Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туймазыда татар бәйрәме

Төмәнәкнең асфальт түшәлгән юллары буенча, киңлеге белән йөз метрга җиткән урамнарындагы берсеннән-берсе төзек йортларына сокланып барган чакта күңел күзе ачылгандай була.

Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылы турында моннан ике элек язган идек инде. Ул вакытта без Марсель Гали, Рәдиф Сәгъди кебек каләмдәшләребез белән бергә атаклы Төмәнәк авылын күрү өчен үз ихтыярыбыз һәм үз «хутыбыз» белән юлга чыккан идек. Ә быел, менә, эссе җәй башында, Татарстаннан 15 ләп сәнгать әһелен үзләре кунакка чакырдылар. 6-7 сәгать буе «Газель» утыргычлары арасында кысрыкланып бару, әлбәттә, сәхрә түгел. Ләкин «Һәр михнәтнең әҗере була», дигән төсле, Туймазыда гаҗәеп тыгыз оештырылган эшлекле сәфәр көтеп торган икән.

Казан белән Чаллы калаларыннан килгән 15 әдип һәм рәссамнан тыш, Төмәнәктәге атаклы «Бабай утары»на Уфа каласыннан һәм янәшәдәге Шаран, Бүздәк, Бәләбәй, Стәрлетамак, Ярмәкәй районнарыннан да тагын шулкадәрле үк кылкаләм ияләрен һәм каләмдәшләребезне кунакка чакырганнар. Иртәдән кичкә кадәрге бер көнебез Төмәнәктән 11 чакрым арада урнашкан Туймазы каласы буенча сәяхәт кылып узды. Районда 130 меңгә якын кеше хисапланса, аның 70 меңнән артыгы Туймазының үзендә гомер итә. Туймазыдагы биш урта мәктәпнең берсе – 1961 елда ачылган интернат. Андагы укучыларның күпчелеге – ярымятим бала. Беренче дистә елларда әлеге уку йортында белем бирү фәкать «бөек» телдә генә алып барылачак, дисәләр дә, соңгы дәвердә ул татар телен укыту буенча да бар районга үрнәк булып тора. Соңгы 20 елда мәктәпне һаман да шул Төмәнәк авылында туып-үскән Салават Әхмәтов җитәкли. Мәктәп коллективы аерым бер сыйныф бүлмәсендә булдырылган «Сугышчан дан музее» белән чиксез горурлана. Татарстан укучылары өчен бик үк мәгълүм түгел, 1941 елның декабрь аенда Уфа каласы янында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкләгән 112 нче Башкорт атлы дивизиясе оешса, Туймазы Башкортстанның икенче иң зур хәрби базасы булып тора һәм шушында 1941 елда ук 47, 59, 64 һәм 69 нчы укчы полклар туплана. Соңыннан аларны 361 нче укчы дивизия составында Вязьма-Ржев калалары тирәсендә барлыкка килгән Калинин фронты окопларына озаталар. (Сугыш ахырында 3 нче удар армия составындагы 361 нче дивизия 21 номерлы Невель исемендәге гвардия дивизиясе итеп үзгәртелә, командирлары В.Н. Кончиц сугыштан соң генерал-полковник дәрәҗәсенә ирешә. Туймазы эзтабарлары 1970 елларда ул дивизия составыннан 169 солдатның гына исән калуын ачыклый). Вязьманы да, Ржевны да 1941 елның ахырында Гитлер гаскәренең «Үзәк» төркемендәге генерал-полковник Вальтер Модель кул астындагы армия яулап ала. Вязьма-Ржев казанында гына да Кызыл Армия миллионнан артык солдатын югалта, аларның 650 меңгә якыны әсирлеккә эләгеп, Вязьма каласында оештырылган Дулаг лагерьларында кырыла. Вязьма белән Ржев каласы янындагы операцияләр Кызыл Армия өчен иң хурлыклы һәм иң коточкыч бәрелешләрнең берсе булып исәпләнә. «Мәдәни җомга» газетасы битләрендә язганыбыз булды: генерал-лейтенант Михаил Ефремов җитәкләгән 32 нче армиядән нибары 889 гына сугышчы исән кала. Калинин фронтында тар-мар ителүе өчен генерал-полковник Иван Коневны вазифасыннан да алып ыргыталар, ул Көнбатыш (Беларусь) фронты командующие Дмитрий Павловныкы кебек хурлыклы үлем җәзасы көтеп яши. Халхин-Гол елгасы буенда 1939 елгы бәрелешләрдә иңгә-иң куеп чыныгу узганда туган дуслык бәрабәренә, аны хурлыклы җәзадан армия генералы һәм Резервтагы фронт командующие дәрәҗәсенә ирешкән Михаил Жуков кына яклап кала. Ә Ржев каласын, тулысынча диярлек чолганышта калган булса да, генерал Модель 1943 елның март аена кадәр үз кулында тота һәм бер генә батальон солдатын да югалтмыйча, төнлә белән Ржев-Мәскәү арасындагы тимерьюл күперен шартлатып, «Үзәк» төркем күләгәсенә чыгып сыза...

Юкка гына бәйнә-бәйнә санап маташмыйбыз: ни аяныч, Вязьма-Ржев казанында бер миллионнан артык солдатны юк итү – Кызыл Армия өчен һич мактаныч түгел. Асылда, бу казан – иттурагыч, ул капкыннан бик санаулы меңнәр генә исән-имин чыга. Ә яртылаш рәвештә татарлардан хасил мәктәп коллективына күкрәк сугу өчен Туймазы төбәгендә туган композитор, рәссам, шагыйрь-язучылар, хәтта, атаклы Филүс Каһиров яки лирик тавышлы Ришат Төхфәтуллин шикелле җырчылар да бар бит әле. Ләкин, ни галәмәт, мәктәп диварларында аларның берсе генә дә искә алынмаган. Артыңа егылырлык: мәктәптән 500 метрда урнашкан Туймазы драма театры артистлары яки аларның иҗат җимешләре турында да сыңар рәсем дә юк. Татар Туймазысы – фәкать солдатлар гына коючы бер алачыкмыни?..

Әлбәттә, без әле генә телгә алган татар драма театрында да кунак булдык. Әҗерен кунакка дәшүче Фәнир Галимов түләп куйган икән, безгә ниндидер Рафаил Фатыйхов атлы авторның «Кадерле кияү» атлы комедиясен күрсәттеләр. Эчтәлеге әлләни дан түгел, мәгәр артистлары бик тә килештереп уйный, юлдашларның күпчелеге кет-кет көлеп истирәхәт кичте...

Фәнир Галимов җитәкләгән «Ильфа» зур көчәнешле электр линияләрен монтажлау берләшмәсе каршында ук һаман да шул Фәнир төзеп куйган өч катлы иҗтимагый-мәдәни үзәктә дә булдык. Икенче көнне Төмәнәк авылы үзәгендә шул ук Фәнир төзеткән дүрт манаралы, биш айлы «Ак өмет» мәчете, авыл читендә хасил булган «Инәнәйләр чишмәсе» һәм «Әтекиләр чишмәсе»н, ул мәктәп янына бастырган Ана һәйкәлен күреп сокландык. Шул ук Фәнир дустыбыз җитәкләгән «Йолдыз» фермерлык хуҗалыгының Владимир токымлы 150 баш чамасы бияләрен дә күреп тә хәйран калдык. Шул ук Фәнир һәр җәй саен «Бабай утары»нда иҗатка һәвәс балаларны җыеп, икешәр смена буе ял иттерә. Шул бер Фәнир әллә кайдагы Чаллы каласында уздырыла торган әдәби конкурслар, Илдар Юзеев исемендәге премияләр өчен дә ярдәм итәргә җай таба. Һаман бер үк Фәнир, һаман шул ук иганәче, җырчы, композитор...

Ике ел элек килгән чакта ул моннан 330 ел чамасы элек, 1692 елда нигезләнгән үз авылы Төмәнәккә багышланган китап бүләк иткән иде, бу юлы «Оныкларыбызга» атлы китап нәшер итеп сөендерде. Авылда 430 га якын гаилә, аларда 1400 чамасы кеше гомер итә. Ошбу китапта һәр гаиләнең кыскача язмышын тасвирланган. Укыйсың-укыйсың да, туктап шаккатасың. Төмәнәк халкы элек-электән үк Урта Азия якларына китеп, Үзбәкстан, Кыргызстан туфрагында мая туйлауны якын күргән икән, соңгы елларда ир-егетләр вахта ысулы белән Себергә, нефть-газ чыгару эшләренә йөрүне өстен күрә башлаган. Билгеле ки, югары уку йортларында белем алганнан соң, дәүләт юлламасы буенча, Башкортстанның төрле районнарында «диплом хакын кайтару өчен» эшләп йөрергә дә туры килгән. Ләкин ни гаҗәп: гаиләләре төзекме, әллә ирдән аерылганмы, дистәләгән гаиләләр дистә еллар узып киткәннән соң да, кыр казлары йә аккош­лар сыман, янә газиз Төмәнәк туфрагына кайтып оя корган. Кыргыз яки үзбәк милләтле ирләрен ияртеп, Төмәнәккә кайткан гаиләләр дә шактый. Нинди магнит, нинди сихер тарткан?

Төмәнәкнең асфальт түшәлгән юллары буенча, киңлеге белән йөз метрга җиткән урамнарындагы берсеннән-берсе төзек йортларына сокланып барган чакта күңел күзе ачылгандай була. Сөбханалла, авыл кешеләренең үз ояларына, үз нигезләренә каз бәбкәләредәй әйләнеп кайтуында һаман да шул Фәнир дустыбызның зур өлеше, аның магниты бар икән лә! Менә утыз биш елга якын гомер буе Туймазыдагы «Ильфа» электр берләшмәсен дә, туган авылындагы «Йолдыз» фермерлык хуҗалыгын да ул җитәкли. Фәнирнең кулы-игътибары Мәдәният йортында кечкенә генә музей төзеп куярга, андагы ансамбль әгъзалары өчен милли киемнәр тектереп бирергә, авыл уртасында Бөек Ватан сугышында югалган яки кайткач вафат булган якташларының исемнәрен мәңгеләштереп өр-яңа һәйкәлләр калкытырга да җитә. Кайсы тарафка гына борылма, һәммәсендә Фәнир тырышлыгы. Шуннан уйга чуммыйча да чара калмый. Әнә, Башкортстанның Илеш районындагы Уяндык авылын шул туфрак егете Рәлиф Сафин өр-яңадан корып, һәр нигездә үз җанының бер очкынын кабызып чыккан иде. Рәлиф – «Лукойл» берләшмәсендә озак еллар буе генераль директор урынбасары булган кеше; «Лукойл» бай, Рәлиф аның җегәрен туган ягы өчен җигә белгән. Фәнир аның белән һич тиңләшә алмый, ләкин үз кул астындагы оешмаларның һәр табышын туган авылы, газиз төбәге өчен дә бүлеп бирә белә. Татарстанда да газиз туфрагында эшләп, аны җигеп, миллиардер булуга ирешкән байлар бар лабаса. Нишләп аларның берсе генә булса да безнең Фәнир, уңган Фәнир үрнәгенә иярә белми? «Кәфенлекнең кесәсе юк», дип тә, «Җир астында юллар юк», дип тә тәкърарлап торалар бит. Татарстан байлары ниләр өчен болай тар маңгайлы? Татарстанда гомумсаны белән меңнән артык авыл хуҗалыгы җәмгыяте – элекке колхоз-совхоз җитәкчеләре арасында нигә сыңар гына булса да Фәниргә тиң эшмәкәр табылмый? Бу сорауларга җавап, мөгаен, табылмастыр. Татарстандагы байларның наданлыгы, комсызлыгы,  сукырлыгы өчен гарьләнергә, хурланырга кала.

Ә Төмәнәк янындагы «Бабай утары»нда «Татар рухы» атлы мәдәни бәйрәм уздыруны Фәнир Галимов алдагы елларда да ниятләп тора әле.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев