Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Уңай энергетика» өчен Зәйнулла ишан каберенең ташын ватып алып китүчеләр барлыкка килгән

«Кешеләр Зәйнулла ишанны изге шәхес дип саный. Каберташны кочаклыйлар, үбәләр, аңа карап елыйлар, теләкләр телиләр, рөхсәт сорыйлар», - диде Азат Ахунов.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарихчы Азат Ахунов әйтүенчә, Зәйнулла ишан Рәсүлевның Троицк зиратындагы каберташын чокып алып китүчеләр бар.

«Зәйнулла ишанның каберташы мәрмәрдән ясалган, аның кырыйларын чокып, ваклап, порошок ясап, шуны суга салып эчәләр икән. Бу хакта зиратның бер сакчысы сөйләде. Моңа ничек юл куясыз, дигәч: «Юл куймаска тырышабыз. Әмма кешеләр зиратка төнлә койма аша сикереп керә. Ташны ватып, алып китәләр», - ди. Ул борынгыдан калган таш, аны ничек тә сакларга кирәк. Аеруча казахлар күп килә икән, чөнки Троицк Казахстан чигенә якын шәһәр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

 

Азат Ахунов Зәйнулла ишанны хәзер дә популяр шәхес булуын әйтте. «Таш бик популяр, аны саклавы авыр. Аны изгеләштерү процессы дәвам итә. Бу күренеш татар мәдәнияте өчен ят әйбер түгел. Мондый күренеш кулъязмаларда да тасвирлана, ул электән килгән», - ди ул.

«Эпиграфик экспедицияләрнең берсе Троицк шәһәрендә булган иде. Троицкидагы татар зиратында каберташларны өйрәндек, анда ике меңнән артык таш бар. Алар яхшы сакланган. Аларны өйрәнергә кирәк, чөнки Троицк – татар мәдәниятенең мөһим бер үзәге булган. Шунда эшләгәндә Зәйнулла ишан Рәсүлевның каберенә табынучылар бик күп килүенә игътибар иттек», - дип аңлатты тарихчы.

 

 

Аның фикеренчә, табыну – Урта Азиядән килгән гореф-гадәт, суфичылык өчен хас күренеш. «Безнең экспедиция ишан укуларына туры килде, кунаклар да бик күп җыелган иде. Алар Зәйнулла ишанны изге шәхес дип саный. Каберташны кочаклыйлар, үбәләр, аңа карап елыйлар, теләкләр телиләр, рөхсәт сорыйлар. Зәйнулла Рәсүлев каберташына шешәле су, фатир һәм машина ачкычлары, сабыннар куеп калдыралар. Уңай энергетика өчен, имеш. Күпмедер вакыт тоталар да, алып китәләр», - диде ул.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев