәргә чык та, чәчәк салып йөре – кемгә, нинди фәтва? Күңел күптән Кунашак районына тарта иде, анда 1957 елгы «Кыштым фаҗигасе»н кичергән Мөслим белән Караболак атлы татар авыллары бар, шундагы милләттәшләребез ничек яши, алар һаман газап кичерәме? Һәммәсен үз күзләребез белән күрәсе, сорашасы, белешәсе килә. Мин фәкыйрегез район башлыгы Сибәгатулла Әминевка шылтыратуга ук, ул Чиләбедән безне килеп алырга махсус машина юллады. Маршрутны да үзләре билгеләгән. Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин белән шул районга киттек.
Караболак Чиләбедән 80 чакрым чамасы ераклыкта, Екатеринбург юлының уң ягында икән. Урамына керүгә үк йөрәкләр жу итте. Аны фашистлар бомбага тоткан, яман сугыш кичергән авыл, дип тә булмый, әмма бер-ике хуҗалыкны уздыңмы, ике-өч ташландык йорт. Теге «бер-ике» дигәненең дә капка төпләре бөтенләй көрәлмәгән, димәк, андагыларның да әби-бабасы юк, ә ул йә кызлары аларны җәйгелек дача итеп кенә тота. Авыл туфрагының адәм күзе кызыгырлык һичбер шифасы калмаган, ләкин «кендек туган нигезгә береккән» дигән гыйбарәне тиктомалдан гына әйтмиләр шул...
1940 еллар ахырында ук Кыштым янәшәсендә Озерск каласы һәм үтә яшерен «Маяк» комбинаты төзелә, аны бернинди документ яки карталарда да искә алмыйлар, ул «Чиләбе-40» атлы объект булып кына йөртелә. Химия, асылда исә атом комбинаты булган әлеге предприятие шул елларда ук Теча елгасына үзенең производство калдыкларын агыза башлый. Ә 1957 елның 29 сентябрендә анда коточкыч шартлау була. Комбинат төн буе шәфәкъ яктысыдай кызыл төскә чумып яна, аның утын якыннан күрүчеләрнең күзе сукырая. Комбинатның агулы калдыклары Теча елгасы буенча Озерскидан 40-50 чакрымда яткан Караболак, Мөслим, Бәгәрәк авылларына агып килә. Галимнәр соңыннан ачыклаганча, «Маяк» комбинаты тирә-юньгә 20 миллион кюри агулы матдә тарата, нәтиҗәдә Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләре буйлап сузылган 267 мең кв. км мәйданда (Татарстаннан дүрт мәртәбә зуррак) өч миллионга якын кеше, Чиләбе өлкәсенең Кыштым, Кәсле, Аргаяш, Кунашак тирәсендә генә дә 437 мең адәм баласы агулана. Җирле халыкны бер оешма да коточкыч хәвеф турында кисәтми. Аның Чернобыль фаҗигасенә тиң авария булуы хакында 90 нчы елларда гына искә төшерәләр.
Дөрес, «Маяк»та авария булып узуга ук, Мәскәү каласыннан махсус комиссия килеп төшә. Биредәге коточкыч мәхшәрне күрүгә, комиссия комбинатны ябып куярга тәкъдим ясый. Ләкин аңа хәрбиләр каршы төшә, чөнки бөтен Җир шарын чыбыркы шартлаткандай өркетеп торачак атом бомбасын булдыру күпкә кадерлерәк бит...
Авария шундук дәүләт серенә әверелә. Шулай да, зыян күргән 12 мең кешене 70 көннән соң Озерскидан башка төбәкләргә күчереп утырталар. Терлекләр яндырып юк ителә. Радиация белән тоташ агуланган татар авыллары телгә дә алынмый, үз урыннарында калдырыла. Төгәл ике елдан соң, 1959 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсенең башкарма комитеты Бәгәрәк халкын, шулай ук Караболак авылындагы 2700 кешене «Такталым» совхозының Әшир авылына күчерү турында карар чыгарып, шушы максат өчен Мәскәүдән 98 һәм 78 миллион сум акча да сорап карый, әмма үзәктән тишек бер тиен дә төшми. «Чарасын үзегез күрегез», дигән фәрман юллыйлар. Бәла «җиңел» хәл ителә: «Татар Караболагы» атлы авылның «Татар» аергычын алып ташлыйлар. Хәвефле элекке авыл шулай «юкка чыга», ә авыл юк икән, проблема да беткән, нәкъ кансыз Сталинча...
Ә югыйсә, Караболакта 1957 елда гомер итүчеләр саны өч мең чамасына якынайган була. Чүп өстенә чүмәлә, дигән шикелле, 1967 елда коточкыч гарасат кубып, ул «Маяк» комбинатыннан агулы калдыклар аккан Карачай күленең суын күккә күтәреп ала да, әлеге кара болыт янә Караболак өстенә килеп түгелә. Бу кадәр хафа эзсез уза алмый, 25 ел эчендә генә дә Караболакта мең ярым кеше вафат була. Аннан соң да 500 гә якын кеше рактан җәфа чигә. Нәтиҗәдә авылны 8 зират чолгап ала... Ни кызганыч, әлеге коточкыч һәлакәт хакында татар дөньясында Фәүзия Бәйрәмовадан кала беркем дә чаң сукмады, тагын да аянычрагы – сыңар гына җитәкче дә аны ишетмәде...
Тарихына керсәң, Татар Караболагы – документларда 1547 елда ук искә алынган авыл. Әле аңа кадәр дә биредә татар сәүдәгәрләре үз кәрваннары белән туктала һәм чатыр-тирмә корып яши торган була. Казан ханлыгы егылып төшкәннән соң, 1553-1556 елларда бирегә Казан тирәсеннән, көчләп чукындырудан качкан татарлар килеп өстәлә. Революциягә кадәр үк караболаклылар саны меңнәр белән исәпләнә. 1919 елның июль аенда Караболак һәм Мөслим авыллары аша кызылларның 5 нче армиясе, алар составында
В.Чуйков отряды узып китә. Шушы төбәктә булып узган бәрелешләр вакытында гына да якын-тирә татар авылларыннан 1500 чамасы ир-егет һәлак була. Власть ияләре моны тиз оныта, утызынчы елларда НКВД отрядлары барча муллаларны җыеп ала һәм алар эзсез юкка чыга. Мәчет манараларының һәммәсен дә кисеп төшерәләр, гыйбадәт йортлары склад һәм мастерскойларга әверелә. Хәтта Бәгәрәк Тамак авылына советча мәктәп төзеп биргән Җәләлетдин Камаловны да 1937 елда атып үтерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы кырына Кунашак районы 6680 ир-егетне озатып җибәрә...
1956 елда Караболакта рәсми теркәлү узган кешеләр саны ук 2800 дән дә арткан була. 1970 елда алар саны – 1934 кә, ә 2002 елда 578 гә кала. Бүген хәрабәләр белән тулы авылда 250 чамасы кеше яши, ләкин араларында инде очсыз хакка хуҗалыклы булып калырга атлыккан урыслар да, үзбәк-таҗик та бар. Бакчада нибары ике үзбәк баласы тәрбияләнә, 20 мәктәп укучысы 16 чакрымдагы Береговой авылына, урыс мәктәбенә йөри. Атом калдыкларын үзендә күмгән өчен генә дә, безнең илгә Европа дәүләтләре ел саен икешәр миллиард доллар акча түләп тора, тик Караболакта атом радиациясе чиреннән газап чиккәннәргә сыңар тиен дә таммый. Авылда бүген яшәп ятучыларның йортларына газ торбасы сузарлык та маясы юк...
Мөслим авылы урынында хәзер – фәкать хәрабәләр. Ә югыйсә, 1730 еллар тирәсендә үк нигезләнгән тарихи авыл булган! 1745-1748 еллар чамасында биредә атаклы Батырша – Башкортстанның Балтач районында туган Габдулла Галиев муллалык иткән. Авыл 1735 елда башланган Акай фетнәсе һәм 1755 елгы Батырша фетнәсенә, 1774 елда Пугачев гаскәренә яугирләр бирүе белән данлыклы. 1767 еллар тирәсендә бу авылда атаклы географ Паллас та булып киткән. 1957 елгы «Кыштым» фаҗигасе алдыннан анда 3500 гә якын кеше гомер иткән. Тик 2002 елда анда 2100 чамасы, 2010 елда 464 кенә кеше яшәп калган. Авыл җирендәге агу микъдары сәгатенә 12 мең рентгенга җиткән, диләр, ә адәм тазалыгы 40-60 рентгенны гына кичерә ала икән. Ходай рәхмәте белән, ниһаять, аның халкын 2010 елда Яңа Мөслим дигән авылга күчергәннәр. Иске урынында агач мәчет, 1889 елда бертуган Злоказовлар төзеткән биш катлы тегермән хәрабәләре чекрәеп утыра, тагын 5-6 бина калдыгы бар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарына багышлап биредә куелган һәйкәлне дә, дүрт кисәккә бүлеп, Яңа Мөслимгә күчергәннәр. Яңа авылда мәктәп бинасы да, йортлар да бик сыйфатлы, ләкин ул барыбер җанын җуйган сыман. Мөслимлеләр яки караболаклыларга Чернобыль фаҗигасен кичерүчеләргә карата булдырылган льгота, пособие, өстәмә түләүләр дә кулланылмый, бушлай санаторий да эләкми...
Без алга таба кузгалып, Усман авылында, Бәгәрәк Тамакта, район үзәге Кунашакта (татарлар үзләре аны Коншак, кына ди), бүген күршедәге Кәсле районына кергән Төбәк авылында да булдык. Усман авылын 1670 еллар тирәсендә мишәр катламына язылган татарлар нигезләгән, 1735 елда Акай фетнәсе башлангач, мондагы ирләрнең бер өлешен Төбәк авылына казаклар сыйфатында күчереп утыртканнар,
30 ар дисәтинә җир дә өләшкәннәр. Ләкин власть куштаны булып йөрүне болар өнәмәгән, ахры, бүгенге йорт-хуҗалыкларының сыйфатын һич кенә дә затлы, диярлек түгел. Усманда да инеш урталай бүлгән авылның бер ягына газ кертелгән, икенче ягы һаман утын ягып көн күрә, аның каравы, «Себер куәте» дип аталган торбалар Кытайга кишер бәясеннән газ куа. Бәгәрәк Тамакка да газны 18 ел буе җирле үзидарә рәисе булып эшләгән Э.Газизова-Борһанова гына турыдан-туры «Газпром» җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп керттерүгә ирешкән. Гәрчә әлеге Бәгәрәк үз вакытында район үзәге булып та торган әле, Курган өлкәсенә терәлеп яшәгәнгә күрә генә, үзәкне Кунашакка күчергәннәр. Бәгәрәк тә иске, 1708 елда ук нигезләнгән. 1920 елларда халык саны 3200 гә җитсә дә, бүген 400 дән дә артмый. Урта мәктәпләрендә якын-тирәдәге 13 авыл балаларын җыеп укыталар, арада башкорты, урысы, хәтта үзбәге дә бар. Татар теле соңгы елларда гына дәрес буларак атнасына ике тапкыр керә башлаган, шуңадыр, ахрысы, балаларның татарча белүе бик нык аксый. Без үскәндә мәктәпләрдә дәрестән соң төбәкне өйрәнү, тарих, математика, җыр-бию түгәрәкләре гөрләп эшли иде, ләкин мондагы мөгаллимнәр аларны оештырып, андагы күнегүләрне татар телендә алып бара алмый, чөнки дәресләр тәмамлануга ук балаларны автобус көтеп тора. Монысы да – зур кимчелек, бу өлкәдә дә – упкын...
Район үзәгендә бик шәп яңа мәктәп төзеп куйганнар, шәһәрдәгеләр дә көнләшерлек. Ләкин анда да татар дәресләре гөрләп тормый. Районның 73 авылында яшәүче 28 мең кешенең 47 процентын – башкорт, 36 процентын – татар, 14 процентын руслар тәшкил итә. Район үзәгенә яки Бәгәрәк Тамак авылына Тукай бюстын кую өчен дә ашкынмыйлар, алай итсәң, башкорт халкы үпкәли, янәмәсе. Иллә мәгәр төбәк музейларына махсус хәрби хәрәкәттә һәлак булган егерме якташларының рәсемнәрен тезеп куйганнар, барысы да тик мөселман гына. Ярый әле мәчетне бүләсе юк, анысы матур булып, үзәктә балкып тора. Район башлыгы С.Әминев төбәк музеен да яңартып төзү яклы...
Шулай итеп, без бу төбәкнең алты авылына күз йөгертеп чыктык, ни кызганыч, барча тарихына чумарга өлгермәдек. Чиләбенең үзендә татар активистлары белән түгәрәк өстәл һәм шушы өлкәдә яшәп иҗат итүче әдипләрнең шигырь антологиясен тәкъдим итү кичәсе көтә иде, шуңа күрә юлга ашыгырга туры килде. Түгәрәк өстәл артында янә хөкүмәтнең җанисәпкә уен итеп кенә каравы, ә санауга барыбер фәкать үзәк кенә нәтиҗә ясавы кат-кат яңгырады. Соңгы ике җанисәп арасында Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар саны 60 меңгә киметелеп, 120 мең генә итеп күрсәтелә икән, хөкүмәт «вак» милләтләр белән үз кесәсендәге көнбагыш яисә бакыр акча белән уйнагандай идарә итә, дигән сүз бу. Татар, башкорт, чуаш, мари Кыштым фаҗигасендә кырылды ни дә, җанисәптә тоташ йотылды ни, үзәккә аерма юк. Автономия хокукына ия республика, край һәм өлкәләр үзара берләшеп, хакыйкать дауламаса, мондый ялганның киләчәктә дә чәчәк атуы бар.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев